Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләре Казан үзәгендә Татарстан әләмнәре таратты


Татар яшьләре Казанның Бауман урамында Татарстан байрагы белән
Татар яшьләре Казанның Бауман урамында Татарстан байрагы белән

29 ноябрьдә Бауман урамында узган чарада “Азатлык” активистлары ике мең Татарстан байракчыгы һәм биш мең тасма таратты.

Чараны оештырган берлек рәисе Наил Нәбиуллин моның максаты Татарстанның рәсми байрагы кабул ителгән тарихи көнне искә төшерү, дип әйтте Азатлыкка.

“Моннан 29 ел элек Татарстан байрагы кабул ителгән һәм бу байрак Татарстанныкы гына түгел, бөтен татар дөньясының да байрагы булып тора. Һәм без бу байракның дәрәҗәсен күтәрергә, горурланырга һәм аны белергә тиешбез”, диде активист.

Казанның Бауман урамында Татарстан байракчыклары таратылды
Казанның Бауман урамында Татарстан байракчыклары таратылды

Нәбиуллин сүзләренчә, бүген Татарстанда рәсми дәрәҗәдә байрак көне билгеләп үтелми. Моның төп сәбәбе Мәскәүдән шүрләү булырга мөмкин.

“Бездә байрак көне уздырылса, милли хисләр кирәгеннән артык уянырга мөмкин дип шүрлиләр кебек. Шуңа бу көн рәсми рәвештә билгеләп үтелми дип уйлыйм. Әмма ничек кенә булмасын, энтузиастлар арасында гына булса да байрак көнен үткәрергә кирәк", ди саный Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, соңгы араларда татарлар социаль челтәрләрдә Татарстан байрагы рәсемнәре урнаштырып байрак көне белән бер-берләрен күбрәк котлый башлаган.

“Спорт чараларында да Татарстан байрагы күбрәк күренә башлады. Бу инде үзенә күрә безнең, Татарстан байрагының кадерен белә башлауны аңлатып тора”, ди Нәбиуллин.

Активистлар беренче елларны бер мең байракны бер сәгать дәвамында тараткан, хәзер биш мең байракны 40 минутта таратып бетерәләр.

Татарстан байрагы турында ни беләсез?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:11 0:00

29 ноябрьдә республиканың Дәүләт флагы көне билгеләнә. 1991 елда бу көнне әләм Татарстанның Югары шурасы карары белән расланган һәм Русиянең геральдика реестрына кертелгән иде.

XS
SM
MD
LG