Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 млн сумлык "Безнең җыр" 50 млн сумлык "Үзгәреш җиле"нә көндәш була аламы?


"Безнең җыр" тамашасында Филүс Каһиров чыгыш ясый
"Безнең җыр" тамашасында Филүс Каһиров чыгыш ясый

"Калеб" берләшмәсенең "Безнең җыр" проекты яшь композитор, шагыйрь, җырчыны берләштереп яңа әсәр тудыру максатын куйды. Аның кысаларында 20 җыр туды. Кайсысы халык күңеленә кереп китәчәк, мондый эксперементлар үзен аклыймы? Азатлык хәбәрчесе проектның йомгаклау концертында булып кайтты.

1 октябрь Татар дәүләт филармониясе залында "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты узды. Лаборатория кысаларында туган 20 җыр тамашачы хозурына тапшырылды. Әлеге иҗади чараны "Калеб" иҗат берләшмәсе 2019 елда оештырып, шагыйрь, композитор һәм җырчылардан торган такымнар төзеп, яңа җырлар булдыру юнәлешендә эш алып барды. Сайлап алу этабында жюри әгъзалары 30 җырдан 19ны сайлап алды, тагын берсен халык интернетта тавыш биреп сайлады.

Җырчы, музыка остазлары арасында әлеге чарага карата фикерләр төрле иде. Әмма тулаем алганда, лабораториядә барлыкка килгән җырларга тамашачы сусаган дигән фикер белдерделәр.

"Безнең җыр" иҗат лабораториясе егерме җырын тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:32 0:00

Казанда әлегә концерт-тамашага иркенлек. Мәскәүдә исә пандемиянең икенче дулкынын көткәндә, концертларга, мәсәлән, билетларны сатмый башладылар. Филармониягә кешеләр температураларын тикшереп, битлектән генә кертелде. Тамашага билетлар сатылган, зал тулы иде диярлек. Шулай да аерым битлексез кешеләр дә күренде.

Концертта ел дәвамында барган хезмәттәшлек нәтиҗәсе күрсәтелде. Татар эстрадасында текстлар шырды-бырды, көй, аранжировкалар ике тиенлек дип сүгелгәндә, вазгыятьне үзгәртергә теләүчеләр дә бар. Җырга текст язарга теләүче шагыйрьләр җыелды, алар белән аерым остаханәләр оештырылды. Танылган шагыйрьләр яшь иҗатчылар белән эшләде. Еш кына композиторлардан яхшы шигырь табып булмый дигәнне ишетергә туры килә. Бу проектта төрле темага иҗат ителгән текстлар композиторларга тәкъдим ителде. Алар көй язды. Аннары бу җырга туры килгән җырчы белән җыр туды. Күп кеше хезмәте салынган эш килеп чыкты. Иҗат кешеләре үзенчәлекле, аларны берләштерү дә осталык таләп итә.

Эльмир Низамов
Эльмир Низамов

Композитор Эльмир Низамов Азатлыкка сөйләвенчә, әлеге чара татар җыр сәнгатенең сүнеп барган юнәлешен торгыза:

— Лабораториянең төп максаты – Рөстәм Яхин, Сәлих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйковалар тарафыннан татар халкына калдырылган җыр юнәлешен торгызу, аңа яңа сулыш өрү. Миңа калса, хәзерге көндә ул юнәлеш югалып бара. Бүген яңгыраган җырлар яшь тамашачы өчен дә, өлкән яшьтәге тамашачы өчен дә аңлаешлы һәм актуаль.

Зөфәр Хәйретдинов
Зөфәр Хәйретдинов

Җырчы, композитор Зөфәр Хәйретдинов мондый лабораторияләр аша барлыкка килгән җырларга игътибар арттырырга кирәк, дигән фикердә. Ә менә радио, телевидениедә яңгыраган җырларны тикшерү комачауламас иде, ди.

— Бездә кайсы җырны тыңларга икәнен халык үзе сайлап ала. Кайсы җыр телевидение, радио аша ешрак яңгырый, шул җыр халык күңеленә күбрәк барып та җитә. Мондый концертларда түгел, ә радио һәм телевидениедәге җырлардагы көйне, сүз мәгънәсен тикшереп, бусы яхшы, бусы начар, дип бәяләргә кирәк.

Концерт ике өлештән торды һәм ул җанлы форматта узды. Аны өч татар театры артистлары Ришат Әхмәдуллин, Салават Хәбибуллин, Алсинә Закирова алып барды. Оркестр белән дирижер Ильяс Камал идарә итте. Тамашачылар каршында Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов, Эльза Заяри, Алинә Шәрипҗанова, Алсу Фәйзуллина, Азат Кәримов, Айгөл Хәйри, Диләрә Төхвәтуллина, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Кыямова, Азат Кәримов, Зәринә Вилданова, Илүсә Хуҗина кебек җырчылар чыгыш ясады.

Прокт максатларның берсе - яңа исемнәр ачу. Әйтик, Адилә Ганиуллинаның бу зур сәхнәдә беренче адымы булды. Ул башкарган җыр халык тарафыннан сайланды.

Тамашага түрәләрдән Татарстан парламенты рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казан шәһәр башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Азат Абзалов килгән иде. Тамашачылар арасында Рамил Төхвәтуллин, Ркаил Зәйдулла, Фәрит Бикчәнтәев, Люция Хәмит, Равил Фәйзуллин күренде.

Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

Концертта күп чыгышлар аерым тамаша кебек булды. Һәр чыгышны диярлек тамашачы җылы кабул итте, алкышларга күмде. Алкышларның иң күбе Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Филүс Каһировка эләкте. Җырчы фикеренчә, татар җыры нәкъ менә лабораториядә кайнаган процесс аша барлыкка килергә тиеш:

— Минем укытучым Зилә Сөнгатуллина элек ничек җыр язганнарын гел кызыктырып сөйли иде. Композиторлар, шагыйрьләр, җырчылар бергә җыелышып җырларны сайлау гына түгел, бергә яза идек, дип сөйли иде. Җырны җырчының тавыш мөмкинлекләренә карап, аңа туры киләме бу җыр, юкмы икәнен уйлап эш иткәннәр. Нәкъ "Калеб" оештырган лабораториядәге кебек иҗат иткәннәр. Биредә туган җырларны киң тамашачыга радио, телевидение, интернет аша, концертлар оештырып җиткереп була, җиткергәннән соң гына халык, жюри буларак, үз фикерен әйтә. Яшерен-батырын түгел, бүген ротацияләр бик кыйммәт тора, яңа юнәлештә иҗат иткән, татар җыр сәнгатенең дәрәҗәсен күтәрергә тырышучыларга дәүләт тарафыннан да ярдәм күрсәтелергә тиеш, дип уйлыйм. Әгәр дә дәүләт җитәкчеләре безнең эстрадабызның үсешен телиләр икән, җыр сәнгатенә карата якты йөз булырга тиеш.

Гөлназ Закирова
Гөлназ Закирова

Җырчы, композитор Гөлназ Закирова бүгенге көндә яшьләрнең татар җырын яратып җырлап йөрүләре бик сөенечле күренеш дип сөйләде:

— Автор буларак бездән еш кына татар рухын күтәрә торган, мин – татар, дип горурланып әйтерлек җырлар сорыйлар. Андый җырларны да иҗат итәбез, әмма үзебезне чикли алмыйбыз. Бүгенге вазгыятьтә татар телендә иҗат итү үзе бер могҗиза дип әйтер идем. Яшьләр арасында татар җырына карата кызыксынуны күрү бик сөенечле.

Илгиз Мөхетдинов
Илгиз Мөхетдинов

Җырчы Илгиз Мөхетдинов "Безнең җыр" лабораторияләре кебек проектлар күбрәк булырга тиеш дигән фикердә. Аның сүзләренчә бу - яшьләргә киләчәккә юл ачар өчен зур адым:

— Бер карасаң, без барыбер җыр сәнгатенә, кечкенә генә булса да, тарих буларак кереп калабыз. Элек тә композиторлар берлеге булган һәм алар күмәкләшеп эшләгән, без дә монда үзенчә бер клуб оештырып эш иттек кебек тоелды миңа. Һәм уртак иҗатыбыз, хезмәтебез зур концерт буларак шытып чыкты. Берничә җыр да халыкта кызыксыну уятса, ул аның күңеленә кереп калса, зур эш башкарылган дип әйтеп була.

Концертны карарга килгән "Тәртип" радиосы җитәкчесе Ризалә Исмәгыйлева мондый җырларга "Тәртип"тә һәрвакыт урын булачак, диде:

— Бу өмет чаткысы дип уйлыйм мин. Җырларның яңа булуына карап, әлегә барлык тамашачы да аларны аңлап бетермәскә дә мөмкин, ләкин бу татар җырының киләчәге дип әйтәсем килә.

Ләйлә һәм Әсгать Ибраһимовлар
Ләйлә һәм Әсгать Ибраһимовлар

Тамашачы Ләйлә һәм Әсгать Ибраһимовлар Азатлыкка бу концертны бик ошатканнарын сөйләде. Җанлы тавыш белән башкарылган җырларга бик сусадык, диде алар. Гадәти тамашалардан аерылып тора. Җанлы музыка, көчле тавышлы җырчылар, искиткеч җырлар, күңелебез тулып, рәхәт итеп утырдык. Мондый җырлардан торган концертлар ешрак булсын иде", дип теләкләрен җиткерде алар.

"Безнең җыр"проекты текст авторларына да зур игътибар бирде. Алар барысы да залда иде. Барысына да чәчәкләр бирелде, рәхмәтләр әйтелде.

Гүзәл Сәгыйтова
Гүзәл Сәгыйтова

Проект җитәкчесе, Кариев исемендәге театр мөдире Гүзәл Сәгыйтова киләсе лабораториянең кайчан буласы әлегә билгесез булса да, Татарстан мәдәният министрлыгыннан алга таба да ярдәм булыр дигән өметен әйтте.

Сүз уңаеннан, бу проектның гомум бюджеты якынча 1 млн сум. Тамашачылар арасында "Безнең җыр"ны кимендә 50 млн сумга төшә дип саналган "Үзгәреш җиле" белән чагыштыручылар да булды. Азрак акчага да да зәвыклы, сыйфатлы җырлар тудырырга һәм тамаша оештырырга була дигән фикерләр әйтелде.

XS
SM
MD
LG