Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы татар шәһәре данын югалтты. Активистлар хакимиятне гаепли


Чаллыда Шамил Усманов урамындагы 52нче йорт диварында урысча гына язылган мурал
Чаллыда Шамил Усманов урамындагы 52нче йорт диварында урысча гына язылган мурал

Чаллыда бер торак йортның диварында язучы Шамил Усманов сурәте янында татар теленә урын калмаган. Азатлык Чаллыдагы визуаль мәгълүматта татар теленең урынын тикшерде.

Чаллыда Шамил Усманов урамының 52 санлы йортның диварында татар язучысы Шамил Усманов сурәте ясалган мурал (диварга ясалган зур сурәт, граффити — ред.) барлыкка килде. Рәсем ясалган, әмма янына язылган мәгълүматта татар сүзләренә урын табылмаган. Бу хәл социаль челтәрләрдә ризасызлык уятты. Азатлык рәсемнең барлыкка килү тарихын өйрәнде һәм шәһәрдә яшәүче тел активистлары белән Татарстанда татар теленең дәрәҗәсе турында сөйләште.

Татарстан шәһәрләрендә торак диварларын төрле сурәтләр белән бизәү гадәте берничә ел элек барлыкка килде. Араларында татар шәхесләре, татар темасына багышланган мураллар да бар. Чаллыда ясалган соңгы мурал татар язучысы, республикада татарча сөйләүче радиога нигез салган, репрессия корбаны Шамил Усмановка багышланган. Зур сурәткә "Шамиль Усманов. Татарский писатель, драматург. Его голосом впервые заговорило татарское радио" дигән аңлатма да бар. Татарстанда ике дәүләт теле һәм алар бертигез хокуклы булу турында республика Конституциясенә беркетелеп куелуга карамастан татарча язу кирәк дип табылмаган.

Азатлыкның, "бу муралны кем ясаган, кем заказ биргән, ни өчен сурәттә урысча гына язылган, ә татар теленә урын бирелмәгән, моңа кайсы оешма җаваплы?" дигән сораулар язып 22 октябрь җибәргән хатына Чаллы шәһәре матбугат үзәге җавап бирмәде.

6 октябрь Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау, үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов районнарда татар телендә белем, тәрбия бирү мәсьәләсе турындагы сүзләр җисеменә туры килми, кайбер министрлыкларның да татар теленә дәүләт теле буларак карашы бик салкын, дип әйткән иде.​ Шул ук вакытта ул Казан, Чаллыны да телгә алды. Бу шәһәрләрдә татар теленә карата мөнәсәбәт аксый дип белдерде.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, татар теле комиссиясе әгъзасы Рамил Төхвәтуллин Азатлыкка, Татарстанда икетеллелекне булдыру өчен беренче чиратта хакимият җаваплы, татар һәм урыс телләре тигез кулланылырга тиешлеге безнең Конституциясендә язылган, диде.

Рамил Төхвәтуллин
Рамил Төхвәтуллин

"Хакимият белән бергә халык та уяу булырга тиеш. Халык хакимияткә сигнал биреп торырга тиеш. Татар теле кулланылмыйча тел даирәсе киңәймәсә, телебез "кухня" теле булып кына калачак. Казан, Чаллыда җитәкчеләр татар теленә битараф карый. Икетеллелек булмау зур проблем түгел дип аны үз агымына җибәрә.

Икетеллелек үтәлсен өчен беренче чиратта хакимият телләр турындагы канунны үтәргә тиеш

Икетеллек хакимият белән иҗтимагый оешмалар бергәләп эшләгәндә генә алга китә ала. Әмма икетеллелек үтәлсен өчен беренче чиратта хакимият телләр турындагы канунны үтәргә тиеш. Үтәми икән, түрәләргә карата нинди дә булса санкцияләр булырга тиеш. Әмма монда шул да бар: икетеллелек канунын үтәмәгәннәрне җаваплылыкка тарту федераль кануннарга тәңгәл килмәсә, яңадан гауга куптарачаклар. Без һаман чыга алмаслык көрчектә кебек", дип сөйләде Төхвәтуллин.

