Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баскервильләр эте – 2 (Собака Баскервилей – 2). Артур Конан Дойль


Продолжаем читать "Собаку Баскервилей" Артура Конан Дойля на татарском. Предлагаем вам вторую часть. Перевод на татарский Разиля Валиева, мы адаптировали текст для изучающих язык. К нему приложено аудио и перевод ключевых фраз. Также пройдите тест после прочтения.

Баскервильләр эте – 2
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:25:21 0:00
йөкләү

Дүртенче бүлек. Сэр Генри Баскервиль

Иртүк Һолмс халатын киде дә килүчеләрне көтә башлады. Кунакларыбыз доктор Мортимер һәм баронет сәгать унда кабинетка керделәр. Баронетка утыз яшьләр тирәседер. Уртача буйлы, нык гәүдәле, сәламәт кеше иде ул. Куе кара кашлары астындагы коңгырт күзләре шактый үҗәт күренде миңа.

– Сэр Генри Баскервиль, – дип таныштырды доктор Мортимер.

– Әйе, ул кеше мин булам, – диде баронет. – Иң кызыгы шул, мистер Һолмс, дустым тәкъдим итмәгән булса да килер идем мин сезнең янга. Төрле ребусларны чишә алуыгыз турында ишеткән идем.

– Утырыгыз, сэр Генри. Әгәр дә дөрес аңлаган булсам, Лондонда ниндидер маҗарага очрагансыз?

– Артык искитәрлек нәрсә дә түгел ул, мистер Һолмс. Күрәсең, кемдер шаяртмакчы булган. Бүген иртән менә шушы хатны алдым. Игътибарга лаек булса, карап чыгыгыз.

Ул өстәлгә конверт куйды. Соры кәгазьле гап-гади конверт иде бу. "Отель "Нортумберленд", сэр Генри Баскервильгә". Чарринг–Кросс" дип, почта мөһере сугылган. Җибәрү вакыты – үткән кич.

– "Нортумберленд" отелендә туктавыгызны берәрсе белә идеме? – дип сорады Һолмс.

– Юк. Кайда туктарга икәнен доктор Мортимер белән очрашкач кына хәл иттем.

– Доктор Мортимер үзе шунда яшәгәндер бит?

– Юк, туганнарымда яшим мин, – диде доктор. – Ул отельгә барасыбызны беркем дә белергә тиеш түгел иде.

– һәм, димәк, кемдер сезнең арттан күзәтә.

Генри Баскервиль конверт эченнән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарды. Кәгазьдә бер җөмлә язылган иде. "Әгәр сезгә аек акыл һәм тормыш кадерле булса, торфлы сазлыклардан читтәрәк йөрегез". "Торфлы сазлыклардан" дигәне кара белән язылган.

– Менә шулай, мистер Һолмс, – диде сэр Генри Баскервль. – Бәлки, моны сез аңлата алырсыз?

– Доктор Мортимер, сезнеңчә ничек? Монысында да иблис кулы уйнамагандыр бит?

– Юктыр, сэр. Ләкин бу хатны теге вакыйгада ​табигатьтән өстен көчләр булуына ышанган кеше язырга да мөмкин.

– Нинди вакыйга ул тагын? – дип коры гына сорады сэр Генри. – Сез, джентльменнар, минем эшләрем турында үземә караганда да хәбәрдаррак, ахрысы.

– Барысын да аңлатырбыз, сэр Генри, – диде Шерлок Һолмс. – Уотсон, кичәге "Таймс" бармы бездә?

– Бар, әнә, почмакта.

– Кыен булмаса, баш мәкалә басылган битен бирсәгезче. – Ул тиз генә күз йөртеп чыкты. – "Сәүдә иреклеге..." Менә дигән баш мәкалә! Бер абзацны кычкырып укырга рөхсәт итәсезме? "Кем дә булса сез кызыксынган сәнәгать тармагын ​проекцияле тарифлар тарафыннан яклауга алына дип ышандырырга тырыша икән, андый кешеләрдән читтәрәк йөрегез. Әгәр утравыбызда нормаль сәүдә итү һәм ​яхшы тормыш сөрүмәнфәгатьләре сезгә кадерле булса, мондый системаның кайчан да булса бөлгенлеккә китерәсен аек акыл белән уйлагыз". Монысына ничегрәк карыйсыз, Уотсон? Менә дигән фикер бит, ә? – диде Һолмс шатланып.

Доктор Мортимер, өметсез авыруга караган кебек, Һолмска карады.

– Тариф сәясәте кебек нәрсәләрне аңламыйм мин, – диде ул, – әмма төп темадан бераз читкәрәк киттек бугай без.

