Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиртләвек (Щелкунчик) – Эрнст Амадей Гофман


В преддверии нового года мы предлагаем почитать вам сказку "Щелкунчик" на татарском языке. Специально для наших читателей мы кратко изложили всё произведение на татарском. Прилагаем красивую аудиосказку, перевод ключевых фраз и тест. Приятного прочтения!

Чиртләвек (Щелкунчик)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:11:12 0:00
йөкләү

Егерме өченче декабрь көнне Мари һәм аның энесен зур шатлык көтә иде. Яңа ел алдыннан аларга әти-әнисе күп уенчыклар бүләк итте. Шуларның берсе – чикләвек вата торган агач солдат – Чиртләвек иде. Ул уенчыкны Марига бирделәр. Әтисе:

– Чиртләвекны махсус Марига бирдем. Ул бераз имгәнгән, аны хәстәрләргә кирәк. Маридан булыр бу, – диде.

Кыз уенчыкның яраларын карады. Ул агарынган, әмма елмая иде.

– Аһ, минем сөйкемле Чиртләвегем,– дип пышылдады кыз, – мин сине кайгыртырмын, ышан миңа!

Мари Чиртләвекны бик яратты. Ул аның белән йоклады, башка беркемгә дә аңа кагылырга рөхсәт итмәде. Ниһаять, кыз явыз тычканнардан курыкмыйча йоклый алачак иде. Югыйсә алар гел Мариның караватына менә һәм аны куркыта иделәр.

Кыз остаздан яңа уенчыгының яраларын төзәттерде. Чиртләвек кызга бик рәхмәтле иде. Бер көнне ул рәхмәт йөзеннән кызга ярдәм итәргә булды. Моның ничек булганын бераздан белерсез.

Слова и выражения

  • зур шатлык көтә иде – ждала большая радость
  • чикләвек вата торган агач солдат – деревянный солдат, щёлкающий орешки
  • махсус – специально
  • бераз имгәнгән, аны хәстәрләргә кирәк – немного ушибся, надо его выходить
  • Маридан булыр бу – Мари справится с этим
  • агарынган – побледнел
  • сөйкемле – милый
  • сине кайгыртырмын – буду тебя беречь
  • кагылырга рөхсәт итмәде – не разрешала прикасаться
  • Кыз остаздан яңа уенчыгының яраларын төзәттерде. – Девочка попросила мастера залатать раны своей новой игрушки

***

Бер көнне шкафтан тавыш ишетелде:

– Взвод, тезелеп бас! Тезелеп бас! Көрәш бара! Көрәш бара!

– Аһ, бу бит минем музыкаль тартмам! – дип исенә төшерде кыз.

Шкафта ниндидер ут кабынды. Анда кемдер йөри иде. Бу уенчыклар икән. Алар алга-артка кулларын болгап каядыр баралар.

Чиртләвек та сикереп торды да аларга кушылды һәм:

– Акылсыз тычкан полкы! Гамьсез тычкан полкы! – дип җырлады.

Кечкенә кылычын алды да аны һавада болгады:

– Әй сез, вассаллар, дус һәм кардәшләрем! Авыр сугышта минем яклы булырсызмы?

– Әйе, илбашчыбыз, без сезгә кабергә кадәр тугры! Безне көрәшкә алып барыгыз – я җиңүгә, я үлемгә!

Алар Чиртләвек артыннан чапты һәм югары киштәдән идәнгә сикерде. Аларга сикерергә дә була иде: киемнәре бәрхет-ефәктән, гәүдәләре мамык һәм опилкадан тутырылган Чиртләвек сикерсә, аның аяк-куллары сынар иде. Аска кадәр ике фут ара иде. Ә ул шундый кечкенә.

Мариның курчагы Клерхен каһарманны күкрәгенә кысты һәм:

– Илбашчысы, сез әле яралы, сезгә сугышырга ярамый, – диде. Әмма Чиртләвек аның кочагыннан чыкты да:

И гүзәл зат! Сугыш кырында да мәрхәмәтегезне онытмам! – диде, тезләнде һәм Мари бүләк иткән тасманы Клерхенның кулына бәйләде.

Шуннан соң Чиртләвек идәнгә сикерде. Ә анда бер көтү тычканнар йөри иде!

Көрәш бик явыз барды. Әле бер як, әле икенче як җиңде. Менә тычканнар патшасы Чиртләвек янына килде дә җиңүле тавыш белән кычкырды.

Мариның һушы китте.

– И минем бичара Чиртләвегем! – дип кычкырды ул һәм кычкырып елый башлады. Аягыннан туфлиен салды да тычканнар көтүенә ташлады.

Икенче көнне кыз аңына килде. Ул барлык булган хәлләрне әти-әнисенә сөйләде. Әмма аңа беркем ышанмый иде.

– Нинди мөмкин булмаган нәрсәләр сөйли ул? Акылдан язган! Авырый ул! – дип кыз янына табиб чакырдылар. Әмма кыз һаман үз сүзендә булды.

