Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бабайлык"тан котылу өчен армиядә үзеңне акыллы итеп күрсәтү кирәк"


Чәчләрен "татары" сүзе язып кистергән хәрбиләр, архив фотосы
Чәчләрен "татары" сүзе язып кистергән хәрбиләр, архив фотосы

Бу көннәрдә мәхкәмәдә хәрби хезмәттә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эше карала. Азатлык соңгы бер-ике елда гаскәрдән кайткан татар егетләре белән армиядәге хәлләр турында сөйләште.

Читадагы Көнчыгыш хәрби бүлге мәхкәмәсе узган ел сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов эшен карауны тәмамлап килә. Шәмсетдиновның кылган гамәлләрен берәүләр чарасызлыктан дип бәяләсә, икенчеләре беркемнең дә башка берәүнең гомерен өзәргә хокукы юк ди.

Русия армиясе рухи яктан сындыручы төрмәме яки тормышка өйрәтүче мәктәпме? Азатлык гаскәрдән хезмәт итеп кайткан татар егетләренең фикерләрен белеште, анда уздырган көннәре турында сорашты.

Илназ Ибраһимов Биектау районы Ювас авылыннан. 19 яшьтә гаскәргә алынган. Хәзер аңа 20 яшь. Илназ бер ел хезмәт итеп ноябрьдә Татарстанга әйләнеп кайткан. Ул сөйләшүне бер ел элек булган хәлләрне искә төшерүдән башлады.

Илназ Ибраһимов
Илназ Ибраһимов

— Биектау хәрби комиссариатына йөри башладым да, шуннан армиягә алдылар. Аңа кадәр Казанда "Оргсинтез"да эшли идем. Районда бөтен тикшерүне үткәч 2019 елның 12 ноябрендә Казанга Татарстан хәрби комиссариатына киттек. Аннан мине Сарытауга ракет гаскәренә алдылар.

Татарстаннан ничә кеше идегез?

— 19 кеше идек. Хезмәт итү урыныбыз Сарытауның Светлое бистәсендә урнашкан иде һәм безне шунда частька алып бардылар, 30 көнлек уку булды. Сабак алу шунда ук узды. Гадәттә башка егетләрнең алты ай уку була да аннары башка җиргә җибәрәләр, ә безнең алай булмады. Сабак вакытында хезмәт тәртипләренә һәм кагыйдәләренә өйрәттеләр. Аннары частьтагы полкларга тараттылар. Төрлебез төрле полкка эләктек. Без Татарстаннан өч татар бер полкта булдык. Икебез Биектау районы, беребез Балтачтан иде.

— Гаскәргә үзең теләп бардыңмы?

— Әйе, үзем теләп бардым.

—​ Курыкмадыңмы, армиядәге куркыныч хәлләр турында даими сөйлиләр бит.

— Әйе, куркыныч хәлләрне сөйлиләр, әмма мин курыкмадым. Кирәк булса, психологлар бар иде.

—​ Аларның кирәге чыгамы?

— Кирәктер дип уйлыйм. Төрле хәлләр булуы ихтимал.

— ​Мисал өчен, нинди хәлләр була ала?

— Армиядә чыдам нервлар кирәк. Үтерүләр булгалады бит инде.

—​ Әти-әниләр улларын күрергә килә аламы?

— Әйе килә ала иде. Коронавирус башлангач тукталды. Минем яныма ант бирү вакытында бер тапкыр килделәр, аннары мин "башка килеп йөрмәгез" дип әйттем. Нәрсәгә акча бетереп йөрергә.

— ​Телефоннан сөйләшү мөмкин идеме?

— Биектау хәрби комиссариатыннан киткәндә өч сим-карта бирделәр. Берсен үземә алып калдым, берсен әнигә, берсен абыйга бирдем. Шул сим-карталар белән бушка аралаштык. Бу әйбер Татарстан егетләре өчен генә каралган иде кебек. Якшәмбе көнне атнага бер тапкыр сөйләшә идек.

— ​Аннары ул телефоннарны алалар идеме?

— Әйе, аны якшәмбе көнне генә бирәләр, чөнки безнең яшерен гаскәр иде. Бернәрсә дә сөйләргә ярамый. Шуңа шулай. Кичекмәстән шалтыратырга кирәк булса, әлбәттә, сорый аласың.