– Юк ла! Без бик дөрес юлдан барабыз, сэр Генри. Уотсон минем метод белән яхшырак таныш. Ләкин әле укылган абзацның мәгънәсенә ул да төшенмәгәндер.

– Әйе, хат белән бернинди бәйләнешен дә күрмим.

– Ә бәйләнеш зур монда, Уотсон дустым. "Читтәрәк йөрегез", "һәм", "әгәр", "тормыш", "аек акыл", "кадерле булса", "сезгә". Бу сүзләрнең кайдан алынганын чамалыйсызмы?

– Их, шайтан алгыры! Сез хаклы бит. Каян казып чыгардыгыз аны?! – дип сокланды сэр Генри.

– Сүзләрнең газетадан кисеп алынуын аңлашылды. Ләкин аның кайсы газетадан һәм кайсы мәкаләдән икәнен төгәл әйтү – бу минем акылга сыймый. Ничек белдегез сез аны?

– "Таймс"ның баш мәкаләләре басыла торган шпонлы боргес белән очсыз кичке газеталарның сукыр шрифтлары арасындагы аерма бар.

– Алайса, мистер Һолмс, – диде сэр Генри Баскервиль, – бу хатны кемдер кайчы белән сүзләр кисеп язган...

Тырнак кисә торган кайчы белән, – дип бүлдерде аны Һолмс. – Күрдегезме, кайчысы бик кыска булган. "Читтәрәк йөрегез" сүзен кисү өчен аңа кайчысын ике тапкыр чыртлатырга туры килгән.

Слова и выражения

  • үҗәт күренде – настойчивый
  • тәкъдим итмәгән булса да – даже если не предложил
  • искитәрлек – удивительный
  • игътибарга лаек булса – если заслуживает внимания
  • почта мөһере сугылган – поставлена почтовая печать
  • аек акыл – здравый смысл
  • читтәрәк йөрегез – обходите
  • табигатьтән өстен көчләр булуына ышанган кеше – человек, который верит в существование сил, то выше природы
  • баш мәкалә басылган битен – страницу с главной статьёй
  • күз йөртеп чыкты – пробежался глазами
  • проекцияле тарифлар тарафыннан яклауга алына – охраняется тарифами проекции
  • яхшы тормыш сөрү мәнфәгатьләре – интересы жить хорошей жизнью
  • бөлгенлеккә китерәсен – что приведёт к разорению
  • өметсез авыруга караган кебек – как на безнадёжного больного
  • мәгънәсенә төшенмәгәндер – вероятно, не понял сути/смысла
  • бәйләнеш – связь
  • чамалыйсызмы – догадываетесь(?)
  • шайтан алгыры – чёрт возьми
  • казып чыгардыгыз – выкопали
  • кисеп алынуын – что был вырезан
  • кайчы белән сүзләр кисеп – вырезав ножницами слова
  • тырнак кисә торган кайчы – маникюрные ножницы
  • чыртлатырга туры килгән – пришлось надрезать

– Чыннан да. Кемдер бу сүзләрне бәләкәй кайчы белән кисеп кәгазьгә...

– Гуммиарабик белән ябыштырган, – дип дәвам итте Һолмс.

– ...гуммиарабик белән кәгазьгә ябыштырган. Алайса, "торфлы сазлыклардан" дигәне нишләп кулдан язылган?

– Чөнки хат язучы бу сүзләрне гәзиттән тапмаган. Калган сүзләрне теләсә кайсы мәкаләдә очратырга була, ә болары бик еш кулланылмый.

Төшендек. Бу хат турында тагын нәрсә әйтә алыр идегез, мистер Һолмс?

– һем, һем... "Таймс" кебек могтәбәр газета гади кешеләр кулына сирәк эләгә. Нәтиҗәдә, мондый фикер туа: хатны укымышлы кеше язган. Әмма ул язуын үзгәрткән. Ниндидер надан кеше язган дип уйласыннар өчен. Сүзләрнең тигез ябыштырылмаган. Бу хат язучының игътибарсыз кеше булуын, яисә дулкынлануын һәм ашыгуын күрсәтә. Минемчә, ул бик ашыккан. Шундый мөһим эштә саксыз булмас иде. Әгәр дә инде ашыккан икән, моның сәбәбен белү кызык. Бәлки, ул берәрсеннән курыккандыр. Ләкин кемнән?

– Без имеш-мимешләргә чумдык бугай, – диде доктор Мортимер.

– Хат берщр отельдә язылгандыр.

– Нигә дип алай уйлыйсыз?

– Конвертны яхшылап карагыз. Шундый кыска адрес язу өчен каләмне өч тапкыр ​карага манчырга туры килгән. Димәк, кара аз булган. Кемнең өендә шундый бозык каләм белән карасыз кара савыты тора инде?! Ә кунакханәләр өчен – бу гадәти хәл. Туктагыз! Туктагыз! Монысы нәрсә тагын?

