Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин, Трамп һәм Лукашенка пандемиягә бәйле Шнобель премиясенә лаек булды


Алекснадр Лукашенка һәм Владимир Путин очрашуы, Сочи, 14 сентябрь
Алекснадр Лукашенка һәм Владимир Путин очрашуы, Сочи, 14 сентябрь

Сигез илнең җитәкчесе пандемия вакытында дөньяга “галимнәр һәм табиблардан да ныграк” йогынты ясаган өчен шаяртулы бүләккә лаек дип табылды.

Русия президенты Владимир Путин, Беларус президенты Александр Луашенка, АКШ президенты Дональд Трамп кызык өчен тапшырыла торган Шнобель премиясен ала. Аларны пандемия вакытында гамәлләре өчен бу “бүләккә” лаек дип тапканнар. Шундый ук премия Бразилия, Британия, Һиндстан, Мексика, Төркия, Төркманстан лидерларына да бирелә.

Шнобель бүләген тапшыру чарасын аның оештыру комитеты эфирда күрсәтте. Коронавирус пандемиясен кулланып, бу җитәкчеләр “дөньяны сәясәтчеләр тормышка һәм үлемгә галимнәр һәм табиблардан да ныграк йогынты ясый алуына” өйрәтте диелде.

Җиңүчеләргә бүләк – язу кәгазеннән ябыштырылган куб һәм Зимбабвеның җирле 10 трлн доллар торучы кәгазь акчасы күчермәсе булды.

Лукашенка 2013 елда Шнобель премиясен алган иде инде. Аңа аны халыкта кул чабуларны тыючы канун өчен һәм бу канун нигезендә бер куллы гарип кешене җавапка тарткан өчен бирделәр.

Шнобель премиясе 1991 елдан бирле “шикле ачышлар” өчен тапшырыла. Ул Нобель премиясенә капма-каршы буларак барлыкка килде. Ул ун номинациядә тапшырыла. Номинацияләрнең бер өлеше Нобель премиясенеке белән туры килә. 2019 елда, мәсәлән, медицина өлкәсендә бер төркем галимнең Италиядә эшләнгән пиццаның сәламәтлеккә файдалы булуы турында ачышы өчен бирелде. Химия өлкәсендә биш яшьлек баланың төкерек күләмен үлчәгән Япония галимнәре җиңде.

Александр Лукашенко апрельдә илдә коронавирустан беркем дә үлмәде дип белдерде. Ул кешеләр COVID-19 тәэсирендә хроник авырулардан үлә диде. Шулай ук ул коронавирусны аракы һәм трактор ярдәмендә дәваларга киңәш итте.

Таҗикстан президенты Эмомали Рахмон башка илләрдә коронавирус таралып киткән чорда илдә вирус юк дип белдерде, Таҗикстанда карантин кертелмәде.

XS
SM
MD
LG