Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кар патшабикәсе (Снежная королева) – Һанс Христиан Андерсен


Как же хочется волшебных сказок! В последние дни этого года мы решили почитать известную сказку Андерсена – Снежную королеву, которую перевели специально для наших подписчиков. Читайте, слушайте аудиосказку, переводите слова и проходите интересный тест!

Кар патшабикәсе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:12:04 0:00
йөкләү

Бер зур шәһәрдә ике кечкенә хәерче бала яши иде. Алар туганнар түгел иде, әмма бер-берсен бертуганнар кебек яраталар иде. Аларның исемнәре – Кай һәм Герда иде. Алар бер-берсенә тәрәзәдән генә йөриләр иде.

Кыш көне урамда кар очканда әби аларга әкиятләр сөйли иде.

– Бу ак бал кортлары оча! – дия иде.

– Аларның патшабикәсе бармы? – дип сорый иде малай. Чын бал кортларының патшабикәсе барлыгын ул белә иде.

– Бар! Кар бөртекләре аны әйләндереп алалар, шуңа ул күренми. Ул еш кына шәһәр буйлап очып йөри һәм тәрәзәләргә карый.

– Күрдек, күрдек! – диләр балалар һәм боларның чынбарлык икәненә ышаналар.

– Ә Кар патшабикәсе монда керә аламы? – дип сорады кыз.

Кереп кенә карасын! – диде малай. – Мин аны җылы мичкә утыртам, эри дә бетә!

Кичен Кай йокларга ятар алдыннан урындыкка басты һәм тәрәзәдән карады. Урамда кар бөртекләре оча иде. Аларның берсе чәчәкле тартмага төште һәм үсә башлады. Тиздән ул хатынга әверелде. Аның өстендә меңләгән кар бөртекләреннән тегелгән ак челтәр барлыкка килде. Ул шулкадәр гүзәл, назлы, ап-ак боздан ясалган иде! Күзләре йолдыз кебек ялтырыйлар, әмма аларда җылылык та, юашлык та юк иде. Хатын малайны үзенә чакырды. Малай курыкты, урындыктан төште һәм тиз генә урынына ятты.

Слова и выражения

  • хәерче – бедный
  • урамда кар очканда – когда на улице летал снег
  • бал кортлары – пчёлы
  • патшабикәсеего/её/их королева
  • кар бөртекләре – снежинки
  • әйләндереп алалар – окружают
  • чынбарлык – истина
  • Кереп кенә карасын! – Пусть только попробует!
  • әверелде – превратился
  • меңләгән – тысячи
  • –нән тегелгән челтәриз чего–либо сотканная
  • юашлык – смиренность, кротость​

Икенче көнне бераз җылытты. Тиздән яз җитте. Кояш балкыды, чәчәкләр атты, түбәләр астында карлыгачлар күренде.

Кай һәм Герда рәсемле китап карап утыралар иде.

– Ай! – дип кинәт кычкырды малай. – Минем йөрәгем чәнчеде, һәм күземә нидер керде!

Кыз аның күзенә карады, әмма анда берни юк иде.

– Чыккандыр! – диде малай.

Әмма чыкмаган иде шул. Аның йөрәгенә һәм күзенә көзге кыйпылчыгы эләккән иде. Бу көзгедә бар бөек һәм яхшы нәрсәләр файдасыз һәм җирәнгеч булып күренәләр. Ә усаллык тагын да көчлерәк күренә. Бичара Кай! Хәзер аның йөрәге боз кисәгенә әйләнергә тиеш иде! Күзенең һәм йөрәгенең авыртуы бетте, әмма кыйпылчыклар әле дә чыкмады.

– Ник елыйсың син, Герда? – дип сорады малай кыздан.– Нинди кыяфәтсез син хәзер! Нинди кәкре чәчәк! Нинди гамьсез гөлчәчәкләр! – дип кычкырды ул һәм ике чәчәкне өзде.

– Кай, нишлисең син? – дип гаҗәпсенде кыз.