Ул, сүзләр язылган кәгазьне игътибар белән тикшерә башлады.

– Шуннан нәрсә?

– Берни дә түгел, – диде Һолмсһәм хатны өстәлгә куйды. – Кәгазе чип-чиста, бернинди тамгалары да юк. Бу хаттан мәгълүматны алып бетердек бугай инде. Сэр Генри, Лондонга килгәч, берәр сәер хәл булмадымы?

– Андый нәрсә булмады, мистер Һолмс.

– Артыгыздан берәү дә күзәтмәдеме?

– Ниндидер маҗаралы романда бугай мин, – диде кунагыбыз. – Кем күзәтсен инде мине?

– Бераз көтегез, бу турыда сөйләшербез әле. Ә хәзергә уйлап карагыз: шулай ук бер дә әйтер сүзегез юкмыни?

– Сезгә ни кирәктер бит?

– Гадәти булмаган хәлләр кызыксындыра мине.

Сэр Генри елмайды.

– Бөтен балачагым һәм яшьлек елларым Кушма Штатлар белән Канадада үтте минем. Шуңа Англиядәге гореф–гадәтләр белән бик таныш түгелмен. Белмим, бәлки, сездә һич көтмәгән җирдән ​бер башмагымның югалуы гадәти хәл саналадыр.

– Бер башмагыгыз югалдымы?

– Дустым минем, – дип сүзгә кушылды доктор Мортимер, – башмакны берәр җиргә тыкканнардыр! Табылыр ул. Мистер Һолмсны шундый вак–төяк белән борчырга кирәкми!

– Үзе сорады бит...

– Әйе, әйе, – диде Һолмс. – Теләсә нинди вак-төяк тә кызыксындыра мине. Димәк, башмагыгыз югалды?

– Әйе... Бәлки, аны чыннан да ялгыш берәр җиргә тыкканнардыр. Кич белән мин аны ишек төбендә калдырдым. Иртән башмакның берсе юк иде. Кызганыч, яңа иделәр.

– Өр-яңа башмакны чистартырга бирдегезме?

– Төсе ошамады. Буярга бирдем.

– Әгәр дә бу урлашу булса, мәгънәсез урлашу, – диде Шерлок Һолмс. – Дөресен әйтим, доктор Мортимер белән килешәм мин: башмагыгыз табылыр.

– Ә хәзер, джентльменнар, — дип кыю гына сүз башлады баронет. – Бу сүз боткасын туктатып, ​эшнең нәрсәдә икәнен аңлатсагыз иде.

– Бик урынлы таләп, – дип килеште Һолмс. – Доктор Мортимер, минемчә, безгә сөйләгән нәрсәне сэр Генрига үзегез сөйләрсез.

Доктор кичәге хикәясен сөйләде.

– Э-һе, бик яхшы мирас калган икән миңа, – диде сэр Генри.

– Эт турында балачакта ук ишеткәнем бар иде. Бу риваятьне безнең гаиләдә бик еш сөйлиләр иде. Әмма бүгенге көнгә кадәр мин аңа игътибар итмәдем.

– Сезнең турыда кемдер кайгырта бугай... Һәм бу "кемдер" сезне якын күрә, ахрысы, – диде Һолмс. – Юкса, куркыныч турында кисәтмәс иде.

– Ә, бәлки, кемгә дә булса мине куркыту кирәктер? Куркыр да кайтмый калыр, дип уйлыйдыр ул.

– Алай да булуы мөмкин... Шундый кызык һәм катлаулы мәсьәлә тәкъдим итүегез өчен рәхмәт сезгә, доктор Мортимер. Сэр Генри, Баскервиль-холлга кайтырга ярыймы сезгә, юкмы?

– Ә нигә кайтмаска ди?

– Минемчә, бу уен эш түгел.

– Монда нинди куркыныч нәрсә бар соң – өрәкме, әллә кешеләрме?

– Менә шуны ачыкларга кирәк тә инде.

– Нәселем яшәгән фортка барыбер кайтам мин. Хәзер — уникенче ярты, мин кунакханәгә кайтам. Дустыгыз Уотсон белән сәгать икеләрдә ​төшке ашка килегез.

– Сез ничек уйлыйсыз, Уотсон?

– Мин... риза.

– Алайса, килербез. Кэб чакыртыйкмы?

– Юк, бераз җәяү йөрергә кирәк.

– Димәк, сәгать икедә очрашабыз. Сау булыгыз.

Кунакларыбыз китте.