Слова и выражения

  • музыкаль тартмаммоя музыкальная шкатулка
  • алга-артка кулларын болгап – вперёд и назад размахивая руками
  • каядыр баралар – куда-то идут
  • кылычын свой меч
  • илбашчыбызнаш лидер, повелитель
  • кабергә кадәр тугры – верны до могилы
  • киемнәре бәрхет-ефәктән – одежды из бархата да шёлка
  • опилкаданиз опилок
  • каһарманны күкрәгенә кысты – прижала героя к груди
  • яралы – рана (раненый)
  • И гүзәл зат! – О прекрасная барышня!
  • мәрхәмәтегезне онытмам – не забуду ваше милосердие
  • тасманы – ленту
  • һушы китте – упала без чувств
  • аңына килде – пришла в себя

ҖИҢҮ

Куркыныч көрәштән соң Чиртләвек тагын яраланган иде. Кыз үзе өчен түгел, яңа дусты өчен кайгырды. Аңа тагын да игътибарлырак булды.

Берничә көннән Марины почмактан килгән тавышлар уяттылар. Бу тагын тычканнар тавышы иде. Иң олы тычкан, патша тычкан, тишектән көчкә чыкты да Мариның өстәленә менде.

– Миңа бөтен кәнфит, бөтен шикәрләреңне бир. Югыйсә Чиртләвекны кимерәм! – дип янады. Кыз моны әнисе яисә башкаларга әйтмәкче иде. Әмма кем аңа ышансын?

Кыз шуны белә иде – Чиртләвекны коткарыр өчен ул барысына да әзер. Кыз шикәр-кәнфитләрен өске киштәдән аскы киштәгә күчерде. Икенче көнне алар берсе дә юк иде инде. Кыз бик каты елады. Аның шундый матур, шундый тәмле ризыкларын тычканнар ашый – нинди кайгы! Шулай да Мари болай эшләгәненә үкенмәде, чөнки бу аның дустын коткарачак.

Тик тычкан патшасына баллы ризыклар гына җитмәде. Ул кыздан китапларын, иң матур күлмәген сорады. Кыз кайгыга батты һәм тычканның таләпләрен Чиртләвекка сөйләде. Шунда уенчыкның күзләре ачылды һәм:

– И мадмуазель, минем тугры дустым! Мин сезгә бик бурычлы! Минем хакыма китап һәм күлмәкләрегезне корбан итмәгез. Миңа кылыч табыгыз, кылыч. Калганын мин үзем хәл итәрмен, – дип җавап кайтарды ул кызга. Чиртләвек шулай диде дә, аның күзләре яңадан йомылды.

Марига Чиртләвекның гаскәре кылыч табарга ярдәм итте. Дусты кызга тыныч йокларга киңәш бирде. Әмма ничек тыныч йоклап булсын ди! Якын дустың төнлә сугышта булганда йокы беркемгә дә керми инде ул.

Кыз төнлә хәбәрләр көтеп ятты. Бервакыт бүлмәгә кулы яраланган, канаган Чиртләвек керде.

– И гүзәл зат! Сез мине каһарман иттегез. Сезне кимсетергә җөрьәт итүче тычканнар патшасын җиңдем. Ул үз канында батты!– диде ул кызга һәм тычканнар патшасының җиде башыннан салдырган җиде таҗын Марига тапшырды. Ул тагын болай дип өстәде:

– Мәрхәмәтле туташ, сезгә курчаклар патшалыгын күрсәтергә рөхсәт итегез!

Слова и выражения

  • куркыныч төштән соң – после страшного сна
  • тагын да игътибарлырак – более внимательно
  • почмактан килгән тавышлар уяттылар – разбудили слышавшиеся с угла звуки
  • бөтен шикәрләреңне – все сладости
  • кимерәм – загрызу
  • барысына да әзер – готов на всё
  • үкенмәде – не жалел
  • кайгыга батты – впал в отчаяние
  • тычканның таләпләрен – требования мыши
  • минем тугры дустым – мой верный друг
  • бурычлы – обязан, в долгу
  • минем хакыма – ради меня
  • корбан итмәгез – не жертвуйте
  • калганын мин үзем хәл итәрмен – остальное я решу сам
  • гаскәр – войско
  • киңәш бирде – посоветовал
  • йокы керми – не может уснуть
  • Сезне кимсетергә җөрьәт итүче тычканнар патшасын җиңдем. – Победил короля мышей, осмелмвшегося вас оскорбить.
  • җиде таҗын – семь корон
  • сезгә курчаклар патшалыгын күрсәтергә рөхсәт итегез – позвольте показать вам королевство игрушек

КУРЧАКЛАР ПАТШАЛЫГЫ

Мари Чиртләвек белән барырга риза булды. Курчаклар патшалыгына барырга сез дә каршы булмас идегез дип уйлыйм мин, балалар.

– Алйса, – диде Чиртләвек,– мин иң якын, әмма бик уңайлы булмаган юлны сайлыйм.

