Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таллинда татар рестораны: "Милләттәшләр җыелып, сөйләшеп, чәй эчеп утыру урыны булсын иде"


Иман Мәхмүтова балалары белән
Иман Мәхмүтова балалары белән

Эстония башкаласы Таллинда татар ашлары рестораны ачылды. Киләчәктә аны татар мәдәни үзәге итәргә, биредә татар теле курслары да ачага җыеналар.

"Tatari Chaihana & Restoran" рестораны Татари дип исемләнгән урамда урнашкан. Ресторанны Эстониянең мөселман җәмгыяте мөфтие Илдар Мөхәммәтшин җәмәгате Иман Мәхмүтова белән ачканнар. Бу ресторан кунакларны татар ашлары белән сыйлап кына калмыйча, Эстониядәге татарлар өчен җыелып милли кичәләр уздыру урыны да булыр дип көтелә. Шушы көздә монда татар теле курслары да башларга уйлыйлар. Азатлык ресторанның хуҗабикәсе Иман ханым белән сөйләште.

—​ Татар ашлары кафесы ачу уе ничек туды?

— Андый фикер күптәннән башыбызга килгән иде. Эстониядә татарлар бик күп, татар җәмгыяте зур, әмма татар ашларыннан авыз итәргә бер урын да юк. Бу турыда үзара гел сөйләшә идек. Пандемия вакытында йөрешү, татарлар белән очрашу, төрле чаралар оештыру тукталды. Хәзрәтнең дә эше тукталды. Элек без күп йөри идек, атна саен кая да булса барырга кирәк иде, иҗтимагый эш кайный иде. Очрашулар күп иде, чит илдә дә очрашулар бар иде. Пандемия вакытында бөтенесе дә онлайнга күчте. Шушы пандемия аркасында безнең фикерләр бер идеяга формалашты. Без урыннар, аренда бәяләрен караштыра башладык. Һәм шунда күреп алдык – Татари урамында бер кечкенә бина бушаган, аны арендага алып була. Шунда үк нигә әле Татари урамында татар кафесы ачмаска, дип уйладык.

Ресторан күренеше
Ресторан күренеше

Әлбәттә, мондый вакытта бәлки кеше дә килмәс, әмма шулай да өметебез булды, без бу өлкәдә, татар ашларын пешереп ашатуда беренче булсак, кеше кызыксынып килер дип уйладык. Хәзер инде, Аллаһка шөкер, кафебызны ачтык. Ул чәйханә һәм ресторан диелә, әмма концепциясе күбрәк чәйханәгә тартым. Мәсәлән, без иртән пылау, бөтен таба ашларын әзерлибез дә, сәгать көндезге 12дә "пылау ачу" мәҗлесен оештырабыз. Андый гадәт Урта Азияда бик таралган, элек татарларда да бар иде. Кешеләр чәйхәнәдә сөйләшеп утырырга, ял итәргә йөри. Без исә күбрәк көндез эшлибез, кичке 6га хәтле заказлар таратабыз. Заказ 20 евродан югары булса, бушка илтеп бирәбез. Карарбыз инде, бәлки кичен дә эшләрбез, халык ничек кабул итәр.

—​ Казанда пандемия вакытында, киресенчә, күп кафелар ябылды. Сез ничек курыкмыйча кафе ачарга булдыгыз? Сездә пандемия, изоляция шартлары ничек узды, авыр булмадымы?

— Изоляция авыр узды. Чикләүләр бик кырыс иде, хәзер бераз җиңеләйде. Әмма шулай насыйп булгандыр инде. Зур чаралар уздыруга да кайбер чикләүләр бар. Ләкин шулай да менә кафе ачарга насыйп булды.

Ресторанда тәкъдим ителгән ризыклар
Ресторанда тәкъдим ителгән ризыклар

—​ Нинди ашлар тәкъдим итәсез? Татар ашларыннан кайсы ризыкларны сайларга булдыгыз?

— Өйдә үзебез нәрсә ашарга күнеккән булсак, шуны кунакларыбызга да әзерлибез. Белгән, яраткан ризыкларыбызны пешерәбез. Көн саен токмачлы аш, пылау әзерлибез. Аннан кала, таба ашларыбыз да бар: өчпочмак, пәрәмәчләр, кыстыбый, чәкчәк. Тортлар һәм пилмән дә бар. Пилмән татар ашы булмаса да, ул Эстония кешеләре бик яратып ашый торган ризык, ул кешегә бик тансык.

—​ Татар ашларын сездә кем пешерә?

— Әлегә мин үзем пешерәм. Минем ике ярдәмчем бар. Пылауны минем ирем пешерә. Киләчәктә осталар чакырырга телибез, үзебез кафе эшчәнлеген җитәкләрбез дип уйлыйбыз. Әлбәттә, эшне башлаганда, үзең тотынсаң, яхшы, күңел биреп, бөтен нечкәлекләрен белеп эш башлыйсың. Пешергән әйберләрнең рецептларын уйлыйсың, камилләштерәсең, кеше күпме килә – анысын да карыйсың, исәплисең, бөтенесен дә тәртипкә салырга кирәк. Әлегә боларның барысын үзебезгә эшләргә туры килә. Үзең баштан ук яхшылап җайга салмасаң, читтән килгән кеше ул кадәр үк тырышлык күрсәтмәс.