Төхвәтуллин икетеллелекне үтәү ягыннан Башкортстанны үрнәк итеп куйды. Аларда башкорт теленә карата игътибар Татарстанда татар теленә карата булган игътибардан күбрәк, дип саный ул.

* * *

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим сүзләренчә, Чаллы шәһәре татар яшьләре форумы тарафыннан икетеллелеккә моннан ел ярым элек тикшерелгән.

Ленария Мөслим
Ленария Мөслим

"Икетеллелеккә тикшерелгәч шәһәрдә элмә такталарның, кибет исемнәренең барысының да татарча булмавы ачыкланды. Чаллы 90нчы елларда милли үзаң көчле үскән шәһәр иде, әмма хәзер шәһәрнең татар йөзе юк. Чаллы татар шәһәре булып күренеп тормавы – зур җитешсезлек", диде ул.

90нчы еллар башында Чаллыда татар милли хәрәкәте, аеруча "Азатлык" татар яшьләре хәрәкәте көчле иде

90нчы еллар башында Чаллыда татар милли хәрәкәте, аеруча "Азатлык" татар яшьләре хәрәкәте көчле иде. Интернационал шәһәр дип оештырылса да, милли күтәрелеш елларында урамнар, мәйданнарга татар шәхесләре исемнәре бирелде, топонимиканың татарча варианты кайтарылды. Икетеллелекнең уңай үрнәкләре күп иде. Урысча мәгълүмат бирелгән очракта активистлар шау-шу күтәреп, мәхкәмә аша татар язуларын кайтаруга ирешә иде. Соңгы елларда да милли хәрәкәт активистлары татарча атамаларны хатлар яза-яза таләп итеп максатларына ирешә иде. Мәрхүмә Асия Зиннурова "Дворец бракосочетания" бинасына татарча "Никах сарае" дигән язуны кайтартты.

* * *

Чаллыда яшәүче милли хәрәкәт активисты Илмир Салих татар теленә карата битарафлык Чаллыга шәһәр башлыгы булып Илдар Халиков (2003-2010 елларда Чаллы мэры, хәзер "Татэнерго" АҖ генераль мөдире - ред.) билгеләгәннән соң башланды дип саный.

Илмир Салих
Илмир Салих

"Илдар Халиковка кадәр әле күпмедер дәрәҗәдә юл билгеләре ике телдә ясала иде. Халиков килгәч татар теленә икенче сорт бирелгәндәй булды, аңа игътибар итми башладылар. Васил Шәйхразиев (2010-2014 елларда Чаллы мэры, хәзер Татарстан хөкүмәтенең вице-премьеры, Милли шура рәисе – ред.) шәһәр белән идарә итә башлагач, артка тәгәрәү дәвам итте. Әлегә мэр Наил Мәһдиев тә шул гадәт белән эш итә. Шәһәр башлыклары татар булуларына карамастан аларның татар теленә карата мөнәсәбәтен шушы йорт диварындагы сурәт аркылы аңлап була. Аларга татар теле кирәкми", ди Салих.

Аның сүзләренчә, татар теленә карата мондый мөгамәләнең нигезендә беренче чиратта Чаллыда шәһәр түрәләре арасында милли җанлы кешеләрнең калмавы.

Чаллының Җиңү паркында бер телдә язу мисалы
Чаллының Җиңү паркында бер телдә язу мисалы

"Мураллар ясау шәһәр хакимияте фатихасы белән башкарыла. Берәр аерым оешма яки аерым иҗатчы үзлегеннән мондый рәсем ясый алмый. Чаллы шәһәр хакимияте булсынмы, Татарстан хакимияте булсынмы, бездә түрәләр беренче чиратта акча ягын карый. Милли җанлы кешеләр хәзер Чаллы шәһәр хакимиятендә юк. Акча ягын гына кайгырткач, диварларга мондый рәсемнең милли ягы мөһим түгел", диде ул Азатлыкка.

Мондый мураллар Шамил Усманов урамында гына түгел, Җиңү паркында ясалган "Дан аллеясы" такталарындагы язуларда да бер генә тел – урыс теле өстенлек итә.

Салихов сүзләренә караганда, тел активистлары моңа да ризасызлык белдергән. Әмма шәһәр хакимиятеннән килгән җавапта канунны бозу юк, бу такталардагы язулар ул юл күрсәткече түгел, шуңа бер телдә генә дә башкарыла ала дигән аңлату бар.

Чаллының Җиңү паркындагы "Каһарманнар аллеясы"нда урыс теле генә хөкем сөрә
Чаллының Җиңү паркындагы "Каһарманнар аллеясы"нда урыс теле генә хөкем сөрә

Илмир фикеренчә, Чаллыда Шамил Усманов урамында булсын, Җиңү паркындагы язуларда булсын, татар теленә икенче дәрәҗәдәге тел итеп карау – Татарстан хакимиятенең хатасы.

Җитәкчелек татар теленә урын бирми, ә шул ук вакытта аны сакларга кирәк дип сөйли

"Монда татар теле хәтта икенче планда да түгел, кайдадыр артта тора. Татарстан хакимияте, парламент рәисе урынбарасы Марат Әхмәтов рәислегендә Татар теле комиссиясен кордылар, әмма бу күз буяу гына бугай. Җитәкчелек күренеп торган урыннарда татар теленә урын бирми, ә шул ук вакытта аны сакларга кирәк дип сөйли. Мантыйк юк", ди ул.

* * *

Чаллыда яшәүче тарихчы, урбанистика белгече Ильяс Салихов республикада ясалган муралларны урбанист буларак якыннан күзәтеп баруын әйтте һәм дүрт зур шәһәрдә ясалган муралларны миллилек ягыннан чагыштырып үз фикерен җиткерде.

Ильяс Салихов
Ильяс Салихов

"Мураллар башта Казанда барлыкка килде. Миллилек бик сизелмәде. Хәзер инде ул якка да игътибар итә башладылар. Бу эш Әлмәттә дә киң җәелде. Аның иганәчесе – "Татнефть" ширкәте. Анда чит илләрдән атаклы рәссамнарны чакыртып төрле алымнар белән рәсемнәр ясалды. Әлмәттә миллилек көчле. Башта авылларга чыгып бик җентекләп мәгълүмат җыялар, аннан соң мураллар ясыйлар. Әйтик Ризаэтдин Фәхретдин, түбәтәй кигән каз, татар авылы, татар өе сурәтләнгән мураллар йорт диварларын бизи.

Чаллыда исә мураллар темасы яңарак кына күтәрелә башлады. Әмма бездә бу темага салкын караш сизелә. Мураллар җентекләп ясалмый. Заказ бирәләр дә шуның белән шул. Әйдәгез татар темалы булсын, татар телендә булсын дип эш итү юк. Шамил Усмановка мурал ясарга акча табылган, ә татар телендә иҗат иткән язучыга хөрмәт йөзенннән татар телендә язу куярга теләмәгәннәр. Гаҗәп тә, үкенечле дә. Әле күп очракта ул милли муралларны кеше йөрми, күрми торган урында ясыйлар. Әйтик Чаллыда ТАССРның 100 еллыгына ясалган мурал бар һәм ул халыктан качып торган кебек, күренми торган бер йорт диварына сурәтләнгән", диде Ильяс.

Урбанистика белгече икетеллекнең үрнәге дип Түбән Каманы телгә ала. Аның фикеренчә, шәһәрдә бөтен җирдә язулар татарча. "Шиномонтаж булсынмы ул, чәчтарашханә булсынмы, ике телдә мәгълүмат бирелә. Бу – шәһәр башлыгы, аның хакимиятенең телләргә карата мөнәсәбәте", ди ул.

XS
SM
MD
LG