Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда оппозиция яңа хөкүмәт турында килешә алмады


Тилек Токтагазиев
Тилек Токтагазиев

Оппозиция фиркаләре премьер-министр вазифасына ике намзәт тәкъдим итә.

Кыргызстанда проестлардан соң урыныннан киткән премьер-министр Кубатбек Боронов урынына яңа хөкүмәт башлыгы сайлау бара. Сайлауларда җиңелгән фиркаләр үз намзәтләрен алга сөрә. Кыргызстан президенты Сооронбай Жээнбеков барлык сәяси көчләрне сөйләшүләр башларга чакырды, үзе арадашчы булырга әзерлеген әйтте. Ләкин берничә зур фирка сөйләшүләргә кушылмады, шул рәвешле, премьер-министр урынына ике намзәт барлыкка килде.

Парламентның элеккеге составыннан ике дистәгә якын депутат Бишкәктә хастаханәдә җыелып, парламентның чираттан тыш утырышын уздыруларын белдерде. Алар премьер-министр итеп элеккеге депутат, хакимият тарафыннан төрмәгә утыртылган, протестлар вакытында азат ителгән Садыр Җапаровны тәкъдим итте. Ләкин парламентның бу утырышын легитим дип санамаучылар да бар.

Җапаровны сайлауга каршы фиркаләр үз координация шурасын төзеп, хөкүмәт җитәкчесе вазифасына яшь бизнесмен Тилек Токтогазиевны тәкъдим итте.

Кыргызстанда протестлар 5 октябрьдә, парламент сайлауларында хакимият яклы фиркаләр җиңүе игълан ителгәч кабынып китте. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән бәрелешләр вакытында протестта катнашучылардан бер меңгә якын кеше зыян күрде, бер кеше һәлак булды.

Протестчылар парламент бинасын һәм хөкүмәт биналарын яулап алды, сайлау нәтиҗәләре гамәлдән чыгарылды. Кыргызстанның элеккеге президенты Алмазбәк Атамбаев һәм аның тарафдарлары төрмәләрдән азат ителде.

Оппозиция фиркаләре вәкилләренең кайберләре президент Сооронбай Жээнбековны урыныннан төшерергә һәм яңа хөкүмәт оештырырга җыенуларын белдерде.

Медиал Сооронбай Жээнбековның кайда булуы билгесез дип язды. Соңрак президентның матбугат хезмәте Интерфакска аның Бишкәктә булуын хәбәр иткән.

Аннан алда Кыргызстан иминият шурасы чик сакчыларына илдән югары вазифадагы түрәләрне чыгармаска боерык бирде, соңрак илнең чикләрен бөтенләй ябарга дигән карар чыгарды.

XS
SM
MD
LG