Һолмсның арыган кыяфәте шунда ук үзгәрде.

– Уотсон, тизрәк киенегез, тизрәк! Бер секундны да югалтырга ярамый.

Йөгерә-йөгерә баскыч буйлап төштек. Бездән ике йөз адым чамасы алдарак доктор Мортимер белән Баскервиль күренде. Оксфорд–стрит ягына таба бара иде алар.

– Куып җитәбезме?

– Юк, юк, дустым! Сезгә ничектер, миңа сезнең белән баруы бик тә рәхәт. Дусларыбыз хаклы: мондый көнне җәяү йөрү – ләззәт.

Кунакларыбыз артыннан Оксфорд–стритка, аннары Риджент–стритка борылдык. Сэр Генри белән доктор Мортимер кибет янында туктадылар, витринаны күзәтә башладылар. Һолмс та туктады. Ул караган якка карадым. Кэбта бер кеше утыра иде. Бераздан кэб акрын гына кузгалды.

– Менә шушы нәрсә кирәк тә инде безгә, Уотсон! Киттек. Күреп булмасмы икән.

Нәкъ шул вакытта кэбның тәрәзәсендә куе кара сакал күренде. Кемнеңдер күзләре безгә крады. Аннары өске тәрәзә ачылды. Юлчы кэб йөртүчегә нидер кычкырды. Кэб йөгерде. Һолмс аның артыннан чапты.

– Шайтан алгыры! – диде ул. Минем янга килгәндә аның йөзе ап–ак иде. – Булмады бит! Уотсон, Уотсон, барына да үзем гаепле! ​Әгәр сездә намус дигән нәрсә булса, минем уңышларым белән бергә бу хатамны да елъязмагызга теркәрсез дип уйлыйм.

– Нинди кеше ул?

Башыма да китерә алмыйм. Лондонга Баскервильне кемдер күзәтә бугай. Юкса, аның "Нортумберленд" отеленә туктаганын каян белерләр иде?.. Мин болай уйладым: әгәр дә аны беренче көнне күзәткәннәр икән, димәк, киләчәктә дә күзәтәчәкләр.

– И-их, номерын карап калмаганбыз бит!

– Уотсон дускай! Номерны карамады дип уйлыйсызмы? Ике мең җиде йөз дүрт. Хәер, хәзер бу безгә кирәк тә түгел.

– Тагын ни эшли ала идек соң без?

– Күзәтергә кирәк иде аны...

Кайтышлый без конторага кердек.

– Миңа "Кунакханәләр белешмәсе" бирсәгезче, – диде Һолмс. —– Рәхмәт. Менә, Картрайт, карагыз, Чарринг–Кросс районындагы егерме өч кунакханә исемнәре бу. Күрәсезме?

– Әйе, сэр.

– Шуларның барысын да чираттан йөреп чыгарсыз.

– Булыр, сэр.

– Башта швейцарларга берәр шиллинг бирерсез. Менә сезгә егерме өч шиллинг.

– Булыр, сэр.

– Кичә ташланган чүпне карарга кирәк. Бер бик мөһим телеграмманы ялгыш адреска җибәргәннәр. Аны һичшиксез табарга кирәк, дип аңлатырсыз. Төшендегезме?

– Әйе, сэр.

– Билгеле, швейцарлар сезне җыештыручы янына җибәрерләр. Аларга да берәр шиллинг бирерсез. Менә тагын егерме өч шиллинг. Егерме өч очракның егермесендә чүп–чар ташланган, яисә яндырылган булыр. Ләкин калган өч кунакханәдә чүп өеме күрсәтерләр. Һәм сез шуннан менә бу битне эзләп карарсыз. Кичен Бейкер–стритка телеграмма сугыгыз... Ә хәзер, Уотсон дустым, безгә ике мең җиде йөз дүртенче номерлы кэб хуҗасы турында белешергә кирәк. Аннары, төшке ашка кадәр Бонд–стриттагы берәр картина галереясына керербез.

Слова и выражения

  • очратырга була – можно встретить
  • төшендек – поняли
  • могтәбәр – почтенный
  • укымышлы кеше – образованный человек
  • тигез ябыштырылмаган – приклеено неровно
  • саксыз – неосторожный
  • имеш–мимешләр – сплетни, разговоры
  • карага манчырга – обмакнуть в чернила
  • гадәти хәл – обычное дело
  • Кушма Штатлар – Соединённые Штаты
  • һич көтмәгән җирдән – совершенно неожиданно
  • сүз боткасы – пустословие
  • эшнең нәрсәдә икәнен – в чём дело
  • таләп – требование
  • төшке ашкана обед
  • елъязмагызга теркәрсез – отметите в летописи
  • башыма да китерә алмыйм – и в голову не приходит
  • чүп өеме күрсәтерләр – покажут гору мусора
  • эзләп карарсыз – поищете

Бишенче бүлек. Өзелгән өч җеп

Шерлок Һолмс картиналар галереясында барлык эшләрне дә оныта идк. Ике сәгать дәвамында ул гел рәссамнар турында сөйләде.

Анары без сэр Генрига куакка киттек.

– Сэр Генри Баскервиль сезне өстә көтә, – диде вестибюль дежурные.

– Сез миңа кунакханәдә яшәүчеләр исемлеген күрсәтә аласызмы? – дип сорады аннан Һолмс.

– Рәхим итеп карагыз, сэр.

– "Баскервиль" фамилиясеннән соң тагын ике кеше язылган иде: "Теофилиус Джонсон, гаиләсе белән, Ньюкаслдан" һәм "Миссис Олдмор, асравы белән, Элтоннан".

– Минем иске танышым түгел микән бу Джонсон? – диде Һолмс дежурныйга. – Чал чәчле һәм бераз аксыймы?

– Юк, сэр. Мистер Джонсон – күмер шахталары хуҗасы, сезнең яшьләрдә.

– Димәк, адвокат түгел?

– Түгел, сэр. Мистер Джонсон бездә бик еш кунак була.

– Шулаймы? Алайса, бәхәсләшмим. Миссис Олдмор... Бу фамилияне кайдадыр ишеткәнем бар. ​Төпченүем өчен гафу итегез, әмма кайчакта бер танышыңны эзләп, икенчесенә тап буласың бит.

– Миссис Олдморның сәламәтлеге начар, сэр. Аның ире кайчандыр Глостер мэры булган. Бары тик бездә генә туктала ул.

– Рәхмәт сезгә. Башка берәр ханым белән бутаганмындыр, ахрысы... Бу безгә бер бик мөһим нәрсәне ачыкларга ярдәм итте, Уотсон, – дип пышылдады Һолмс. – Дустыбыз артыннан күзәтүче бу кунакханәдә яшәми. Димәк, сэр Генриның һәр адымын күзәтүче аңа күренергә курка. Бу нәрсә бик күпне сөйли, дустым.

– Мәсәлән?..

– Мәсәлән, менә... Туктагыз! Нәрсә булды, дустым?

Каршыбызга сэр Генри Баскервиль чыкты. Ачудан кызарынган, бүртенгән, кулында – искергән, тузанланган сыңар башмак.

– Бу кунакханәдә әллә юләргә саныйлармы мине? – дип кычкырды сэр Генри. – Үземнән көләргә ирек бирмәм!

– Һаман тапмадыгызмыни әле?

– Тапмадым, ләкин тапмыйча барыбер тынычланмаячакмын.

– Сез кызгылт-көрән төстәге башмак дигән идегез түгелме соң?

– Әйе, сэр. Менә хәзер инде карасын...

– Нәрсә? Әле генә сиздегезме моны...

– Шулай шул! Нибарысы өч пар аяк киемем бар иде: кызгылт-көрән төстәге яңа башмак, кара төстәге иске башмак һәм менә бу – аягымдагы лакланган туфли. Кичә кич кызгылт-көрән төстәгесе югалган иде, менә бүген карасын урладылар... Таптыгызмы? Сездән сорыйм!

Мәйданчыкка курка-курка дежур немец чыкты:

– Юк, сэр. Бөтенесеннән сорадым, беркем бернәрсә белми.

– Алайса, тыңлагыз: я кичкә хәтле башмакны табасыз, я мин, башлыгыгызга кунакханәдән бүген үк чыгам. Мистер Һолмс, шундый вак-төяк белән борчуым өчен гафу итегез инде...

– Мондый вак-төяк өчен борчылырга да була. Бу нәрсә турында үзегез ни уйлыйсыз соң?

– Ни уйларга да белмим инде хәзер. Гомеремдә бу кадәр мәгънәсез һәм сәер хәлгә очраганым юк иде әле.

– Сәер хәл... Чыннан да... – дип уйчан гына әйтеп куйды Һолмс.

– Ә сез моңа ни дияр идегез?

– Мин үзем берни дә аңламыйм әле...

Һолмс Баскервильнең ниятләрен сораштырды.

– Баскервиль-холлга китәм.

– Кайчан?

– Атна азагында.

– Дөрес ният, – диде Һолмс. – Лондонда сезне күзәтүләрендә шикләнмим. Ләкин бу кадәр зур шәһәрдә аларның нинди кеше икәнен дә, сезне ни өчен күзәтүләрен белү дә бик кыен эш. Бүген күзәткәннәрен сиздегезме?

Доктор Мортимер сискәнде.

