Русия думасы ил Конституциясенең халыкара кануннардан өстенлеген теркәүче канун үзгәрешләрен өченче, соңгы укылышта раслады. Азатлык бу хакта юрист һәм адвокатлар фикерен белеште.
"Иминлек турында" канунга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә, халыкара хокук нормалары, халыкара оешмалар, мәхкәмәләрнең карарлары Русия Конституциясенә туры килми дип табылган очракта, хакимият аларны үтәмәскә тиеш булачак. Һәр аерым очрак турында карарны Русия Конституция мәхкәмәсе кабул итәчәк.
Русия президенты Владимир Путин тәкъдим иткән бу үзгәрешләрне Думадагы барлык фракцияләр дә хуплады. ЛДПР фракциясе Русиянең бөтен кануннарының да халыкара нормалардан өстен булырга тиешлеген белдерде.
Бу үзгәрешләр, аерым алганда, илдәге урыс булмаган милләтләрнең үзбилгеләнү хокукын гамәлдән чыгара дияргә мөмкин. Мисал өчен, үзгәрешләр Русия иминлек шурасының вәкаләтләрен киңәйтә, аңа Русия контролендәге биләмәләрнең аерылып чыгуына һәм андый гамәлләргә өндәүләргә каршы чаралар күрү турында карар чыгару вәкаләте бирелә.
Моннан тыш, Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм Тышкы күзләү хезмәте (СВР) мөдирләрен билгеләү тәртибенә дә үзгәрешләр кертелә. Хәзер аларны Федерация шурасы белән киңәшкәч кенә билгеләп була. Шулай ук бу оешмаларда эшләүчеләрнең чит ил ватандашлыгы гына түгел, чит илләрдә яшәү рөхсәте дә булмаска тиеш диелә.
Бу канун июль аенда үзгәртелгән Конституциягә туры китерү өчен үзгәртелде диелә.
Әлеге үзгәрешләр Татарстан, Башкортстан һәм башка милли республикаларның, илдәге урыс булмаган милләтләрнең тормышына алга таба ничек тәэсир итәчәк? Азатлык шул турыда белгечләр фикерен сорашты.
Адвокат Руслан Нагиев:
— Бу канун гомум җинаять һәм гражданнар эшенә кагылмаячак, шуңа куркырга кирәкми. Бу бары Русия кануннарына кагыла, ягъни Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе (ЕСПЧ) Русиянең эчке эшләренә тыкшына алмаячак. Ягъни, ЕСПЧ Русиянең ниндидер кануннарын кабул итүгә, аны үзгәртүгә кысыла алмый дигәнне аңлата.
Җинаять эшләренә бәйле нормалар барысы да шул килеш сакланачак. Әгәр ЕСПЧ җинаять эшен тикшерү барышында кеше хокуклары бозылганын ачыкласа һәм карар чыгарса, Русия аны үтәргә тиеш булачак. Мисал өчен, компенсация түләнәчәк. Шул ук "Хизб ут-Тәхрир" эше яки башка икътисади җинаятьләргә дә бу яңа канун кагылмаячак.
Татар телен яклауга да бу канун кагылмый
Татар телен яклауга да бу канун кагылмый. Шикаять бирергә ярый. Мисал өчен ФГОС (Федераль дәүләт белем бирү стандарты) ул канун түгел, ә кануни акт, шуңа аны Европа мәхкәмәсенә шикаять итеп була. Әмма бу беркемгә дә кирәкми. Мәктәптә татар телен укыту өчен бердәнбер тырышып йөрүче ул "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков. Башка мәктәп мөдирләре дәшми. Башта бер-икесе мөрәҗәгать иткәннәр иде миңа, аннары кире уйладылар.
Юрист Эльза Нисанбекова:
— Бу инде күпмедер гамәлдә иде. Июльдә Конституциягә үзгәрешләр кертелде. Анда халыкара килешүләрне һәм аның нигезендә кабул ителгән карарларны үтәү яки үтәмәүне Конституция мәхкәмәсе хәл итә дип язылган. ЕСПЧ карарларын үтәргәме-юкмы икәнне Русия үзе хәл итәчәк дигән сүз. Әмма бу инде Конституциягә үзгәрешләр керткәнче үк бар иде. Конституция мәхкәмәсе турында федераль канунда ул элек тә булды. Ягъни Русия Конституциясе халыкара нормалардан өстенлекле дип язылган иде.