Малай үзен бик начар тота башлады. Кыз аңа китап алып килсә, аларны укымады, бәбиләр өчен, диде. Әбинең әкиятләрен тыңламады, гел бәхәсләште. Моннан тыш, әбине үчекли башлады. Тиздән малай бөтен күршеләрне үчекләргә өйрәнде. Аларның кимчелекләреннән көлде.

Уеннары да үзгәрде хәзер малайның. Лупа аркылы Гердага кар бөртекләрен күрсәтте ул. Алар чәчкәләргә охшаган иделәр.

– Бу чәчәкләр чын чәчәкләргә караганда матуррак,– диде Кай.

Бөр көнне Кай малайлар белән мәйданда уйнады. Кинәт мәйданда зур ак чаналар пәйда булды. Аларда ак тунга төренгән бер кеше утыра иде. Кай шунда ук үз чаналарын шул зур чанага бәйләде. Зур чана мәйданнан чыкты да күздән югалды.

Слова и выражения

  • түбәләр астында карлыгачлар күренде – под крышами стало видно ласточек
  • рәсемле китап – книга с картинками
  • йөрәгем чәнчеде – кольнуло в сердце
  • көзге кыйпылчыгы эләккән – попал осколок зеркала
  • бөек – великий
  • файдасыз – бесполезный
  • җирәнгеч – противный, неприятный
  • кыяфәтсез – невзрачный
  • гамьсез гөлчәчәкләр – невзрачные розы
  • бәхәсләште – спорил
  • үчекли башлады – начал дразнить
  • кимчелекләреннән көлде – смеялся над недостатками
  • лупа аркылы – через лупу
  • чаналар пәйда булды – появились санки
  • ак тунга төренгән – укутанный в белую шубу

Кай бик курыкты. Үзенең чаналарын ычкындырырга тырышты. Әмма булдыра алмады. Чаналар аны алып киттеләр.

Кайның кая киткәнен беркем дә белмәде. Аны уйлап күп күз яшьләре түгелде. Кайны үлгәндер дип уйладылар.

Менә яз җитте, кояш чыкты.

– Кай үлде, башка кайтмас,– диде Герда.

– Ышанмыйм! – диде кояш нуры.

– Ул үлде һәм башка кайтмаячак! – дип кабатлады кыз карлыгачларга.

– Ышанмыйбыз! – дип җавап бирделәр кошлар.

Соңыннан Герда үзе дә моңа ышанмый башлады.

– Яңа кызыл башмакларымны киим дә Кай турында елгадан сорап кайтыйм, – дип уйлады кыз.

Иртән ул әбисен үпте, кызыл башмакларын киде дә ялгызы елгага китте.

– Син чыннан да минем дустымны үзеңә алдыңмы? – дип сорады Герда. – Мин сиңа кызыл башмакларымны бүләк итәм, ә син миңа аны кайтар.

Кыз башмакларын суга салды. Әмма елга аларны алырга теләмәде, кире яр буена чыгарды. Кыз башмакларын кирәк кадәр ерак атмады дип уйлады. Шуңа ул көймәгә утырды. Көймә аны еракка, еракка алып барды.

Герда бик курыкты, елады, кычкырды.

– Бәлки, елга мине Кай янына алып барадыр? – дип уйлады Герда.

Менә ул гүзәл чия бакчасына килде. Анда салам түбәле, кызыл һәм зәңгәр тәрәзәле йорт бар иде. Ишекләр янында ике агач солдат тора иде. Кыз йорт янына якынрак килде. Аннан карт, таякка атланган бер хатын чыкты.

– Ах син бичара кыз! – диде ул. – Ничек болай ерак йөздең син?

– Мондый сөйкемле кызым булуын күптәннән тели идем инде мин, – диде карчык, үзе кызның чәчләрен тарады. Чәчен тараган саен Герда Кай турында онытты.

Күп көннәр Герда карчыкның өендә яшәде. Аның гөлләр бакчасында уйнады ул. Әмма һәрвакыт кемдер җитми сыман тоелды.

Бер көнне кыз җиргә ятып елады. Аның күз яшьләре төшкән урында гөлчәчәкләр үсте. Герда аларга карады да Кайны исенә төшерде.

– Сез Кайның кайда икәнен беләсезме? – дип сорады ул гөлчәчәкләрдән. – Ул үлгәндер инде.

– Ул үлмәде, – дип җавап бирде чәчәкләр.

Кыз Кай турында бүтән чәчәкләрдән сорап чыкты. Әмма берсе дә малайны күрмәгән.

Герда башка көтмәскә булды. Күгәргән йозакны тиз ачты ул һәм карчыкның өеннән кача алды.

Кыш җитте. Карда Герда янында бер карга сикереп йөри иде. Озак карап торды ул кызга һәм:

– Кар-кар! Сәлам! – диде карга һәм кыздан нишләп йөргәнен сорады. Кыз аңа барысын да сөйләде.

Карга уйланып башын чайкады.

– Бәлки! Бәлки!

– Ничек? Чынмы? – дип кычкырды кыз һәм карганы кочаклады.

– Тыныч бул, тыныч бул! – диде карга. – Бу Кай булгандыр дип уйлыйм. Әмма хәзер ул синең турыда оныткандыр. Ул принцесса белән яши.

Карга Гердага бөтен күргәннәрен сөйләде.

– Без синең белән йөргән патшалыкта принцесса яши. Шулкадәр акыллы! Дөньядагы бөтен газеталарны укыды һәм анда язылган бөтен нәрсәне дә онытты. Менә шулкадәр акыллы! Менә бер көнне аның кияүгә чыгарга теләгәне турында игълан иттеләр.

Икенче көнне газеталарда белдерү чыкты. Теләгән һәр яшь егеткә принцесса янына килергә рөхсәт ителде. Аларның берсен принцесса сайларга тиеш иде.

Өченче көнне сарайга кыска буйлы, хәерче киенгән бер егет килде.

– Кай бу! Мин таптым аны! – дип сөенде Герда. – Миңа сарайга керергә ярдәм ит!

– Әйтүе җиңел,– диде карга,– эшләве авыр. Мин кәләшем карга белән киңәшермен, ул ярдәм итәр.

– Кай, тавышымны ишеткәч, яныма йөгереп килер.

Слова и выражения

  • кояш нуры – луч солнца
  • кайтарздесь: верни
  • кире яр буена чыгарды – вынес обратно на берег
  • кирәк кадәр ерак атмады – кинул не достаточно далеко
  • салам түбәле – с соломенной крышей
  • күгәргән йозак – ржавый замок
  • игълан иттеләр – объявили
  • белдерү чыкты – вышло объявление
  • кыска буйлы – низкорослый

Карга кызны үзе яшәгән сарайга алып керде. Монда ул берничә көн яшәде. Аны ашаттылар, матур киемнәр, тун киерттеләр, атлар бирделәр. Герда берничә көннән тагын Кайны эзләргә китте.

Герда караңгы урманга керде. Кыз утырган карета шулкадәр ялтырый иде, ул юлбасарларны бик кызыктырды.

– Алтын! Алтын! – дип кычкырды алар.

– Нинди таза кыз! – диде бер карт юлбасар хатын. – Тәмледер бу, – диде һәм пычак чыгарды. Әмма аның кызы әнисен колагыннан тешләде һәм Гердага ярдәм итте.

– Без аның белән уйнаячакбыз, – диде кечкенә юлбасар кыз. – Ул миңа үзенең бишмәтен, күлмәген бирәчәк.

Кызлар икесе каретага утырдылар һәм юлбасарлар сараена киттеләр. Сарай уртасында учак яна иде. Учакта куян һәм башка җәнлекләрнең итләре пешә иде.

Йокларга яткач, юлбасар кыз Кай турында сөйләргә кушты. Герданың сөйләгәнен читлектәге күгәрченнәр ишетте.