– Күзәтеп бардылар, дисезме? Кем күзәтте?

Кызганычка каршы, монысын әйтә алмыйм. Дартмурдагы күршеләрегез яисә танышларыгыз арасында кара сакаллы кеше юкмы?

– Юк... бугай... тукта... Әйе, әйе... Сэр Чарльз хезмәтчесе Бэрриморның сакалы...

– Һе! Ә кайда ул хәзер?

– Баскервиль-холлда. Өйне карап калды.

– Чыннан да анда микән ул хәзер? Бәлки, Лондондадыр? Белешергә кирәк.

– Ничек белешеп була?

– Телеграф бланкысы бирегез әле. "Сэр Генрины каршыларга бар нәрсә дә әзерме". Адресын болай язабыз: "Баскервиль-холл, мистер Бэрриморга". Сезнең иң якын телеграф кайсы тирәдә анда? Гримпендамы? Бик шәп! Икенче телеграмманы Гримпенга, контора башлыгы исеменә җибәрәбез: "Бэрриморга аталган телеграмманы үз кулына тапшыруыгызны сорыйбыз. Өйдә булмаса, Нортумберленд отеле сэр Генри Баскервильгә кире җибәрегез". Менә шулай. Кич җитүгә без Бэрриморның Девонширда бармы-юкмы икәнен беләчәкбез.

– Бик әйбәт, – диде Баскервиль. – Ә ул Бэрримор ниндирәк кеше, доктор Мортимер?

– Поместье управляющиеның улы. Әтисе вафат булды инде. Бэрриморның Баскервиль-холлда яшәүче дүртенче буыны инде ул. Белгәнемчә, үзе дә, хатыны да менә дигән кешеләр.

– Сэр Чарльздан Бэрриморга бераз мирас калдымы? – дип сорады Һолмс.

– Хатыны белән икесенә бишәр йөз фунт...

– Һе! Бу турыда алар башта ук белә идеме?

– Әйе.

– Кызык нәрсә.

– Сэр Чарльздан мирас алган кешеләрдән шикләнәсезме? Миңа да бер мең фунт калдырды ул, – диде доктор Мортимер.

– Шулаймы? Тагын кемгә калдырды?

Васыятьнамәдәизгелек максатларына шактый зур сумма күрсәтелгән иде. Ә мирас тулысынча сэр Генрига калды.

– Күпме соң ул мирас?

– Җиде йөз кырык мең фунт.

Һолмс гаҗәпләнүдән кашларын сикертеп куйды.

— Сэр Чарльзның бай кеше икәне билгеле иде. Ләкин бу мөлкәтнең күләмен соңыннан гына белдек. Мирасның гомуми бәясе миллионга җитә.

– И, аллам! Мондый зур мирас өчен утка керергә дә була шул. Сезгә тагын бер соравым бар, доктор Мортимер. Мәсәлән, безнең яшь дустыбыз белән бер-бер хәл була калса?.. Бигүк күңелле сүзләр түгел, ләкин сез мине гафу итегез... Андый очракта поместье кемгә калачак?

– Сэр Чарльзның башка якын туганы юк. Шуңа ерак туган Десмондларга күчәчәк. Джеймс Десмонд – шактый олы кеше инде. Үзе рухани булып хезмәт итә, Вестморлендта яши.

– Рәхмәт. Бик кызык нәрсәләр бу, бик кызык. Ә мистер Джеймс Десмонд белән очрашканыгыз бармы?

– Бар, кайчандыр сэр Чарльз янына килгән иде ул.

– Ә сез васыять яздыгызмы инде, сэр Генри?

– Юк, мистер Һолмс, вакыт булмады әле..

– Шулай итеп, сэр Генри, мин дә сезне Девонширга кайтырга тиеш дип саныйм. Ләкин һич тә үзегезне генә җибәрергә ярамый анда.

– Доктор Мортимер минем белән кайта бит.

– Ләкин доктор Мортимерның үз эше дә күп. Һәрчак яныгызда булырлык кеше кирәк.

– Мистер Һолмс, үзегез бара алмыйсыздыр бит?

– Эшем күп. Лондоннан китә алмыйм.

– Үзегезнең урынга кемне тәкъдим итәсез соң? Һолмс кулын минем иңемә куйды:

– Әгәр дә үзе каршы килмәсә, иң авыр минутта да ярдәм итә алырдай кеше яныбызда тора. Аның яхшылыкларын күп мәртәбә сынап карарга туры килде миңа.

Бу тәкъдим минем өчен аяз көнне яшен суккандай ​булды.

– Доктор Уотсон, рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт! – диде Генри Баскервиль.

Маҗаралар һәрвакыт үзенә тартып тора мине.