— ​Көннәрегез ничек узды?

— Иртәнге сәгать алтыда йокыдан тора идек, аннары киенеп 30 минут йөгереп кайтабыз. Шуннан ятакларны җыештырасың, юынасың. Иртәнге ашка бару. Ашаудан кайткач, уставной полк булса, уставтагыча хәрәкәт итәсең. Безнең ракет гаскәрендә хәрби кизүгә әзерләнә идек. Противогазлар сүтелгән булса, аларны тегәсең, саклану костюмнарны рәткә китерәсең, автомат җыясың, атарга барасың. Өйрәнәсең дә өйрәнәсең инде. Аннары төшке аш җитә. Ашаудан кайтканда патриотик җырлар җырлыйсың. Әйбәт җырлаганнарга шунда ук тәмәке тартырга барырга рөхсәт ителә иде.

— ​Нәрсә җырлый идегез?

— Ике җырның берсен. Берсе үзебезнең полк җыры, икенчесе Русия турында. Җырлап кайтканнан соң бөтен кеше бар микән дип тикшерү уздыралар. Аннары сугышмаганнармы дип тәннәрдәге эзләрне карыйлар иде. Сәгать унда йокларга ята идек.

— ​Йокы туя идеме?

— ​Башта туймагандыр, аннары ияләшкәч туя башлый. Якшәмбе көнне сәгать җидегә кадәр йокларга ярый иде.

—​ Ә тамак туя идеме?

— Башта беренче айны туймый иде. Аннары анысына да ияләштек инде.

Илназ армиядән кайткач әнисе белән.
Илназ армиядән кайткач әнисе белән.

—​Ашарга нәрсәләр бирәләр иде?

—Төрле әйбер, әмма күбесе кәбестәдән әзерләнгән ризык. Дуңгыз ите бирәләр иде. Мөселманнарга тавык та булгалады. Бу ягы яхшы булды.

Мөселманнардан бездән башка бер кырымтатар егете һәм Дагыстаннан бер авар малае бар иде. Гомумән бишәү идек. Намаз укучы егетләр булмады, әмма бүлмәсе бар иде, аны аннары психолог бүлмәсенә әйләндерделәр.

— ​Син килгәнче психолог булмаганмы?

— Булган, әмма бүлмәсе кечкенә булган. Шуңа намаз бүлмәсен бирделәр.

— Татар, кырымтатар һәм авардан кала башкалар урыс идеме?

— Әрмәннәр дә күп булды. Безнең полк бик дус иде.

— ​Полкта ничә кеше идегез?

— Йөздән артык.

— Син үзең татарстанлылар үз республикасында хезмәт итәргә тиеш дип санамыйсыңмы?

— Юк. Минем киресенчә республикадан ераграк хезмәт итәсем килде, якында булсаң сагындыра һәм өйгә кайтасы килә башлый.

—​ Синең өчен армиядә иң авыры нәрсә булды?

— Авыр булмады. Бездә офицерлар да, җитәкчеләр дә яхшы булды. Алар арасында татарлар да күп иде. Дивизия командиры да татар иде. Барысы да Сарытау ягы мишәрләре. "Бабайлык" булмады. Йомшагракларны да кимсетү сизелмәде.

—​Акча таләп итүләр булмадымы, хәзер армиядә бу гадәткә кергән диләр?

—Юк булмады. Гомумән миңа алай акча кирәк булмады. Хезмәт хакын айга ике мең түлиләр иде. Шуның бер меңе картага күчеп барды. Тәмәке тартмагач акча бетмәде.

— Ял көннәрен полкта гына уздыра идегезме?

— Әйе шунда гына. Коронавирус сәбәпле безне чыгармыйлар иде. Битлек һәм бармакчалардан гына йөри идек. Полкта да коронавирус белән авырып алучылар булды. Аларны дәваланырга Сарытау шәһәренә җибәрделәр. Күрше полкта да авыру кабынып алды, аларны казармага яптылар.

Татарстаннан 19 кеше идек дидең, алар белән күрешә идегезме?

— Әйе ашханәгә барганда очраша идек.

—​​Армиядә сигез кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновка карата мәхкәмә эше бара. Аның гамәлен ничек бәялисең?