Алар иске кием шкафы янында туктады. Гадәттә йозакка бикләнгән ишекләр ачык иде. Аннан әтисенең төлке туны күренде. Чиртләвек тунның бер җебеннән тартты да, аннан бик якты ут агылды.

Мари һәм аның дусты тун җиңенә керделәр һәм бер аланда пәйда булдылар.

– Без кәнфитләр аланында, – диде Чиртләвек. – Ә хәзер теге капка янына барыйк.

Бу капка гади түгел иде. Ул бал-шикәрдән, йөземнән ясалган иде. Монда бар нәрсә дә балдан-шикәрдән ясалган иде.

Аннары Чиртләвек кызны урманга алып барды. Монда барлык агачлар да мишура, шарлар белән бизәлгән иде.

– Аһ, могҗиза бит бу! – диде Мари сокланып.

– Без Раштуа урманында, – дип аңлатты Чиртләвек. Ул ике-өч тапкыр кул чапты, һәм яннарына аучы, көтүче кыз һәм малайлар килде. Алар шулкадәр ак иде, әйтерсең, шикәрдән ясалган. Кыз-малайлар Марига алтын кәнәфи китерде, өстенә кактан ясалган мендәр куйды һәм утырырга кушты. Мари өчен урманда яшәүчеләр балет биеде. Бу курчак балетының биючеләре икән. Алар һәр очраган кешегә бииләр ди. Кызга да бу бик ошады.

Аннары дуслар бик хуш исле елга ярыннан бардылар.

– Бу Әфлисун елгасы. Әмма аның киңлеге дә, тәме дә Лимонад елгасына җитми. Ә ул елга Сөт күленә ага, дип сөйләде Чиртләвек.

Алар шул елгага китте. Анда яр буенда кешеләр баллы балык тота һәм шунда ук ашап бетерә иде. Ә ерактарак чиркәү, йортлар, амбарлар күренде. Бу Прәннек авылы икән.

– Без анда бармыйбыз. Андагы халык бик усал, чөнки аларның гел тешләре авырта, – диде Чиртләвек кызга.

Аннары Чиртләвек кызны курчаклар патшалыгының башкаласына алып килде. Монда шулкадәр матур, шулкадәр тыныч һәм күңелле иде. Мари анда күптәннән таныш кебек булган күл күрде.

– Бу бит миңа абый ясарга теләгән күл! – диде ул.

– Юк, диде Чиртләвек. Бу син үзең уйлап чыгарган күл...

***

Мари югарыдан егылып төште һәм күзләрен ачты. Ул караватында ята иде. Янында әнисе басып тора.

– Шулкадәр йокларга ярыймы инде? – диде ул. Иртәнге аш күптән өстәлдә.

Кадерле тыңлаучыларым. Сез аңладыгызмы инде, уйнаганда йокыга киткән Марины курчаклары өенә кайтарганнар.

– Аһ әни, бу төндә мин кайда гына булмадым! Нинди генә могҗизлар күрмәдем! – диде кыз һәм әнисенә барысын да сөйләп бирде.

– Син, балам, бик озын һәм бик матур төш күргәнсең, – диде аңа әнисе.

Шуннан кыз күргәннәрен әтисенә сөйләде. Ул үзенең сәяхәтләре, маҗаралары төштә түгел, чынлыкта булганын белә иде. Әмма әтисе дә, әнисе дә – беркем дә аңа ышанмады.

Менә шулай, хөрмәтле тыңлаучыларым. Кечкенә кыз Мари һәм аның агач дусты Чиртләвек, һәм тычканнар патшасы белән шундый хәлләр булды. Ә сез моңа ышанасызмы?

Слова и выражения

  • риза булды – согласилась
  • каршы булмас идегез – были бы непротив
  • бик уңайлы булмаган юлны сайлыйм – выбирая не очень удобную дорогу
  • төлке туны күренде – показалась лисья шуба
  • якты ут агылды – полился яркий свет
  • тун җиңенә керделәр һәм бер аланда пәйда булдылар – вошли в рукав шубы и оказались на лугу
  • капка гади түгел – ворота не простые
  • бал-шикәрдәниз мёда да сахара
  • йөземнән ясалган – сделан из изюма
  • кул чапты – похлопал
  • алтын кәнәфи китерделәр – принесли золотое кресло
  • кактан ясалган мендәр – сделанная из пастилы подушка
  • хуш исле – ароматный
  • Әфлисун елгасы – Апельсиновая река
  • киңлеге – ширина
  • Сөт күленәв Молочное озеро
  • баллы балык тота – ловят сладкую рыбу
  • Прәннек авылы – деревня Пряник
  • башкаласын – столицу
  • күптәннән таныш кебек булган – будто давно знакомый
  • югарыдан егылып төште – упала с высоты
  • курчаклары өенә кайтарганнар – куклы отнесли домой
  • сәяхәтләре, маҗаралары – путешествия, приключения

*****

Понравился знакомый сюжет на татарском? Советуем почитать также эти тексты:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Чиртләвек

Тест: Чиртләвек

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG