Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспортебнадзор Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда тикшерүне көчәйтә


Роспотребнадзор "кайнар линия" ача һәм коронавирустан саклану кагыйдәләрен бозу турында аның аша җиткерелгән хәбәрләрне тикшерәчәк.

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында Татарстанда коронавирустан саклану кагыйдәләрен бозуларны тикшерү көчәячәк. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде. Аның сүзләренчә, кешеләр кагыйдә бозулар турында "кайнар линия" номерына хәбәр итә алачак.

"Яңа ел корпоративлары иминлек сакланган урыннарда үткәрелергә тиеш. Эш урыннарында оештырырга ярамый. Әгәр кагыйдә бозу очраклары булса, 21 декабрьдә ачылачак "кайнар линия" номерына җиткерергә мөмкин булачак. Аның номерын дүшәмбе хәбәр итәрбез. Безгә халык күп җыела торган чараларда кагыйдә бозу очраклары турында җиткерергә була. Бу яңа ел концертлары, чыршы бәйрәмнәре, мәйданчыклар һәм корпоративларга кагыла. Кагыйдә бозу турында телефон аша җиткергәннән соң тиешле чаралар күреләчәк. Әгәр дә кагыйдә бозу очрагы фото, видеога теркәлсә – тагын да яхшы. Моның өчен шалтыраткан кеше үзенең контактларын калдырырга тиеш. Без ул кешедән кагыйдә бозуны белешә алачакбыз. Тикшерүне без киметмибез. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында барыбыз да эшләячәкбез. Урыннарга бригадалар белән чыгып тикшерүләр узачак", диде Авдонина.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусны рәсмән тагын 97 кеше йоктырган. Бер көн эчендә өч кешенең COVID-19дан үлеме турында хәбәр итә стопкоронавирус.рф сайты. Рәсмиләр мәгълүматларында, үлемнәр саны 170кә җитте.

Башкортстанда рәсмән 159 яңа очрак теркәлгән. Узган тәүлектә анда да өч кеше үлүе хәбәр ителә. Корбаннар саны 117гә җитте диелә.

Стопкоронавирус.рф узган тәүлектә Русиядә 28 552 кеше коронавирус йоктырганын, 611 кеше үлгәнен белдерә. Пандемия башланганнан бирле илдә 49 762 кешенең гомере өзелгән. Болар барысыда рәсми саннар.

XS
SM
MD
LG