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарлары бик зур авырлык белән үтәләчәк
Ләкин июньдә Конституция кабул ителгәнче Венеция комиссиясе безнең Конституциягә үзгәрешләр кертүне карады һәм Русия барлык халыкара килешүләрне имзалау турында элегрәк сәяси карар кабул итте, диде. Ягъни Русиянең халыкара карарларны үтәмәүгә хокукы юк дип әйтте.
Мисал өчен, Европа Конвециясенең 46нчы маддәсендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карары конвенцияне ратификацияләгән барлык илләр өчен үтәлергә тиеш дип язылган. Русия ул килешүләрне ратификацияләде һәм аны үтәргә тиеш булып чыга.
Монда безнең өчен төп куркыныч шунда - Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарлары бик зур авырлык белән үтәләчәк.
Адвокат Платон Шамаев:
— Гомумән алганда, берни үзгәрми. Де-факто бу норма Конституциягә инде кертелгән һәм гамәлдә иде. Мәсьәлән, ЮКОС эше. Ул чакта халыкара канун нигезендә акционерлардан 50 млрд доллар түләтү турында карар чыгарылды. Русия Конституция мәхкәмәсенең аерым карары белән халыкара мәхкәмәнең ул карары безнең Конституциягә туры килми дип табылды һәм нәтиҗәдә Русия федерациясе аны үтәмәде. Бу — Русиянең сәяси мәнфәгатьләренә бәйле зур, глобаль эш, һәм анда бик зур сумма турында сүз бара. Андый очракларда Конституция мәхкәмәсенең аерым карарлары чыгарыла һәм анда халыкара мәхкәмә карарлары безнең Конституциягә каршы килә дип күрсәтелә һәм шуның белән аны үтәмәүне аклый. Бу — нормаль практика. Ягъни бу норма инде күптән бар һәм хәзер ул юридик яктан теркәп куела.
Русия федерациясе халыклары хокукларына килгәндә, бездә 1998 елда ратификацияләнгән Кеше хокуклары конвенциясе бар һәм аны беркем дә гамәлдән чыгармады. Аның нигезендә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карары өстенлеккә ия һәм алар сивиль эшләрдә дә, җинаять эшләрендә дә мәҗбүри үтәлергә тиеш. Шул ук вакытта Конституция мәхкәмәсенең аерым карары белән ул Конституциягә туры килми дип танылырга мөмкин. Гамәлдә андый очраклар күп түгел. Шуңа күрә киләчәктә аның ничек булачагын әйтү кыен.
Русия халыклары мәнфәгатьләренә килгәндә, әлбәттә Русия Конституциясе мәхкәмәсе карар чыгарып, ниндидер таләпләрне үтәүдән баш тарта ала. Әмма бу инде Русия сәяси мәнфәгатьләренә кагыла торган глобаль мәсьәлә булганда гына кулланыла ала.
Июль башында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә республика кануннарын да үзгәртергә туры киләчәген белдерде. Әмма кайсы кануннарның үзгәртелергә мөмкинлеген әйтмәде.
Ул чакта Азатлык сорашкан белгечләр Татарстан дәүләтчелегенең атрибутлары булган "президент" атамасының, Конституция мәхкәмәсенең, Татарстан парламенты исемендә "дәүләт" сүзе булмасын өчен "Дәүләт шурасы" атамасының да бетереләчәген, республиканың мәгариф өлкәсендәге хокуклары тагын да кысылачагын фаразлады.
Шул ук вакытта бу үзгәрешләр Русияне Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын үтәүдән азат итми. Русия Европа шурасында әгъза булып торганда әлеге оешма мәхкәмәсе карарларына буйсынырга тиеш булачак.
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе статистикасына караганда, 2019 елда әлеге мәхкәмәгә иң күп мөрәҗәгатьләр (барлыгы 59 800) Русиядән килгән һәм 25 процент очракта (15 050 очрак) Европа мәхкәмәсе Русия мәхкәмәләренең карарларын нигезсез дип тапкан. 2018 елда Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе 20,8 процент, ягъни барлыгы 56 350 мөрәҗәгатьнең 11745ендә Русиядәге хөкем карарларын гаделсез дип тапкан иде.