– Бик рәхәтләнеп барам, – дидем мин. – Һәм анда вакытны бушка уздырмам дип уйлыйм.

– Сез миңа андагы хәлләр турында хәбәр итеп торырсыз, – диде Һолмс. – Сез ризамы, доктор Уотсон?

– Риза.

Димәк шимбә көн ун да утыздагы поезд белән Паддингтон вокзалыннан чыгарсыз.

Чыгып киткәндә генә сэр Баскервиль кинәт кычкырып җибәрде һәм почмактагы шкаф астыннан кызгылт-көрән төстәге башмак тартып чыгарды.

– Менә ул югалган нәрсә!

– Калган табышмаклар да шулай тиз генә чишелсен иде! – дип әйтте Шерлок Һолмс.

– Шулай да бик сәер әле бу, – диде доктор Мортимер. – Әле ашар алдыннан гына бөтен бүлмәне актардым.

– Мин дә... — диде Баскервиль. – Эзләмәгән җир калмады. Башмак юк иде.

– Димәк, без ашаганда җыештыручы керткән аны.

Немецны чакырдылар. Ләкин ул бер нәрсә дә әйтә алмады. Шулай итеп, тагын бер табышмак өстәлде.

Бейкер-стритка кайтканчы Һолмс бер сүз дә дәшмәде. Кичкә кадәр нәрсәдер турында уйлады ул.

Ашар алдыннан безгә ике телеграмма китерделәр. Беренчесендә:

"Әле генә хәбәр иттеләр – Бэрримор өйдә. Баскервиль", икенчесендә: "Егерме өч кунакханәне йөреп чыктым, кызганычка каршы, "Таймс"ның кискәләнгән битен таба алмадым. Картрайт", – дип язылган иде.

– Менә ике җеп өзелде, Уотсон...

Шулвакыт кыңгырау шалтырады. Бүлмәгә кэб хуҗасы керде.

– Конторада менә шушы адреста яшәүче кеше ике мең җиде йөз дүртенче номер турында сорашты, дип әйттеләр...

– Бер гаебегез дә юк сезнең, – диде Һолмс. – Әгәр дә соравыма җавап бирсәгез, үзем ярты соверен бирерәм.

– Ниндирәк сорау ул, сэр?

– Иң элек фамилиягез белән адресыгызны әйтсәгез иде.

– Джон Клейтон, адресым – Боро, Тарпи-стрит, өченче йорт. Кэбны Ватерлоо вокзалы янында, Шипли-Ярдта, тотам.

Шерлок Һолмс боларның барысын да язды.

– Ә хәзер, Клейтон, бүген сәгать уннарда менә шушы йортны күзәткән һәм аннары Риджент-стритка кадәр ике джентльменны "озата барган" пассажирыгыз турында сөйләсәгез иде.

Кэб хуҗасы Һолмска гаҗәпләнгән караш ташлады.

– Нәрсә сөйләргә инде, үзегез дә беләсез бит, – диде ул. – Пассажир миңа күзәтүе турында әйтте. Бу турыда сөйләмәскә кушты.

– Димәк, ул үзен шулай диде?

– Әйе, сэр.

– Тагын берәр нәрсә әйтмәдеме?

– Фамилиясен әйтте.

Һолмс миңа тәкәббер караш ташлады.

– Фамилиясен дисезме? Бик саксыз кеше икән. Исеме ничек инде?

– Аның исеме, – диде кэб хуҗасы, – мистер Шерлок Һолмс.

Кэб хуҗасының җавабы Һолмсны бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Гомеремдә аның мондый чагын күргәнем юк иде. Ике минут чамасы ул бер сүз әйтә алмады. Аннары шаркылдап көлеп җибәрде.

– Утыртты бу безне, Уотсон! Төпсез көймәгә утыртты! ​– диде ул. – Шерлок Һолмс дисезме аны?

– Әйе, сэр, үзе шулай дип әйтте.

– Бик тә шәп! Кайда утырды ул сезгә? Аннары ниләр булды?

– Сәгать унынчы яртыларда Трафальгар-скверда туктатты ул мине. Сораштырмасам, ике гинея бирергә вәгъдә итте. Андый акчадан кем баш тарта инде? Мин аны "Нортумберленд" кунакханәсенә алып килдем. Кунакханәдән ике джентльмен чыкты һәм алар, биржадан кэб чакырып, каядыр шушы якка таба киттеләр.

– Менә шушы йортка, – диде Һолмс.

– Анысын инде аннан сорарга кирәк, ул яхшырак белә. Квартал уртасында туктадык, ​сәгать ярымчамасы көттек. Аннары теге джентльменнар без Бейкер-стритка киттеләр. Без артларннан бардык. Шуннан соң...

