Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Бикчәнтәев Казанда театр институты булдыруны сорады


Фәрит Бикчәнтәев
Фәрит Бикчәнтәев

Казан Ратушасында Татарстан президенты һәм Русия мәдәният министры катнашында Татарстанның мәдәният шурасы утырышы уза.

Камал театры баш режиссеры һәм Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев Казанда Русия милли театрлары өчен белгечләр әзерләргә була дип белдерде. Бу турыда ул бүген республика президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать шурасы утырышында әйтте. 2020 ел февралендә төзелгән шураның беренче утырышы Казан Ратушасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия мәдәният министры Ольга Любимова катнашында уза.

“Театр белгечләренең бөтен төрләрен дә без үзебездә республикада әзерли алабыз. Безнең потенциалыбыз, ресурсларыбыз, тәҗрибә уртаклашырга әзер кешеләребез бар. Үз театр институтын булдырып, бөтен театр көчләрен бер җирдә туплап, Казан һәм Татарстан Русиянең театр белеме һәм педагогикасы үзәкләренең берсенә әйләнә ала, лидер урынын озакка һәм нык итеп били ала” дип сөйләгән Бикчәнтәев.

Аның сүзләренчә, хәзер Татарстанда сәнгать-кую эше, театр белеме, продюсерлык эше өлкәсендә белгечләргә кытлык бар. Драма театрлары, курчак театрлары режиссерларын әзерләү турында да уйларга вакыт. Бикчәнтәев Татарстанда 100 ел эшләп килгән театр училищесы нигезендә институт ачарга була диде. Институт Русиянең милли театрлары өчен белгечләр әзерләргә мөмкин диде ул. Режиссер мөрәҗәгатен Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка юллады.

Утырышта Ольга Любимова Татарстанны бик бай мәдәни традицияләре булган республика дип атап китте. Республиканың “Мәдәният” илкүләм проектын тел тидермәслек итеп үтәвен әйтте. Проект кысаларында 2019 елда 70 мәдәният объекты төзелгән яки нигездән төзекләндерелгән, өч модельле китапханә, биш виртуаль концерт залы, алты кинозал төзелгән, зур фестивальләр һәм музей-ара күргәзмәләр уздырылган. Киләсе елда Алабугада һәм Яшел Үзәндә мәдәни үсеш үзәкләре төзү, 2022 елда Әлмәттә симфоник киноконцерт залы төзеп бетерү ниятләнә дип санап киткән Любимова.

Татарстан президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать шурасына президент үзе җитәкчелек итә, аның урынбасары - Татарстан президенты аппараты җитәкчсе Әсгать Сәфәров, шураның сәркатибе – Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Мәдәният һәм сәнгать шурасы президентка мәдәният өлкәсендәге вазгыять турында мәгълүмат бирәчәк, аның мәдәни оешмалар, мәдәният эшлеклеләре белән бу өлкәдә Татарстан дәүләт сәяәстенең төп юнәлешләрен булдыруда элемтәләрен тәэмин итәчәк дип уйланыла.

Азатлык Татарстан мәдәният әһелләренең бу шурадан ниләр көтүен дә сораштырган иде.

XS
SM
MD
LG