—Бу сорауга җавап бирүе авыр, чөнки ике якны да аңлап була. Бездә "бабайлык", кимсетүләр булмагач җавап бирә алмыйм. Кешене үтерү гөнаһ инде.

— Киләчәк планнарың нинди?

— Кире үз эшемә урнашасы иде. Аннары югары уку йортына укырга керергә кирәк дип уйлыйм.

* * *

Илшат Фазылҗанов – Арча егете. Ул 2018 елның язында армия сафларына киткән. "Тиеш дип түгел, үз теләгем белән бардым", ди ул.

Илшат Фазылҗанов
Илшат Фазылҗанов

Илшат, кайда хезмәт иттең?

— Мин Сарытау өлкәсендә спорт ротасында хезмәт иттем.

Хәрби хезмәткә килеп эләгү белән үзеңә нинди мөнәсәбәт сиздең?

— Без Арчадан биш кеше киттек. Бер-беребезгә терәк була алырлык кешеләр булды, шуңа күрә ниндидер авырлык тоймадым. Ниндидер кырын караш та сизмәдем. Төрле милләт вәкилләре бер казармада яшәгәндә дә чагыштырмача дус булдык.

Милләтләр арасында мөнәсәбәтләр ничегрәк соң?

— Һәр милләт вәкилләре аерым булдылар. Без мөселманнар бергә, христиан динендәгеләр бергә булырга тырышты. Ниндидер чикләр дә бар иде, әйе. Синең милләтең вәкиле сине барыбер аңлый һәм яклый иде, ә башкалардан барыбер читләшү бар иде. Әмма мөселманнарга бераз куркыбрак карадылар.

Нигә алай?

— Без беренче көнне үк Дагыстан егетләре белән дуслашып киттек һәм гел бергә булдык. Шуңадырмы, башкалар безгә көнләшеп һәм куркып карыйлар иде.

—​ Хәрби хезмәт турында төрле хәбәрләр, шул ук "бабайлык", яңа килгәннәрдән, йомшаграклардан акча таләп итүләр турында да ишетелгәли. Үзләренә кул салу, солдатларны үтерү очраклары да булып тора. Бу ягы ничегрәк иде?

— Кемнеңдер миннән акча таләп иткәне булмады, ләкин андыйлар барлыгын тәгаен әйтә алам. Акча таләп итү бар һәм булачак та, чөнки егетләр ике төркемгә бүленә. Беренчесе – көчле, үзен кыерсытырга юл куймый торган һәм икенчесе – йомшаграк, башын иеп торучылар. Беренче төркем икенчесен баса, әлбәттә. Үзенә кул салган солдатларны күрмәдем, белмәдем, әмма күз яшьләренә буыла-буыла елаган хәрбиләрне күргәнем булды. Алар кыерсытылу аркасында түгел, ә туганнарын, туган йортын сагынып, "мин түзә алмыйм бүтән", дип еладылар. Бу егетләр хәрби хезмәткә мораль яктан әзер булмагандыр дип әйтер идем.

—​ Әти-әниләрең белән хәбәрләшеп тору мөмкинлеге булдымы?

— Хәбәрләшеп тордык.

—​ Телефон көн дәвамында үзең белән идеме? "Әниеңә шалтырат" дигән федераль проект эшләдеме?

— Мондый проект эшләде. Ләкин телефон көне буе үзебез янында булмады. Атнаның бары тик шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә безгә телефон бирелде. Иң мөһиме: әгәр дә гаиләгә берәр кайгы-хәсрәт килгән икән яки син авырып киткәнсең икән, командирларга аңлаткан очракта телефонны озаграк кулланырга мөмкин иде.

—​ Тамак туя идеме? Ашарга сезгә ни әзерләнә иде?

— Тамак туйды дип әйтмәс идем. Ир-егеткә көч туплау өчен ашау кирәк. Тамак ялгап алу өчен ярый иде. Ризыкларны тәмсез дип әйтмим, тәмле ризыклар пешерәләр иде, әмма көн саен балык бирәләр иде. Шуңа күрә хәзер балык ашамыйм.

—​ Мөселманнарга дуңгыз ите урынына башка ризык тәкъдим ителәме?

— Үзеңнең мөселман икәнеңне һәм сиңа хәләл ризык кына ашарга яраганлыгы турында әйткән очракта хәләл ит бирәләр иде. Күбрәк тавык ите ашый идек.

—​ Ә шулай да "бабайлык" бармы?

Үзеңне акыллы һәм хәрби хезмәтнең ни икәнен аңлаган солдат буларак күрсәтергә кирәк

— Егет кешенең үзеннән тора бит ул. Хәрби хезмәткә килеп керүнең беренче көнендә үк үзеңне ничек күрсәтәсең, шул сыйфатың сиңа ияреп бара. Син үзеңне кыерсытырга юл куймый торган егет итеп күрсәтсәң, "бабайлар" сине читләп үтәчәк. Бу каршы эндәшү, теләсә нәрсә акыру дигән сүз түгел. Син үзеңне акыллы һәм хәрби хезмәтнең ни икәнен аңлаган солдат буларак күрсәтергә тиеш. Әгәр дә инде гел боегып, борыныңны салындырып йөрсәң, әлбәттә синең белән идарә итә башлаячаклар. Кемдер: "Барысын да эшлим, миңа тия генә күрмәсеннәр", дип ялагайлануга күчә. Бу очракта "бабайлык" үсеш ала да инде. Өлкәнрәк солдатлар үзләренең идарә итә алачагына ышана һәм бу эшне башкара.

—​ Өлкәнрәк хәрбиләр хезмәтен тәмамлагач, туган якларына таралыша. Ә сез алар урынына басасыз. Димәк, автомат рәвештә "бабайлык" кәнәфиенә утыру мөмкинлеге туа. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагансыздыр?

— Юк, алай түгел. Без, киресенчә, яңа килгән яшь егетләргә ярдәм итәргә, алар белән дуслашырга тырыштык. Аннары, без спорт ротасында хезмәт иттек, шуңа икеләтә авыр булды. Кайберләре "безгә авыр" дип бездән ярдәм көтте. Яшерәсе юк, 5-6 ай хезмәт куючы хәрбиләр арасында "без инде ярты ел хезмәт иттек, сез әле килдегез генә" дип кыланучылар, мин-минлекләрен күрсәтүчеләр дә булды.

—​ Офицерлар солдатлар арасындагы хәлләрне беләме?

— Әйе, беләләр. Һәр көн кич белән тикшерү була иде. Хәрбиләр эчке киемнән генә кала иде. Табиб кереп, һәрбер хәрбинең тәнен тикшереп чыга иде. Кемнең кайсы җире сыдырылган, кемнеке кара янган – һәрберсен теркәп баралар һәм синнән аңлатма яздыралар. Нәрсә булды? Кайда бәрелдең? Сәгать ничәдә сыдырдың? Сүзләреңне кем дәлилли ала? Бу һәм башка сорауларга җавап язарга тиеш идек. Үзем дә бу иләктән үткән кеше буларак әйтә алам: бу өлкәдә контроль көчле иде. Офицерлар алдында шуның буенча җавап тота идек.

—​ Намаз уку мөмкинлеге каралганмы?

— Тәһарәт алу, намаз укуның аерым урыннары юк иде югын, әмма намаз укыган кешегә каршы килмәделәр. Кайбер сержантлар кемнеңдер намаз укыганын күрсә, "Тавышланмагыз!" дип тә әйтә иде.

—​ Сер түгел, хәрбиләргә дә хезмәт хакы бирелә. Аның күләме күпме иде? Син аны нәрсәгә тоттың?

— Айга ике мең сум күләмендә хезмәт хакы ала идем. Бу акча, әлбәттә, җитми иде. Хәрби хезмәт вакытында син бернигә мохтаҗ түгелсең. Ут-газга түлисем бар, машинага ягулык кирәк дигән уй белән баш катырасы юк иде, әмма мин бу акчаны күбрәк баллы әйберләр алуга тота идем. Мәсәлән, конфет, шоколад ала идем, чөнки армиядә иң җитмәгән әйбер шул булды.

—​ Акча җитмәде, дисең. Кайбер хәрбиләр әти-әниләреннән акча соратып ала. Син дә шулай эшли идеңме?

— Юк, әлбәттә. Шул 2 меңне тартып-сузып булса да, җиткерә идем.

