Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Мәскәү башкортлары мәдәнияте көннәре узачак


Анда шәһәр шартларында башкорт телен үстерүгә багышланган "түгәрәк өстәл" утырышы, активистлар катнашынад zoom-сессияләр, мәдәни чаралар оештыру көтелә.

21 ноябрьдә онлайн рәвештә Башкортстан республикасында Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе башкортлары мәдәнияте көннәре узачак.

Дөнья башкортлары корылтаеның матбугат хезмәте хәбәренә караганда, программ өч өлештән тора. Шуларның беренчесе – “Мегаполиста башкорт теле: гореф-гадәтләр һәм киләчәге” дип аталган түгәрәк өстәл. Башкорт теле елы кысасында узачак бу чарада хакимият, иҗтимагый оешмалар, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак. Чыгыш ясаучылар арасында Русия президенты каршындагы Башкортстан вәкиллеге җитәкчеләре, Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасарлары, Мәскәүдәге “Башкортстан якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре һәм башкалар чыгыш ясаячак. Активистларны бүләкләү, тантаналы рәвештә Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе корылтае штандартын Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе корылтаена тапшыру узачак.

Чараларның икенче өлешендә zoom-сессияләр оештырылачак. Анда Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе активистлары чыгыш ясаячак.

Өченче өлеш мәдәни чаралардан гыйбарәт булачак.

Мәскәү башкортлары корылтае җитәкчесе Салават Әхмәдуллин сүзләренә караганда, Мәскәүдәге этномәдәни лингвистик клуб проекты Башкортстан башлыгы грантын откан. Шуның ярдәмендә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен популяр педагогик программ эшләнгән. Аның ярдәмендә клуб укучылары дәресләрдә туган телдә аралаша, сөйләмне дөрес итеп әйтергә өйрәнә, башкорт халкының мәдәнияте белән таныша, интерактив һәм үсеш алган уеннар уйный, җырлый, бии, шигырьләр сөйли ала. Мәскәү башкортларының интернет сәхифәсе эшләнә башлаган, башкорт китапханәсе өчен китаплар, җиһазлар җыю бара.

XS
SM
MD
LG