Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Аек Русия": 2050 елга Русиядә халык саны 125 миллионга калачак


Бер йортлы авыл. Татарстанның Әлки районының Юксыл авылы.
Бер йортлы авыл. Татарстанның Әлки районының Юксыл авылы.

Федераль проект экспертлары демографиянең начараюына китергән сәбәпләр турында хисап чыгарды

"Аек Русия" федераль проекты 2050 елда Русиядә халык саны 125 миллионга кадәр кимер дип фаразлый. Бу турыда аның демография өлкәсендәге хисабында әйтелә.

Халык саны кимү сәбәпләре арасында – хәмер, тәмәке, әфьюн куллану атала. Бу начар гадәтләр аркасында ел саен Русиядә миллионнан артык кеше үлә диелә.

90нчы еллар уртасында еллык үлемнәр саны 1,6 миллион булган, шулай итеп, соңгы 35 елда Русиядә хәмердән, әфьюннан һәм тәмәкедән 30 миллионнан артык кеше үлгән дип белдерә авторлар.

Бала туу саны кимү дә 90нчы елларда күзәтелгән "демографик упкын" белән генә бәйле түгел, ә кешеләрнең психоактив матдәләр, аеруча синтетик һәм башка төр әфьюнны куллану нәтиҗәсе булып тора дип саный экспертлар. Болар барысы да бала табуга каршы фикер формалаштыра, бала табуны кичектерүгә китерә, чайлдфри субмәдәнияте һәм бала төшерүләргә сәбәп булып тора ди алар.

Русия хөкүмәте 2020 елда илдә халык саны 352,5 мең кешегә кимер дип фаразлады. Бу турыда алдагы өч елга бюджет планы өлгесендә әйтелде. Әлеге күрсәткеч пандемия аркасында үсә диелде.

Халыкның шулай күп кимүе соңгы 14 елда иң зур күрсәткеч булыр дип фаразланды. 2024 елга Русия халкы 1,2 миллион кешегә азаерга мөмкин дигән фараз китергән иде документ авторлары.

Аннан алда Росстат 2036 елга Русиядә халык саны якынча 143 миллионга калырга мөмкин дигән фараз чыгарган иде.

Февральдә алынган мәгълүматка ярашлы, 2019 елда Башкортстанда халык саны 13 мең кешегә кимегән.

XS
SM
MD
LG