—​ Татарлар урыс армиясендә хезмәт итәргә Татарстаннан читкә җибәрелергә тиеш дип саныйсыңмы?

— Тиеш. Сугыш-фәлән була калса, синең татармы, урысмы икәнең мөһим булмас, берләшергә тиеш булырсыз. Ә хәрби хезмәт шуңа әзерли дә. Ул милләтләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр тудырырга, аларны җайга салырга тырыша.

—​ Рамил Шәмсетдинов гамәлен ничек бәялисең?

— Гаскәрдә аны кыерсыттылар һәм "бабайлык" фаш ителде. Мин аның урынында булсам, җавап кайтарыр идем, әмма бүтән төрлерәк формада. Рамил Шәмсетдинов исә гаепләре булмаган егетләргә дә ут ачты, аларның гомерен өзде. Ачу чыккан вакытлар күп була инде, әмма бу кулга корал алырга кирәк дигән сүз түгел бит. Кыерсыталар икән, бар шул кыерсытучы янына, "егетләрчә сөйләшик" диген, берәр аулаграк урынга бар һәм икегез генә сугышыгыз, сөйләшегез, аңлашыгыз. Армиядә һәрнәрсәнең җаен табып була, минемчә.

—​ Синең хәрби хезмәтең чагыштырмача уңайлы шартларда узган. Бәлки хәрби хезмәт юлын тагын бер кат үтү теләге дә бардыр?

— Юк. Нинди генә яхшы шартлар тудырмасыннар, туганнарың, гаиләң, дусларың һәм үз иркеңнән аерылу кыен. Хәрби хезмәт ул – 24 сәгать буе контроль дигән сүз, шуңа күрә бу юлны янәдән үтмәс идем.

* * *

Азамат Бакыев
Азамат Бакыев

Ә менә 2019-2020 елларда Ерак Көнчыгышның Хабаровски шәһәрендә хезмәт иткән Азамат Бакыев Рамил Шәмсетдинов басымга түзә алмаганлыктан шундый гамәлгә баргандыр дип саный.

— "Безнең частьтә "бабайлык" булмады, чөнки хәрби устав нигезендә хезмәт иттек. Ул яктан контроль каты иде. Ләкин кайбер дус егетләр сөйләгәннәрдән чыгып әйтсәк, армиядә кыерсытулар бар. Кемдер сугыша, кемдер унитазга башларын тыга. Рамил дә шул басымга түзмәгәндер, психикасына да йогынты ясалган. Болай бер дә корал күтәрүче егеткә охшамаган", ди ул.

2018-2019 елда Түбән Новгорд өлкәсендә хезмәт иткән Әлмир Гатауллин хәрби хезмәттән тулысынча канәгать калган. Беренче атна кыенлыкларын исәпкә алмаганда, хәрби хезмәтне бары тик якты хатирәләр генә бәйли икән.

Әлмир Гатауллин
Әлмир Гатауллин

— Казармага килеп кирү белән бөтенебезне тезеп бастырдылар һәм сумкаларны тикшереп кирәкмәгән әйберләрне алып куйдылар. Һәр кешегә урын-җир бүлеп бирделәр. Беренче көн урнашу, танышу белән үтеп китте, икенче көннән чын хәрби хезмәт башланды. Башта кыен иде, билгеле. Кайда эләккәнне белмичә, күз-баш акаеп йөрдек, туган як, туганнар сагындыра иде. 2-3 атна үткәч, солдат булуымны аңладым һәм бер ел монда булачагым белән килешергә туры килде. "Бабайлык" юк инде ул хәзерге армиядә, акча да таламадылар. Дөрес, йомшак, җебегрәк егетләрне яратып бетермиләр иде, әмма кул күтәрү, сугышу очракларын хәтерләмим.

* * *

Рәсми статистикага күз салсак, 2019 елда хәрби хезмәттә теркәлгән җинаять эшләре саны 26,5 процентка кимегән. Армиядә талаулар һәм дезертирлык очраклары 3,1 процентка, сержантларга карата көч куллану очраклары 21,4 процентка арткан. 2019 елда һәлак булган хәрбиләр саны 2015 ел белән чагыштырганда 29 процентка кимегән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Быел көзге чакырылышта Татарстаннан хәрби хезмәткә өч мең егет алынды.

XS
SM
MD
LG