Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Русиядән гаиләдә көч куллануны кисәтү чаралары турында сорый


Европа мәхкәмәсе Чабаксарда ире үтергән хатын-кызның эшен тикшергәндә Русиягә өйдә көч куллануга каршы чаралар турында да сораулар куйган.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Чабаксардан Николай Овчиннников шикаятен тикшергән. Аның кызы Анна Овчинникова 2018 елда ире тарафыннан үтерелгән булган. Мәхкәмә бу эш кысаларында Русиягә юллаган сораулар арасында гомумән илдә гаиләдә көч куллану очракларын булдырмас өчен ниләр эшләнә дигән сорау да бар. Мондый мөрәҗәгать ЕСПЧдан Русиягә беренче мәртәбә килә.

Анна Овчинникованы ире Александр Ануфриев буып үтергән һәм гәүдәсен җиргә күмгән. Үлеме алдыннан берничә көн рәттән кыз полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Ул иренең үтерү белән янаганын, буганын әйткән. Ләкин полиция бер чара да күрмәгән.

Бер елдан соң Русия Югары мәхкәмәсе Ануфриевны 14 ел 10 айга төрмәгә хөкем итә. Үтерү белән янау маддәсе нигезендә ул гаепсез дип табыла.

Кызның әтисе ЕСПЧга шикаять биргән. Аңа “Зона права” хокук яклау проекты адвокаты Валентина Фролова булышкан. Мәхкәмә Овчиннников шикаятен карауга алган. Шул ук вакытта ЕСПЧ беренче тапкыр Русия алдына аерым бер эш турында гына түгел, ә илдә өйдә көч куллануны кисәтү методикасы булу-булмавы турында да сораулар куйган.

Фролова аңлатканча, күп кенә башка илләрдә гаиләдә кемдер көч куллана икән, ул гаилә исәпкә алына, куркыныч дәрәҗәсе бәяләнә, агрессорга карата чикләү чаралары кулланыла. Мондый методлар белән эшләү Русиядә гомумән юк.

Овчинникова үлеме очрагында ЕСПЧ “үтерелгән ханым полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң чаралар күрелгәнме”, “Овчинникова үлеме яхшылап тикшерелгәнме” дигән сорауларга Русиядән җавап көтә.

Мартта Русия юстиция министрлыгы ЕСПЧга җавап итеп “өйдә көч куллану очракларында дәүләт гаепле түгел” дип белдерде һәм көч куллану корбаннарына компенсация түләүгә каршы чыкты.

Русия, Европа шурасы әгъзаларыннан, гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил булып тора. Соңгы ун елда Русия думасына мондый канун 40тан артык тапкыр кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да узмады. 2017 елның февралендә Русиядә гаиләдә беренче тапкыр көч куллануны җинаять җаваплылыгыннан чыгарып административ эш итеп кенә карау турында канун чыкты.

2019 елның ноябрендә Русиянең Федерация шурасы гаиләдә көч куллану турында канунның яңа өлгесен бастырып чыгарды. Элеккеге вариантыннан аермалы буларак, бу өлгедә “гаилә-көнкүрештә көч куллану” дигән төшенчәгә административ һәм җинаять кодексына кертелмәгән көч куллану очраклары керә дип язылган. Моннан тыш, “эзәрлекләү” дигән төшенчә дә кергән.

Хокук яклаучылар яңа канун гаиләдә көч куллану корбаннарын яклый дип санаса, кайберәүләр “бу гаиләгә тыкшыну була” дип, канунга каршы төште.

XS
SM
MD
LG