Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google ширкәте 2020 ел эзләүләре турында "моңсу" ролик чыгарды


Google-ның еллык хисабында коронавирус, Хабаровскида Фургалны яклау протестлары, Норильскида һәм Камчаткада экология казалары һәм башка вакыйгалар искә алына.

Google ширкәте 2020 елда интернет кулланучылар нәрсәләр эзләве турында хисап чыгарды. Ел саен бу хисап видеоролик рәвешендә дөнья күрә. Глобаль интернетта эзләүләрдән тыш, Google Русия өчен дә ролик чыгарды. Социаль челтәрләрдә быелгы роликны "иң моңсу" дип атадылар.

Аерым алганда, роликта коронавирус пандемиясенең башланып киткән мизгелләре искә алына. Хабаровскида, Беларуста протестлар, Русия Конституциясенә үзгәрешләр, Норильскида ягулык агып чыгып табигать пычрану, Камчаткада билгесез сәбәптән диңгез хайваннары һәлак булуы һәм 2020 елның башка вакыйгалары турында әйтелә.

Быел без спорт белән күбрәк шөгыльләндек, чикләрне тагын да киңәйттек, күп биремнәрне башкаручылар булдык, без чын, яратучан, күңелне төшерми торганнар булдык диелә роликта. Сәяхәтләр турында әйтеп киткәндә Казан да искә алына.

Глобаль роликта әйтелгәнчә, быел эзләүдә "ни өчен" ("why") дигән сорау иң күп кулланылган: "Ни өчен ул covid-19 дип аталган?", "Ни өчен Марс кызыл?".

Кешеләрнең бу сорауларында Австралия янгыннары, пандемия дә, Black Lives Matter протестлары, һәм башка вакыйгалар да чагылыш тапкан.

XS
SM
MD
LG