Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиядәге соңгы ике баш консуллыгын ябарга карар иткән


Владивостокта АКШ баш консуллыгы бинасы
Владивостокта АКШ баш консуллыгы бинасы

Бу карар АКШның Русиядәге дипломатик миссиясе эшен оптимальләштерү өчен кабул ителгән диелә.

Америка дәүләт секретаре Майк Помпео АКШның Владивостоктагы баш консуллыгын ябарга һәм Екатеринбурдагы баш консуллыгын туктатып торырга карар иткән. Бу хакта ТАССка Дәүләт департаменты вәкиле хәбәр иткән.

Бу АКШ дипломатик миссиясенең Русиядә имин һәм ышанычлы эшен тәэмин итү кысларында эшләнгән эш. Дәүләт департаменты вәкиле сүзләренчә, "АКШның Русиядәге баш консуллыклары турында карар АКШның Русиядәге дипломатик миссиясе эшен оптимальләштерү өчен кабул ителгән".

Элегрәк консуллыкларның ябылуы турында АР хәбәр иткән иде. Басма мәгълүматынча, бу Русия хакимиятенең 2017 елда Америка дипломатик миссияләре хезмәткәрләре санын киметү белән бәйле. Шулай итеп, Русиядә АКШның бердәнбер дипломатик вәкиллеге булып Мәскәүдәге илчелеге калачак.

Баш консуллыклардагы дипломатлар (10 кеше) Мәскәүгә Америка илчелегенә күчәчәк. Башка хезмәткәрләр (33 кеше) эшләреннән алыначак дип тә әйтелә.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Русиядә АКШның ике баш консуллыгы ябылу ике ил мөнәсәбәтләрен тагын да начарайта алмый дип белдергән иде.


XS
SM
MD
LG