Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә 1 декабрьдәге пикетны килештермәгән Казан хакимиятен яклады


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап пикет уздыруны килештермәгән Казан хакимиятенең карарын урынлы дип тапты.

30 ноябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә милли активист Равил Мөхәммәтҗановның 1 декабрьдә Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап шәһәр үзәгендә пикет уздыруны килештермәгән Казан хакимияте карарына каршы дәгъвасы каралды.

Миләүшә Идрисова хөкемдар булган мәхкәмә утырышында Казан хакимияте карары үз көчендә калдырылды.

“Без Ирек мәйданында, Бауман урамында һәм Камал театры янында 1 декабрьдә Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап пикет уздыруны килештерергә теләгән идек. Камал каршындагы мәйданда, имеш, өч оешма 485 кеше катнашында төрле чаралар уздыра икән. Башка урынннарда да төрле чаралар уздырыла дип әйтте Казан башкарма комитеты вәкиле. Бу карар башка берничек тә сыймый. Әкияттә дә болай була алмый”, дип белдерде Азатлыкка Равил Мөхәммәтҗанов.

Мөхәммәтҗанов Вахитов районы мәхкәмәсе карарын бүген үк Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итүләрен әйтте.

Казан үзәгендә Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап пикет уздыруны килештермәгән Казан хакимиятенең карарын милли активист Равил Мөхәммәтҗанов 28 ноябрьдә мәхкәмәгә биргән иде.

Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләре 2023 елга кадәр бетереләчәк. Киләчәктә республикага парламент каршында Конституция шурасы гына оештырырга мөмкин булачак. Бүген Конституция (низамнамә)мәхкәмәләре Русиянең 16 төбәгендә эшли. Татарстан Конституция мәхкәмәсенең төп бурычы – республиканың конституцион төзелешен саклау, кабул ителгән кануннар, хөкүмәт карарлары, президент фәрманнарының Конституциягә туры килү-килмәвен тикшерү. Әлеге мәхкәмә 20 ел эшләү дәверендә 93 карар кабул иткән.

Татарстан Конституция мәхкәмәсен бетерүне юристлар, сәясәт белгечләре республиканың дәүләтчелеген юкка чыгару нияте дип бәяли.

XS
SM
MD
LG