– Боларын беләм, – диде Һолмс.

– Риджент-стритка чыккач, ул: "Ватерлоо вокзалына чаптыр!" – дип кычкырды. Аннары ул миңа ике гинея бирде, алдамады! Һәм вокзалга таба китте. Киткән чакта, борылып: "Кемне утыртып йөрткәнегезне беләсегез киләдер, бәлки? – диде. – Шерлок Һолмс булам мин, хушыгыз!" Менә шундый хәлләр.

– Аңлашыла. Ә шуннан соң башка күрмәдегезме аны!

– Юк, күрмәдем.

– Ә хәзер әлеге мистер Шерлок Һолмсның кыяфәтен тасвирлагыз.

Кэб хуҗасы башын кашыды.

– Бик җиңел эш түгел бу. Аңа кырык яшьләр тирәсе булыр, уртача буйлы, сездән ике дюйм чамасы тәбәнәгрәк, сэр. Пөхтә киенгән, кара сакаллы, ап-ак йөзле. Тагын нәрсә әйтим икән...

– Күзләре ни төстә?

– Анысын күрмәдем.

– Бүтән бер нәрсә дә әйтә алмыйсызмы?

– Юк, сэр.

– Ярый. Менә сезгә ярты соверен.

– Сау булыгыз, сэр. Рәхмәт сезгә.

Джон Клейтон көлә-көлә чыгып китте. Һолмс иңбашларын җыерып куйды һәм, күңелсез генә елмаеп, миңа таба борылды.

– Өченче җеп тә чыдатмады, – диде ул. – Хәзер инде яңабаштан башларга туры килә. Менә сиңа хәйләкәр җеп! Йортның номерын белгән, сэр Генри Баскервильнең киңәш сорап безгә киләсен белгән, минем Риджент-стрит буйлап баруымны күргән, кэб номерын хәтерләп калуымны ​һәм соңыннан кэб хуҗасын эзләп табасымны сизгән. Минем бу сүземне онытмагыз, Уотсон. Бу юлы җитди кеше белән эш итәбез. Лондонда мине җиңде ул, Девонширда сез моның үчен кайтарырсыз, дип уйлыйм. Ләкин һаман да мине бик борчый әле бу нәрсә.

– Нинди нәрсә?

– Сезнең юлга чыгуыгыз. Әйбәт эш түгел бу, Уотсон. Әйбәт тә түгел, куркыныч та. Уйлаган саен ныграк ошамый бара ул миңа. Көлегез, дустым, көлегез, ләкин Бейкер-стритка исән-имин кайтсагыз, бик шат булыр идем мин.

Слова и выражения

  • асравы белән – со служанкой
  • чал чәчле – седой
  • аксый – хромает
  • күмер шахталары хуҗасы – хозяин
  • төпченүем өчен – за любопытство
  • икенчесенә тап буласың бит – находишь другого
  • ачыкларга ярдәм итте – помогло прояснить
  • бүртенгән – опухший
  • кызганычка каршы – к сожалению
  • менә дигән кешеләр – отличные люди
  • васыятьнамәдә изгелек максатларына – в завещании на благотворительные нужды
  • бер–бер хәл була калса – если что-то случится
  • рухани булып хезмәт итә – служит священником
  • иңемә куйды – положил на плечо
  • ярдәм итә алырдай кеше – человек, который сможет помочь
  • күп мәртәбә сынап карарга туры килде – много раз приходилось испытывать
  • аяз көнне яшен суккандай – как гром среди ясного неба
  • үзенә тартып тора – манят к себе
  • тагын бер табышмак өстәлде – добавилась ещё одна загадка
  • ике җеп өзелде – две нити оборвались
  • чыгырыннан чыгарды – вывел из себя
  • мондый чагын – такое состояние
  • шаркылдап – громко
  • Төпсез көймәгә утыртты! – Поставил на место!
  • баш тарта – отказывается
  • сәгать ярым чамасы – около полутора часов
  • кыяфәтен тасвирлагыз – опишите внешность
  • тәбәнәгрәк – ниже
  • пөхтә киенгән – аккуратно одет
  • күңелсез генә елмаеп – грустно улыбаясь
  • чыдатмады – не выдержал
  • хәтерләп калуымны – что запомнил
  • эш итәбез – имеем дело
  • үчен кайтарырсыз – отомстите
  • исән–имин кайтсагыз – если приедете невредимы

*****

Как вам английская классика на татарском? Надеемся, что вам понравится. В скором времени мы выпустим продолжение. А пока советуем вам взглянуть и на эти тексты:

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Баскервильләр эте – 2

Тест: Баскервильләр эте – 2

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG