Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшаны Русия думасының Катыньда полякларны күпләп атуны танудан туктарга теләве "гаҗәпләндергән"


Катынь корбаннары мемориалы
Катынь корбаннары мемориалы

Польша дипломаты игътибарны Икенче дөнья сугышы турында тарихи дөреслекне яклауга юнәлдерергә чакыра.

Польша Республикасының Мәскәүдәге илчелеге сишәмбе кич белдерү таратып, Русия думасының кайбер депутатларының Катыньда поляк офицерларын атып үтерүгә карата Русиянең рәсми карашын үзгәртергә тәкъдим итүенә "гаҗәпләнү" белдерде.

Ноябрь урталарында Тверь өлкәсендә Русия хәрби-тарихи җәмгыяте Русия-Польша мөнәсәбәтләренә багышланган конференция уздырды диелә белдерүә. Анда "Катынь җинаяте өчен НКВД җаваплылыгын танудан баш тартуга юнәлдерелгән сүзләр яңгырады" диелә. Польша илчелеге бу чараның Русия думасы рәсми вәкилләре тарафыннан хупланган булуы, алар үзләре дә конференциядә катнашуын искәртә. Дума вәкилләре Русия 2010 елның 26 ноябрендә кабул иткән һәм полякларны күпләп үтерү өчен СССР һәм Сталин җаваплы дип таныган документны гамәлдән чыгару ихтималы турында әйтте диелә. Аерым алганда, дума депутаты Чепа документны гамәлдән чыгару тәкъдиме белән шәхсән үзе чыгарга әзерлеген әйтте диелә белдерүдә.

Польша илчелеге белдерүен имзалаган дипломат Лукаш Цудны "Игътибарны Икенче дөнья сугышы турында тарихи дөреслекне яклауга юнәлдерергә" кирәк дип ассызыклаган, шулай ук Катыньда атыш өчен НКВД җаваплылыгын искәртеп тору зарурлыгын әйткән.

Тверь өлкәсе Медное авылы янында Сталин репрессияләре корбаннары күпләп күмелгән урын 1991 елның августында табылды. Тарихчылар һәм тикшерүчеләр монда күмелгән кешеләр арасында 6 меңнән артык поляк хәрбиләр булуын ачыклады. Бу поляклар 1940 елның язында Катынь авылында "Бөтенсоюз коммунистик (большевиклар) фиркасе" (ВКП(б) яшерен карары нигезендә атып үтерелгән. Ике ай эчендә барлыгы 22 меңгә якын поляк атылган.

Гыйнварда Польша Русиянең тарихны бозып күрсәтүенә каршы резолюция кабул итәргә ниятен белдерде.

XS
SM
MD
LG