Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Бишбүләк районында янгында ике балалы гаилә һәлак булган


Бишбүләк районында янгын урыны
Бишбүләк районында янгын урыны

2020 елның җәендә гаиләгә янгын турында хәбәр салучы җиһаз тапшырылган, ул эшләгәнме-юкмы икәне тикшерелә.

Башкортстанның Бишбүләк районы Кече Мәнәвез авылында ике фатирлы йортта янгын чыгып, дүрт кеше һәлак булган.

Янгын 22х8 метр мәйданлы йортның түбә астын колачлап алган. Янгын сүндерүче хезмәтләр йортта дүрт үле гәүдә тапкан. Болар 27 яшьлек ир һәм хатын, аларның алты яшьлек кызлары һәм дүрт яшьлек уллары диелә.

Бишбүләк районы идарәсе башлыгы Артур Зарипов гаиләнең Мәнәвездә өч елдан артык яшәвен, бернинди комиссияләрдә тормаганын сөйләгән. "Эчкечеләр түгел, хәмер белән мавыкмыйлар иде. Ире Бәләбәйгә йөреп эшләде, әниләре бала карады. Балаларның өс-башлары каралган иде. Алар әле мәктәпкә йөрми иде. Хәзер бу фаҗиганең ничек килеп чыкканы ачыклана" дип сөйләгән ул.

Гаилә янгын вакытында ис тиеп үлгәндер дип фаразлана. Зарипов сүзләренчә. 2020 елның 29 маенда гаиләгә янгын очрагында хәбәр салучы җиһаз тапшырылган булган. Бу төндә ул эшләгәнме-юкмы икәне тикшерелә диелә.

XS
SM
MD
LG