Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки халыклар Конституция мәхкәмәсен саклап калуны сорап Федерация шурасына мөрәҗәгать юллады


Русия Федерация шурасы утырышы, архив фотосы

Мөрәҗәгатьне Милли мәҗлес, саха, алтай, кабардин, балкар, адыгей оешмалары яклаган.

Русия халыкларының демократик конгрессы милли республикаларда Конституция мәхкәмәсен саклап калуны сорап, Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко исеменә мөрәҗәгать юллады.

"Конституция мәхкәмәләре илнең федератив төзелешенең бер баскычы булып тора. Ул дәүләтнең федератив нигезен көчәйтә. Мәхкәмәне бетерү Русиянең федератив төзелешенә зыян китерә, ил иминлегенә куркыныч тудыра", диелә мөрәҗәгатьтә.

Хат язучылар Федерация шурасыннан Русия думасы әзерләгән әлеге канун өлгесен кире кагуны сорый.

Мөрәҗәгатькә үзләрен татар халкының Милли Мәҗлесе дип атаган оешма рәисе Фәүзия Бәйрәмова, Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, Саха конгрессы рәисе Иван Шамаев, Адыгей халыкларының координацион шурасы рәисе Жиляби Калмыков һәм кабарда-балкар, алтай милли оешмалары җитәкчеләре кул куйган.

Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләре 2023 елга кадәр бетереләчәк. Киләчәктә республикага парламент каршында Конституция шурасы гына оештырырга мөмкин булачак. Бүген Конституция (низамнамә) мәхкәмәләре Русиянең 16 төбәгендә эшли. Татарстан Конституция мәхкәмәсен бетерүне юристлар, сәясәт белгечләре республиканың дәүләтчелеген юкка чыгару нияте дип бәяли. 26 ноябрьдә Дәүләт шурасы утырышында депутат Рамил Төхвәтуллин Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап ясаган чыгышда, чигенүнең дә чиге булырга тиеш, дип әйткән иде. Рамил Төхвәтуллин сүзләренчә, Конституция мәхкәмәсе бетерелсә, Татарстанның дәүләт буларак хакимият бүленеше бозылачак.

Шулай ук Саха (якут) халкы конгрессы республикаларның конституция мәхкәмәләрен сакларга өндәп, Русия Федерация шурасы җитәкчесе Валентина Матвиенкога мөрәҗәгать юллады.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG