Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аның васыяте — туган телебезне, моңыбызны саклау иде"


Хәтер тактасын ачу мизгеле

Казанда мәшһүр җырчы Илһам Шакиров яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.

3 октябрьдә Казанның Николаев урамындагы 5нче йорт диварына Русия һәм Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе Илһам Шакиров (1935-2019) истәлегенә хәтер тактасы ачылды. Чарада күп кенә сәнгать әһелләре, Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, мәдәният министры Ирада Әюпова бар иде.

Хәтер тактасының уң ягына татарча һәм урысча “Бу йортта 1974-2005 елларда бөек татар җырчысы, РСФСР һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров яшәде” дип язылган.

Сул ягына җырчының сурәте урнаштырылган истәлек тактасының скульпторы Фәнил Вәлиуллин.

Татарстан хөкүмәтенең бу елның 15 июнендә чыккан 488нче санлы карары нигезендә эшләнгән хәтер тактасы 300 мең сумга төшкән.

Илһам Шакиров яшәгән йортка хәтер тактасы куелды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00

"Илһам абый безне һәрвакыт берләштерә белде, үз сүзен әйтә килде. Шушы йортта мемориал такта ачу бездән аңа карата зур рәхмәтебез билгесе. Кануннар алар язылган инде, бәлки безгә бу элмә тактаны ул яшәгән чакта ук урнаштырырга кирәк булгандыр, биредән үтеп киткән һәр кеше монда нинди бөек шәхес яшәгәнен белсен өчен. Әмма аның хәзер ачылуы да безнең халкыбыз өчен бик мөһим”, дип сүз тотты Васил Шәйхразиев.

Язучы Разил Вәлиев Илһам Шакировның рухы шат булсын өчен, аның васыятен үтәргә тиешбез, дип әйтте.

"Аның васыяте туган телебезне, моңыбызны, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау иде. Билгеле, аның вафатыннан соң дөнья моңаеп калды, әмма аның вафатыннан соң Илһам Шакировның яңа чоры башланды. Бүгенге көндә ул безнең күңелләребездә, халкыбызның рухында яши башлады", диде Вәлиев.

Җырчы Салават Фәтхетдинов үз чыгышында, татар халкында булган "моң" cүзен "илһам" сүзе белән алыштырсак, бер дә ялгыш булмас дип әйтте.

Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

"Татарда моң дигән сүз бар. Һәм шул сүзнең аңлатмасын Туфан Миңнуллин да, Роберт Миңнуллин да эзләп карадылар, әмма таба алмадылар. Мин бер тәкъдим итеп әйткән идем инде, әгәр дә бүген, "нәрсә ул моң?", дигән сорауга "илһам" дип җавап бирсәк, минемчә, бер дә ялгышмабыз. Моңлы кеше түгел, илһамлы кеше дип әйтеп, татар телендә яңа мәгънә дә туарга мөмкин", диде җырчы.

Элмә такта астында шулай ук QR-код та урнаштырылды. Шул кодны кулланып Илһам Шакиров турында мәгълүмат табып була. Чараны җырчы репертуарыннан булган “Хушлаштың да, китеп бардың” җыры белән тәмамладылар. Аны Илһам Шакировның туганы Флүр Шакиров башкарды.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Азатлык чарада катнашкан сәнгать әһелләреннән Илһам Шакиров репертуарыннан булган иң яраткан җырны башкаруын сорады.

2019 елның язында Казан башкарма комитеты шәһәрнең Яшел Үзән районы белән чикләшкән урында, "Салават күпере" торак комплексында бер урамга Илһам Шакиров исемен бирү турында карар итте. Татар җәмәгатьчелеге мәшһүр җырчы исеме белән Казан үзәгендәге урамнарның берсен атауны сораган иде.

Илһам Шакиров

Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Яңа Бүләк авылында дөньяга килә. 1954 елда Казан музыка көллиятенә укырга керә. Соңрак Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетында укый һәм аны 1960 елда тәмамлый. Шул ук елда Татар дәүләт филармониясендә әйдәп баручы солист була. Филармониянең сәнгать җитәкчесе булып та эшли.

Илһам Шакиров Татарстан һәм Русиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. 1986 елда "Халыклар дуслыгы" ордены, 2010 елда Мактау ордены белән бүләкләнә.

Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат була. Ул Казанның Яңа бистә зиратында җирләнә.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG