Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Конституция мәхкәмәсен яклау пикетын тыю шикаять ителде


Татарстанның Конституция мәхкәмәсе бинасы
Татарстанның Конституция мәхкәмәсе бинасы

Казан үзәгендә Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап пикет уздыруны килештермәгән Казан хакимиятенең карарын милли активист Равил Мөхәммәтҗанов мәхкәмәгә бирде.

Татарстан Конституция мәхкәмәсен бетерүгә каршы 1 декабрьдә Казан үзәгендәге өч урында пикет уздыруны килештермәгән Казан хакимияте карарын Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активисты Равил Мөхәммәтҗанов 28 ноябрьдә башкаланың Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять итте. Бу хакта Азатлыкк Мөхәммәтҗанов белдерде.

Активистлар 1 декабрьдә Казаның Ирек мәйданындагы “Бердәм Русия” партиясенең халыкны кабул итү бинасы алдында, Бауман урамында һәм Камал театры каршында Татарстанның Конституция мәхкәмәсен бетерүгә каршы пикет уздыруны килештерү өчен 26 ноябрьдә Казанның башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән булган. Казан хакимияте ул көнне бу урыннарда төрле спорт чаралары була дип мөрәҗәгатьне килештермәгән. Пикетны Тинчурин паркында уздырырга киңәш иткән.

"Без бу карар белән риза түгел. Шуңа күрә бүген әлеге карарны Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять иттек", диде Мөхәммәтҗанов.

Мөхәммәтҗанов фикеренчә, пикет уздыруны килештермәгән хакимият, халыкның һәр хәрәкәтен, теләк-омтылышларын бастырып торырга уйлый.

"Казан башкарма комитетыннан килгән хатта әйтелгәнчә, 1 декабрьдә без пикет уздырырга теләгән урыннарда һәм нәкъ шул сәгатләрьдә, имеш, төрле спорт, күңел ачу чаралары уздырыла икән. Мин моны безгә каршы махсус эшләнә дип уйлыйм", диде активист.

26 ноябрьдә Дәүләт шурасы утырышында депутат Рамил Төхвәтуллин Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап ясаган чыгышда, чигенүнең дә чиге булырга тиеш, дип әйткән иде. Рамил Төхвәтуллин сүзләренчә, Конституция мәхкәмәсе бетерелсә, Татарстанның дәүләт буларак хакимият бүленеше бозылачак.

Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләре 2023 елга кадәр бетереләчәк. Киләчәктә республикага парламент каршында Конституция шурасы гына оештырырга мөмкин булачак. Бүген Конституция (низамнамә)мәхкәмәләре Русиянең 16 төбәгендә эшли. Татарстан Конституция мәхкәмәсенең төп бурычы – республиканың конституцион төзелешен саклау, кабул ителгән кануннар, хөкүмәт карарлары, президент фәрманнарының Конституциягә туры килү-килмәвен тикшерү. Әлеге мәхкәмә 20 ел эшләү дәверендә 93 карар кабул иткән.

Татарстан Конституция мәхкәмәсен бетерүне юристлар, сәясәт белгечләре республиканың дәүләтчелеген юкка чыгару нияте дип бәяли.

XS
SM
MD
LG