Accessibility links

Кайнар хәбәр

Метшин җәмәгать транспорты реформасы уңышсыз булуын таныды


Бер ел эчендә Казанда өч автобус һәм өч трамвай янган.

Казан мэры Илсур Метшин җәмәгать транспорты реформасының уңышсыз булуын таныды. Бу хакта ул бүген шәһәр хакимияте киңәшмәсендә белдерде. Метшин хакимияткә килгәч җәмәгать транспорты реформасы игълан итеп, транспортларны яңарткан иде. Бүген ул бу эшне "зәңгәр ялкын" булып януга тиңләде.

"Пазик", "Газель"ләрне җирләп куйганнан соң, җәмәгать транспортында безнең өчен беренче урында иминлек торды. Казанның алдынгы тәҗрибәсен өйрәнергә төрле шәһәрләрдән килделәр. 12 ел узып програмны тормышка ашырганнан соң, без зәңгәр ялкын булып яна башладык. Шөкер, кобраннар юк", диде Метшин.

Быел Казанда барлыгы алты транспорт – өч автобус һәм өч трамвай янган. Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сүзләренчә, хәзер транспортта җылыту системы алыштырыла башлаган. Ләкин Метшинны мондый җавап канәгатьләндермәде.

"Без бу мәсьәләне аңлатыр өчен матбугат вәкилләрен чакырдык. Син нәрсә сөйлисең? Нинди җылыту әйберләре? Төгәл итеп әйтергә кирәк. Инде унынчы тапкыр җылыту системы турында чәйнисең. Автобус һәм трамвайлар өчен җаваплы комиссия нәрсә хәл итте? Нәрсә эшләячәксез? Әйдә, акыллы сүзләрдән башка әйт", диде Метшин.

Илдар Шакиров техник хезмәт күрсәтү һәм өстәмә җиһаз сатып алуда кимчелекләр булуын әйтте. Хәзер барлык җитәкчеләрнең дә премиясе киселгән, техник кулланылыш бүлеге белгеченнән алып оешма җитәкчесенә кадәр җәза алган.

"Мин прокуратурадан күрелгән чараларның җитәрлек булуын тикшерүен сорыйм. Янгын чыккан автобуслар 850 мең чакрым юл узган. Андагы җиһаз 600 мең чакрымнан соң ныклап төзекләндерелергә тиеш иде. Кеше иминлеге хакына экономия булырга тиеш түгел. Һәр тиенне санауларын хуплыйм. Транспорт оешмаларына җиңел түгел, һәр өченче юлчы ташлама белән йөри. Әмма кеше иминлеге хакына моны эшләргә ярамый, Аллаһ сакласын. Сүз моторны ныклап төзекләндерү турында бармый, бу эш миллион сум тормый. Кулланылыш вакыты чыгу белән аны алыштырырга кирәк. Хурлык һәм оят! Бездә Дәүләт шурасында ике депутат бар. Әфсән Галләмовның өч трамвае янды. Шул ук әйбер Альберт Мөхәммәтшинга кагыла, ПАТП-2дә ике автобуста ут чыкты. Бу бик гади аңлатыла. Автобус 600 мең йөрер урынга 850 мең чакрым йөргән. Без бу җылылыкны тикшереп йөрергә тиешме? Бер җитәкче дә, депутат та үз урыннарында мәңгелек утырырга килмәгән. Тәртип булдырыгыз, яки битараф булмаган кешеләр килсен", диде Метшин.

Соңгы тапкыр Казанда үзәгендә автобус 4 декабрьдә янды. Шәһәр үзәгендә янгын вакытында юлчылар транспорттан чыгарга өлгерә. 22 сентябрьдә Татарстан башкаласында трамвай йөргән вакытта яна башлый. Гадәттән тыш хәлдә үлүчеләр булмады диелде.

XS
SM
MD
LG