Илдар Мөхәммәтшин
Илдар Мөхәммәтшин

Пылауны минем ирем бик тәмле итеп, җиренә җиткереп пешерә. Бөтен чараларда пылауны ул пешерә иде. Аннан һәрвакыт сорыйлар иде – ни өчен син берәрсен өйрәтмисең, берәр кафе ачыгыз дип киңәшләр бирәләр иде. Менә насыйп булды. Әлегә Илдар хәзрәт шеф-повар вазифасында. Аның да берничә ярдәмчесе бар. Ләкин безнең кафедан кала төп эшләребез, вазифаларыбыз бар, шуңа күрә киләчәктә пешерү эшләрен осталар кулына тапшырырбыз дибез.

—​ Кафеда ризык хәләлме?

— Әйе, безнең бөтенесе дә хәләл.

—​ Эстониядә хәләл ит табу кыенмы? Итне каян аласыз?

— Хәләл итне без Латвиядән алып кайтабыз. Безнең бер дустыбызның анда зур хәләл ит җитештерү ширкәте бар. Безгә һәрвакытта яңа суйган ит килеп тора. Хәләл ит ризыклары табуда бер кыенлык та кичермибез. Бөтен ризыкларыбызны хәләл сыер итеннән пешерәбез. Эстониядә шулай ук хәләл күркә һәм тавык итен дә сатып алып була. Алар да Литва белән Латвиядан китерелә.

Литвада да зур хәләл ит җитештерү ширкәте бар. Литва һәм Латвияда хәләл ит җитештерү бик таралган, алар аны күбрәк Германия һәм Швеция базары өчен җитештерә, ә ул илләрдә хәләл ит яхшы сатыла. Шуңа күрә Литва һәм Латвиянең ике оешмасы тулысынча хәләл җитештерүгә күчте.

—​ Швеция белән Германиядә хәләл иткә ихтыяҗ ни сәбәпле зур икән? Анда мөселманнар саны артамы?

Өчпочмак
Өчпочмак

— Германия, Швеция һәм Финляндияда мөселманнар бик күп яши, алар хәләл ашый. Мәсәлән, Латвиядан Финляндияга һәр атна хәләл ит илтәләр. Финляндияга барганда, безгә дә кертеп китәләр. Финляндиядә дә халык хәләлне бик күп сатып ала.

Алар Сүрия һәм Гыйрактан качакларны үзләренә бик күп сыендырды, элек тә анда зур мөселман җәмгыятьләре бар иде. Германиядә төрекләр бик күп. Германиядә миллионнарча мөселман яши, бөтен Эстония халкыннан да күбрәк. Эстонияга мөселман халкы әле генә килә башлады.

—​ Ә Эстониядәге башка халыклар татарлар турында беләме, татар ашлары белән кызыксынамы?

— Эстониядә татарларны беләләр, хәтта Татари дигән урам да бар монда. Ә менә татар ашлары турында беркем берни белми. Казанга даими йөрүчеләр бар, алар белә, әмма гади эстон халкы белми. Кафе ачылгач, кызыксына башладылар, киләләр, сорыйлар.

—​ "Татари" дигән урам исеме каян килеп чыккан?

— Ул "татар урамы" дигәнне аңлата. Бу урамда элек татарлар тупланып яшәгән. Бүген Татари урамында күбрәк офис биналары урнашкан.

– Тарихи татар бистәсендә урнашкан булгач, сезнең ресторан Эстония татарларының бер үзәгенә, җыелу урынына да әвелергә мөмкинме?

– Әйе, чыннан да, милләттәшләр җыелып, сөйләшеп, чәй эчеп утырырга бер урын булсын иде дип телибез. Аннары, татар телен өйрәнү дәресләре дә башлыйсыбыз килә. Әгәр пандемиянең икенче дулкыны булмаса, яңа чикләүләр кертелмәсә, ял көннәрендә татар теле курслары уздырмакчы булабыз. Шулай ук төрле очрашулар да оештырырга телибез.

Әле генә бездә кунакта Финляндия татары, музыкант Дәниз Бәдретдин дә булып китте. Ул рестораныбыз турында матур фикерләр язып калдырды, монда ниндидер уртак чаралар уздырырга тәкъдим итте. Без риза, безгә ул кызык.

Башта без хәтта ресторан сүзен кулланмыйча "Татар чәйханәсе һәм Мәдәният йорты" – "Tatari chaihana & Kultuurimaja" дип атарга уйлаган идек, әмма аннары бу атама туристлар, чит ил кешеләре һәм эстон телен белмәүчеләр өчен артык озын һәм катлаулы булыр дип уйладык. Шуңа күрә бу кафеның асылы барыбер чәйханә дип хәл иттек, чәйханә дигән сүзне аңламаучылар өчен атамабызга "ресторан" сүзен дә керттек. Ә мәдәни чараларны без ял көннәрендә уздырачакбыз.

* * * *

Эстониядә хәзер 2,5 меңләп татар яши. Сан ягыннан алар алтынчы урында. Биредә 25 ел элек төзелгән “Идел” оешмасы эшләп килә. Татарларның күпчелеге бирегә совет оккупациясе чорында килеп урнашкан.

XS
SM
MD
LG