Читадагы хәрби мәхкәмәнең чираттагы утырышында Рамил Шәмсетдиновка уздырылган психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре турында сүз барган.
Адвокатларның соравы белән мәхкәмә Мәскәүдәге Сербский исемендәге институтның Рамилгә психология-психиатрия экспертизасына карата ясалган рецензияне җинаять эше кысаларында карарга ризалашты. Алар бу үтенеч белән хөкемдарга атна башында мөрәҗәгать итте. Сарытау юридик академиясе белгечләре фикеренчә, бу экспертизада ялгышлар бар.
Мәхкәмәнең киләсе сишәмбедә узачак чираттагы утырышында Рамилнең психология-психиатрия экспертизасына рецензия ясаган Сарытау юридик академиясе белгечләреннән сорау алыначак. Шулай ук беренче экспертиза авторлары - Сербский институты галимнәре дә сорауларга җавап бирәчәк.
Мәхкәмәдә Рамил Шәмсетдинов Сербский институты экспертлары тарафыннан тарафлы мөнәсәбәт булуын белдерде. Экспертларның берсе Рамилдән ни өчен бу адымга баруын сораган, Шәмсетдиновның "җәберләүләр аркасында үз-үземне үтерергә туры килер иде" дигән җавабына эксперт "кеше үтергәнче, асылынсаң әйбәтрәк булыр иде, " дип белдергән. Икенче эксперт Рамилгә "кеше үтергәнче, башкаларның оекбашларын юсаң әйбәтрәк булыр иде" дип бәя биргән.
Рамил Шәмсетдиновка психология-психиатрия экспертизасы узген елның февралендә тәмамланды. Июньдә Рамилнең әтисе Сәлимҗан Шәмсетдинов улына психология-психиатрия экспертизасы вакытында табиблар аның белән тупас мөгамәләдә булуын белдерде. "Аңа мыскыллау сүзләре әйткәнннәр, ул анда мөдир беләнме, эксперт беләнме ызгышып та алган. Бик начар мөнәсәбәт күрсәткәннәр, кешегә караган кебек түгел, җинаятьчегә караган кебек. Күрәсең, рәнҗерлек сүзләр әйткәннәр", дип сөйләгән Сәлимҗан Шәмсетдинов. Ул экспериза материалларында берничә сорауның чагылыш тапмавын да әйткән. "Аңлавымча, эспертиза тулысынча уздырылмаган" дигән егетнең әтисе. Аның сүзләренчә, 16 июньдә тикшерүчеләр Рамилдән психиатрия экспертизасы нигезендә тагын бер кат сорау алганнар. Адвокат Равил Тугушев экспертизага карата сораулары булуын, документны рецензиягә җибәрергә җыенганнарын әйткән иде.
Рамил Шәмсетдинов
2019 елның 25 октябрендә Байкал артының Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә Рамил Шәмсетдиновның каравыл алышынган вакытта сигез хезмәттәшен атып үтерүе, тагын икесен яралавы турында хәбәр таралды. Рамил сак астына алынды.
Төмән өлкәсенең Вагай районында туып үскән, 2019 елның 2 июлендә гаскәргә киткән Шәмсетдиновны адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нагыев якларга алынды.
Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте, соңрак Чита шәһәренең тикшерү изоляторында улы белән очрашканнан соң "Улым гарык булдым дип аңлатты" диде.
2020 ел башында Шәмсетдинов тикшерү изоляторыннан гаскәрдә мыскыллауларга түзә алмавы, беркемгә дә зарлану мөмкинлеге булмавы, аның кулыннан һәлак булган хәрбиләр гаиләләреннән гафу үтенүе турында ачык хат язды.
Чита хәрби бүлеге мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән Руслан Мухатовны 2020 елның мартында ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф җәзасына хөкем итте.
Сентябрь уртасында Хәрби прокуратура Шәмсетдиновка каршы җинаять эшендә гаепләү карарын раслады.
Тагын бер атнадан Русия тикшерү комитетының баш хәрби тикшерү идарәсе "Гаепләнүче гаебен таныды һәм үзе кылган җинаятьләрнең ничек булганын тәфсилләп сөйләде, атыш булган урында тикшерү барышында да аларны раслады" дип белдерде. Рамилнең мәхкәмә билгеләгән психология-психиатрия тикшерүендә табиблар тарафыннан сәламәт дип табылуы да язылды.
2020 елның сентябрендә Рамил Шәмсетдиновтан мораль зыянны каплату турында шикаять бирелде. Атышта үлгән һәм яраланган хәрбиләрнең туганнары Рамилдән барлыгы 26,7 миллион сум түләтергә тели.
1 октябрьдә Икенче Көнчыгыш бүлге хәрби мәхкәмәсе Шәмсетдиновның эшен "присяжныйлар" катнашында карарга ризалык бирде һәм ай ахырында "присяжныйлар коллегиясен" туплау башланды.
Шәмсетдиновның адвокаты Равил Тугушев Азатлыкка "Рамилнең бар бәласе — аның начар хәрби бүлеккә эләгүе” диде.
Русия саклану министрлыгының баш хәрби-сәяси идарәсе референты Рөстәм Клупов "Шәмсетдинов вакыйгасы гаскәрдә бабайлык булуын күрсәтте" дип белдерде.