– Гөр-гөр! Без Кайны күрдек! Ул Кар патшабикәсе чанасында утыра иде. Кар патшабикәсе безнең оябызга өрде, бездән башка барысы да үлделәр.

– Ә кая китте соң Кар патшабикәсе?

– Лапландиягәдер. Анда бит мәңгелек кар һәм боз. Төньяк боланыннан сора.

Икенче көнне кечкенә юлбасар кыз Герданы болан өстенә утыртты һәм яшерен генә Кай артыннан җибәрде.

Болан караңгы бер өйдә туктады. Монда бер карчык яши иде. Ул кызга бер фин хатынының адресын язып бирде. Ул кеше Кар патшабикәсе кайда яшәгәнен белә иде, диде карчык.

Болан һәм Герда фин хатыны янына бардылар. Ул киштәдән төрелгән кәгазьләр алды һәм озак итеп укыды. Ул күрәзәче иде.

– Кай чыннан да Кар патшабикәсендә. Әмма ул бик канәгать. Сәбәбе – аның йөрәгендә һәм күзләрендә булган көзге кыйпылчыклары. Аларны алырга кирәк.

– Ә син Герданы һәркемнән дә көчлерәк итә аласыңмы?

– Булганнан да көчлерәкме? Ул инде болай да бик көчле. Аңа кешеләр һәм җәнлекләр хезмәт итә. Ул бит яланаяк ярты дөньяны әйләнеп чыккан. Аның көче олы йөрәгендә. Син кызны Кар патшабикәсе сараена илт һәм кызыл җиләкле куак янында калдыр.

Герданы сарайда Кар патшабикәсенең солдатлары каршы алды. Алар гамьсез керпе, йөз башлы елан, таза аюларга охшаган иделәр. Алар барысы да кардан ясалган иделәр.

Әмма Герда курыкмыйча буранга каршы барды да барды.

Ә Кай ул вакытта Герда турында уйламый да иде.

Сарайда бөтен нәрсә дә кардан ясалган. Монда беркем дә көлми, беркем биеми, беркем елмаймый. Салкын һәм буш. Иң зур карлы бүлмәдә каткан күл бар иде. Күл уртасында Кар патшабикәсе утыра иде.

Кай да монда иде. Ул салкыннан кара янган, әмма үзе моны сизми иде. Патшабикәнең үбүе аны хиссез иткән. Малайның йөрәге боз кисәге сыман булган.

Бераздан Кар патшабикәсе сарайдан чыгып китте. Кай үзе генә иде. Ул бозга карый да уйлый, һаман уйлый иде. Әйтерсең, тере түгел иде ул.

Шул көнне Герда Кай янына килде. Бер күрүдә таныды ул аны һәм муенына сарылды.

– Кай, сөекле Кай! Ниһаять, мин сине таптым!

Әмма малай элекке кебек хәрәкәтсез утыра бирде. Шулвакыт Герда елый башлады. Аның кайнар яшьләре малайның күкрәгенә тамды, йөрәгенә керде, боз кыйпылчыгын эретте. Кай Гердага карады һәм кинәт елмайды.

– Герда, сөекле Герда! Кайда булдың син болай озак? Мин үзем кайда идем? Монда шундый салкын, шундый буш.

Алар сарайдан киттеләр. Юлларында язгы чәчәкләр атты, чирәм яшелләнде. Моннан соң аларның күңелләрендә һәрвакыт җәй булды.

Слова и выражения

  • тун киерттеләр – надели шубу
  • юлбасар хатын – разбойница
  • киштәдән төрелгән кәгазьләр алды – взял с полки свёрнутые бумаги
  • күрәзәче – ясновидящая
  • хезмәт итә – служит
  • яланаяк ярты дөньяны әйләнеп чыккан – обошёл босиком пол мира
  • илт – отнеси/отвези
  • җиләкле куак – ягодный куст

***

Надеемся, что вам понравилась сказка, и вы дочитали её до конца :)
Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Вам также могут понравиться и эти сказки:​

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Кар патшабикәсе

Тест: Кар патшабикәсе

Сынау

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся в следующем году, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG