Accessibility links

Америка режиссеры опера спектакле өчен Русиядә "Алтын битлек" алды


"Алтын битлек"
"Алтын битлек"

Премия алганда Кристофер Олден "Безнең шәп яңа президентыбыз булды" дип сәламләде.

10 ноябрь Русия театр сәнгатендә төп бүләк саналган "Алтын битлек" премиясен бирү тантанасы узды. Коронавирус сәбәпле тантана онлайн уздырылды. Пандемия шартларында премия бирү чарасы апрельдән көз айларына кадәр кичектерелгән иде. Ләкин пандемия торышы яхшырмаганга күрә, аны залларга кеше җыеп уздыру өмете чынга ашмады.

"Гадәти булмаган көзге "битлек" дип билгеләп узды актриса, тантананы алып барган Дарья Мороз. Яз айларында жюри конкурска килгән спектакльләрнең өчтән берен генә карый алган. Калган програмнар сентябрьдә узды, кайбер тамашаларны жюри онлайн караган.

"Алтын битлек"тә катнашучыларны Русия мәдәният министры Ольга Любимова белән Русия театр эшлеклеләре берлеге рәисе Александр Калягин сәламләде.
Бүләк алган артистлар шулай үк үз шәһәрләреннән онлайн элемтәгә кереп, чыгышлар ясады.

"Алтын битлек – 2020" бәйгесендә режиссер Туфан Имаметдиновның "Әллүки" спектакле берьюлы өч номинациядә катнашты. Спектакль үзе "Опера спектакле" номинациясендә сайлап алынган иде, моннан тыш, Туфан Имаметдинов "Режиссер эше", Элмир Низамов "Музыкаль театрда композитор эше" дигән номинацияләрдә җиңүгә дәгъва кыла иде. Әмма "Режиссер эше" номинациясендә премияне Америка режиссеры Кристофер Олден Екатеринбурда иҗат иткән "Өч сеңел" спектакле өчен алды. "Безнең шәп яңа президентыбыз бар" дип сәламләде Олден "Алтын битлек" тамашачыларын.

Танылган опера җырчысы Албина Шаһиморатова да быел бүләк ала алмады. Ул "Реймска сәяхәт" спектаклендәге эше өчен операда иң яхшы хатын-кыз роле номинациясендә бүләккә дәгъва иткән иде, ләкин бүләккә "Гашыйк иблис" спектаклендә Бьондетта ролен иҗат иткән өчен Дарья Терехова лаек булды.

Красноярскида иҗат иткән Фагыйлә Сельская "Без, геройлар" спектаклендәге эше өчен "Костюмнар рәссамы" номинациясендә "Алтын битлек" алды. Фагыйләнең иҗатын тиздән Казан тамашачысы да күрә алачак. Ул Кариев театрында әзерләнеп килүче "Мио, минем Мио" спектаклендә дә костюмнар рәссамы булып катнаша.

"Әллүки" – үлеп барган төрки телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләреннән төзелгән спектакль. Шигырьләрне Казан яшь тамашачы театры артистлары һәм телсез-чукраклар укый. Мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгару башлангач, режиссер Туфан Имаметдинов Тукай шигырьләрен үле яки юкка чыгып баручы телләргә тәрҗемә итү эшенә керешкән иде. "Премьераның икенче көнендә үк диярлек "Алтын битлек" экспертлары безгә үзләре чыкты. Спектакльне карарга теләкләрен белдерде", дип сөйләгән иде Имаметдинов.

2018 елда Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты булды.

XS
SM
MD
LG