Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдиновка яңа психология-психиатрия экспертиза ясалмаячак


Рамил Шәмсетдинов. 10 декабрь, 2020 ел.
Рамил Шәмсетдинов. 10 декабрь, 2020 ел.

Чираттагы мәхкәмә утырышы дүшәмбе - 21 декабрьдә узачак.

Бүген Читадагы хәрби мәхкәмәдә узган елны сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның эше нигезендә чираттагы утырыш узды. Утырышчылар (присяжныйлар) катнашмады, Шәмсетдиновтан сорау алынмады. Мәхкәмә Мәскәүдәге Сербский исемендәге институтның Рамилгә психология-психиатрия экспертизасын ясаган дүрт белгечне сорау алуга чакырган булган, аларның икесе генә катнашты. Аларга адвокат Равил Тугушев та, прокуратура вәкилләре дә сорау бирде.

Шәмсетдинов адвокатлары фаҗига вакытында Рамил аффект хәлендә булган һәм Мәскәүдә ясалган психология-психиатрия экспертизада хилафлыклар бар дип саный. Прокуратура адвокатларның дәлилләрен кире какмаган булса да, хөкемдар яңа экспертиза уздыруга рөхсәт итмәде. Мәхкәмә бу турыда адвкокатларның ходатайствосын кире какты. Сарытау юридик академиясе белгечләре ясаган рецензия укылды, әмма ахыр чиктә алардан сорау алынмады.

Киләсе утырыш дүшәмбе узачак. Анда Рамил Шәмсетдиновның җинаять кылганда психологик яктан тайпылышлары булмавы турында чыгыш ясалуы көтелә.

Рамил Шәмсетдинов

2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.

Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.

Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.

2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.

Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.

Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.

Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.

2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.

1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.

Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.

Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG