Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура "Дадин маддәсе" нигезендә хөкем ителүче Юлия Галяминага өч ел төрмә сорый


Юлия Галямина
Юлия Галямина

Мәскәүдә муниципаль депутат Юлия Галяминаны урам чаралары уздыру кагыйдәләрен күп тапкыр бозуда гаеплиләр.

Мәскәүнең Тверская мәхкәмәсендә муниципаль депутат, оппозиция активисты Юлия Галямина эше карала.

Мәхкәмә бинасы янына Галяминага теләктәшлек күрсәтергә йөзгә якын кеше килде. Алар арасында Мәскәү шәһәр думасы депутатлары Михаил Тимонов һәм Евгений Ступин, "Мәскәү эше" фигурантлары Константин Котов һәм Сергей Абаничев, ОВД-Инфо координаторы Алла Фролова, Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Марина Литвинович, Мәскәү муниципаль депутатлары Илья Азар, Елена Филина, Андрей Морев һәм Сергей Цукасов бар дип хәбәр итте "Свободу России" Telegram-каналы.

РБК хәбәр иткәнчә, прокуратура Юлия Галяминаны өч елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган.

"Дадин маддәсе" нигезендә аңа биш елга кадәр төрмә яный иде.

Мәхкәмәгә берничә көн кала Юлия Галяминаның тарафдарлары аны яклап флешмоб башлады – төрле телләрдә "Азатлык" сүзен язып, интернетта урнаштырдылар. "Коллегабыз Юлия Галямина мәхкәмәсе тиздән тәмамланачак. Аңа, иң яхшы очракта, алты йөз мең сумнан алып бер миллион сумга кадәр штраф яный. Иң начар очракта – биш ел төрмә. Юлияне рәссамнар, шагыйрьләр яклады. Хәзер лингвистлар чираты", дип язаган иде флешмоб авторлары.

Галямина Русия конституциясенә үзгәрешләр кертүгә каршы "Мәңгелек Путинга – юк!" чарасында 15 июльдә тоткарланды. Ул төп канунга үзгәрешләр кертүгә каршы тавыш бирүгә чакыручы "Нет!" комитетын оештыручыларның берсе иде. Аннан алда Галямина Русиянең төрле төбәк депутатлары исеменнән конституциягә үзгәртүләр кертү турында халыкка мөрәҗәгать авторы да булды.

Азатлык белән әңгәмәсендә депутат "Максатка юл күп адымнардан тора. Мөрәҗәгать – шул адымнарның берсе. Конституциягә үзгәрешләр кертүгә, Путинның мөддәтләрен нольләштерүгә, гомумән бу хәлләргә карата җәмгыятьнең мөнәсәбәтен үзгәртүгә таба бер адым" дип сөйләгән иде.

Урамда иҗтимагый чараларны оештыру һәм уздыру кагыйдәләрен күп тапкырлар бозу турында маддә Русия Җинаять кодексында 2014 елда барлыкка килде. Беренче булып бу маддә нигезендә 2015 елда Илдар Дадин хөкем ителде. Шуннан соң җәмәгатьчелек бу маддәне "Дадин маддәсе" дип атый башлады. Дадин 2017 елда иреккә чыкты.

XS
SM
MD
LG