Accessibility links

Илдус Әхмәдуллин: "Татар интернеты зәгыйфь, шуңа популяр түгел"


Илдус Әхмәдуллин
Илдус Әхмәдуллин

Татарстанда туып үскән, Чаллыда татар-төрек лицеен тәмамлаган, хәзерге вакытта АКШта Apple ширкәтендә эшләүче Илдус Әхмәдуллин интернетта татар телендә заманча контент җитми, шул сәбәпле татар теле популярлаша алмый дип саный. Азатлык аның белән әңгәмә тәкъдим итә.

—​ Илдус, сез АКШка ничәнче елда һәм ни сәбәпле күчендегез?

— Хатыным Гүзәл белән 2005 елда Татарстанда өйләнештек. 2006 елда Америкага укырга килдек. Минем белгечлегем — математик. Шул юнәлештә югары белем алу, укуны дәвам итү максаты торды. Мин аспирантурага укырга кердем. Гүзәл ул вакыттта магистратурада укыды. Аңа кадәр югары белемне Төркиядә алган идем. Белгечлегемне дәвам итәсем килде.

АКШтагы тормышны Индиана штатында Purdue университетында белем алудан башладым. Аннары билгеле бер вакыттан соң Индианада торуның сәбәбе калмады һәм АКШның Калифорния штатына күченеп докторантураны монда бетердем.

Нишләп укуыңны Русиядә дәвам итмәдең?

— 1998 елда мин Татарстанда татар-төрек лицеен тәмамлап Төркиягә университетка укырга киттем. Һәм анда математика факультетында инглизчә укыдым. Магистратураны Мәскәүдәге Бауман университетында укымакчы идем, ләкин студент вакытта акча җитми, ә Мәскәүдә ничектер яшәргә, фатир ялларга кирәк. АКШ ул яктан бик җайлы, чөнки укыган вакытта син ассистент булып эшли аласың. Мин Америкада университетта укыган елда инженер математика, югары математика укыттым, 1-3нче курс студентларына дәресләр бирдем. Хатыным Гүзәл дә шулай ук укытты. Ул яктан безгә АКШта күп мөмкинлек булды. Шуңа монда килдек тә инде. Без килгәндә АКШка күченәбез дә шунда гына яшәп калабыз дип уйламадык, иң уңайлысы шушы килеп чыкты. Әгәр Мәскәүдә укырга җай тапкан булсак, бәлки шунда да калган булыр идек.

Төркиядә университетны тәмамлагач мин Мәскәүдә нефть ширкәтенә урнаштым һәм бер ел нефтьче булып эшләдем. Шул дәвердә Норвегиядә дә, Ханты-Манси автоном бүлгесендә дә, башка җирдә дә эшләп алдым. Аннары мине Англиягә махсус курсларга җибәрделәр. Шуны тәмамлаганнан соң ширкәттән киттем.

—​ Америкага күченгәч нинди авырлыклар булды? Русия белән чагыштырганда өстенлекле яклары бармы?

— Беренче бала тугач бераз авыр булды, чөнки ярдәмгә әти-әниләребез килә алмады. Икенче бала тугач кына әниләр килә башлады. Ел саен җәен Татарстанга кайтып йөри идек.

Америкада үземне чит ил кешесе кебек хис итмәдем

Америкада бервакытта да үземне чит ил кешесе кебек хис итмәдем. Монда төрле яклардан килгән студентлар бик күп. Хәтта акцентсыз инглизчә яхшы сөйләшә торганнар аз дияр идем. Бөтенебез төрле телләрдә сөйләшкәч һәм төрле мәдәнияттән булгач үзеңне чит итеп хис итмисең.

Мәскәүдә минем йөрешемнән, кибеттә әйбер алуымнан, аралашуымнан читтән килгән кеше булуымны ачыклыйлар иде. Шулай бер вакыт Мәскәүдә Илфат исемле бер дустым белән басып торганда полиция вәкиле килде дә документларны сорады, исемнәребезне күргәч үк:

"Читтән килгәннәр дип уйлаган идем аны" дип әйтте. Гәрчә Илфатның да, минем дә урысча сөйләмдә бернинди акцент юк. Америкада мондый хәлләр беркайчан булганы юк.

Русиядә толерантлык сүзен яратмыйлар. Америкага кемдер коммунист илдән, кемдер Африкадан, кемдер тагын башка илдән килә. Аларга чит илдән килүчеләр дигән караш ташланса, Америка беркайчан да шундый дәрәҗәгә җитә алмас иде. Шуңа монда үз юлымны табуы җиңел булды.

Берничә тапкыр Мәскәүгә кайтып урнашырга омтылыш булды, берсе дә килеп чыкмады. Димәк, шулай тиеш булгандыр дип уйлап куйдым.

—​ Нигә Мәскәү, ә Казан түгел, мисал өчен?

— Казанны яратабыз. Ул безгә күбрәк ял итү, бәйрәмнәр, Сабантуйларга йөрү, туганнар белән очрашу урыны. Мәскәү эшкә бәйле. Минем өчен Казанда эш урыннары алай күп түгел. Кайтып ике-өч атналык курслар бирәм дип йөргән идем, хәтта IT парк белән сөйләшә дә башлаган идем, ләкин килеп чыкмады.

Мәскәүдә ул яктан мөмкинлекләр күбрәк, әмма балаларны дини яктан үстерү катлаулырактыр. АКШта толерантлык һавасы мөселманнарга да күчә, чөнки монда шул ук Пакстан, Урта Азиядән мөһаҗирләр килә. Аларның бөтенесенең аралашу теле – инглиз. Балаларның инде аралашу теле дә, дин теле дә инглизчә. Минем дин телем – төрекчә, вәгазьне инглизчә сөйләсәләр мин аны аңлыйм, әмма тәэсире башка төрлерәк була.

—​ Балалар сезнең белән нинди телдә аралаша?

— Балалар белән татарча сөйләшәбез. Ике балабыз бар. Мәрьямгә 9 яшь. Ул татарча әйбәт сөйләшә, чөнки өйдә торганга гел татарча гына сөйләште. Икенчесе Ясминә апасыннан күреп инглизчә сөйләште, мәктәпкә баргач та инглизчә аралашты. Аңа татарчага күчүе авыррак. Бөтен нәрсәне аңлый, әзрәк сөйләшә, әмма көндәлек тормыштагы теле – инглиз.

—​ Apple ширкәтенә ничек урнаштың?

Google минем өчен яхшы эш урыны иде

— Карьера бит ул бер ширкәткә барып җиттем дә, үсеш шуның белән туктады дигән сүз түгел. Төрле юллар ачыла тора. Минем элекке эштән китәргә бернинди исәбем юк иде, әмма Google ширкәтендә дүрт ел эшләгәч, бер урында таптанам, миңа моннан китәргә кирәк дигән фикерләр килә башлады. Мин моны шәхсән авыр кабул иттем, чөнки Google минем өчен яхшы эш урыны иде. Шуннан мин кая китәргә дип эш урыны эзли башладым.

Apple ширкәтендә эш килеп чыкты һәм хәзер профессиональ үсешне башка яктан дәвам итәргә тырышам.

Apple maps (хариталар) белән шөгыльләнәм. Берәр җиргә барганда адресны кертеп Apple харитасын кулланган кешегә барасы җирендә тагын башка урыннарны күрсәтергә тырышабыз. Тәртипкә китерәбез. Русия, Төркия, Мексика яклары белән эшлим, андагы системнарны камилләштерү эше белән шөгыльләнәм.

— ​Google-да ни белән шөгыльләндең?

— Кулланучылар сорауларына җавап бирә торган эш белән шөгыльләндем. Без кулланучыга күрсәткән җавапка карап, аның ничек хәрәкәт итүен карыйбыз. Мәсәлән, без биргән мәгълүматны карагач ук ул телефонын ябып куйса, димәк без җавапны дөрес күрсәтмәдек дигәнне аңлата. Әгәр азрак карап, аннары гына телефонын япса, без аны яхшы сигнал буларак кабул итәбез. Әгәр сорауны үзгәртеп икенче төрлерәк сорый башлый икән, димәк без аңлатмыйча гына җавап биргәнбез дигән сүз. Минем эшем – аны ачыклый торган ясалма алгоритмга өйрәтү һәм куллану.

Google-да бик күп акыллы кешеләр эшли. Аларның шактые төрле олимпиада, бәйгеләрдә җиңгән кешеләр. Минем командада Netflix Price дигән бәйгене ясаган һәм җиңгән шәхесләр дә бар иде. Безнең офис Калифорниядә булуга карамастан, команда төрле якларга таралып эшләде. Израилдән башлап Нью-Йорк, Япония һәм башка урыннарда хезмәттәшләребез белән даими аралашып яшәдек.

Калифорния татарлары биналарын җиһазлау өчен пәрәмәч сатып акча җыйды. Сулдан: Туран Апакай, Айнур Дәүләтша, Айла Дәүләтша, Илдус Әхмәдуллин, 2015 ел
Калифорния татарлары биналарын җиһазлау өчен пәрәмәч сатып акча җыйды. Сулдан: Туран Апакай, Айнур Дәүләтша, Айла Дәүләтша, Илдус Әхмәдуллин, 2015 ел

Ширкәттә бар нәрсә ачык һәм теләсә кайсы әсбапны кулланып була иде. Әсбап дигәне – software tool. Арсенал бик бай. Програм язучыга бөтен мөмкинлекләр, эш шартлары каралган. Ләкин анда бит уйнап утырмыйсың, эшләргә, ширкәткә файда китергән алгоритмнар чыгарырга кирәк. Синең башыңда нинди генә фикер туса да аны берүк вакытта дүрт-биш кеше эшли торган булып чыга һәм яңа фикерне уйлап табуы бик кыен, чөнки эшчеләр күп һәм алар берсеннән-берсе акыллы.

Шуңа Google-да үсәргә минем өчен авыр булды. Мин бу хакта соңрак аңладым, әгәр иртәрәк аңлаган булсам, дүрт ел бер такымда гына утырмыйча Google эчендәге башка такымга күчәр идем. Анысы күбрәк тәҗрибә бирер иде. Әмма мин бер урында утыру сәбәпле сигналлар ала башладым. Шуңа миңа йә башка мөмкинлекләр эзләргә яки шул утырган җиремдә тагын дүрт, биш, хәтта ун ел утырырга гына калды. Мин беренчесен сайладым.

—​ 2019 елда Google-ның татар, башкорт һәм башка милли телләрдә рекламны чикләү турында белдерүе чыккан иде. Бу кем инициативасы дип саныйсың?

— Андый тыю булганын мин белмәдем. Ул инициатива мөгаен Мәскәү офисыннан килеп чыккандыр, чөнки алар хакимият белән эшли һәм проектларны сөйләшеп килештереп алып баралар. Монда Америкада Google-га файдалы икән нинди телдә булуында проблем юк, барысы да эшләнә.

—​ Ә Google һәм Apple-да эшләүчеләрдән синнән башка татарлар бармы?

— Google-да шактый татар бар. Татар-төрек лицееннан мин белгән дүрт кеше эшли. Мәскәү офисы 2014 елда ябылгач андагы кешеләргә ике юл тәкъдим ителде – йә Швейцариянең Җенева шәһәре яки Калифорния. Алар икесенең берсен сайлап шунда күченде.

Apple-да ясалма интеллект бүлеге җитәкчесе татар – Руслан Сәләхетдинов. Әлеге ширкәттә тормыш башкачарак. Анда мин үз эшләгән такымнан тыш беркем белән дә аралаша һәм фикер алыша алмыйм, чөнки ширкәтнең тәртибе шундый. Әгәр берәр нәрсә беләсең икән яки хәбәр тарала икән, ул белергә тиешле шәхесләргә генә тарала. Google-да кем нинди програмнар яза һәм хәтта аларның кодларын күреп була иде. Шуңа үз такымымнан тыш Apple-да башкаларны белмим.

— Татар интернетын күзәтәсеңме, аны кулланасыңмы?

Татар контенты зәгыйфь, шуңа татар интернетының популярлыгы да артмый

— Татар интернеты күбрәк Татарстандагы яза һәм укый торган кешеләргә бәйле дип уйлыйм. Бик яхшы контент кирәк. Ул әлегә артта кала. Ниндидер көндәлек хәбәрләр, блог яки видеоны татарча эзли башлагач, җитешсезлек нык сизелә. Татар контенты зәгыйфь, шуңа татар интернетының популярлыгы да артмый.

Татарга көндәлек үсештән артта калмаска кирәк. Аны тиз генә күзәтеп кулланышка кертү мөһим. Мондый систем булмагач контент артмыйдыр дип уйлыйм.

—​Киләчәктә бу өлкәдә үсеш күрәсеңме?

— Киләчәкне беркем фаразлый алмый. 2020 ел шушындый булыр дип кем әйтә алды? Ничә айлар өйдән чыкмый эшлибез.

Пандемия бер нәрсәгә өйрәтте – өйдән чыкмасаң да синең эшеңә авырлык килми. Син үз диваныңда утырып эшли аласың. ZOOM популярлашты. Шулай булгач аның татар мәктәпләренә дә берәр файдасы килеп чыгар дип уйлыйм, чөнки пандемия вакытында балалар онлайн дәресләргә ияләшсәләр, киләчәктә татарча өйрәтә торган укытучылар табарга була. Югыйсә бер-ике ел элек компьютер алдында татарчаны өйрәнү дигән фикер бик кабул ителмәс иде.

—​ Татарстандагы хәлләрне күзәтеп барасызмы. АКШтан ул ничек күренә?

Google-да Татарстанның нәрсә икәнен белеп бетермиләр— 2016 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов монда Силикон үзәнлегенә (долина) килгән иде. Мин аны Google кампусы белән таныштырып йөрдем. Шунда менеджерлар белән бер очрашу уздырдык. Исәп – Иннополиста Google-ның бер офисын ачу, инвестицияләр кертү иде. Ләкин ул барып чыкмады, чөнки Татарстан Русия эчендә. Google-да Татарстанның нәрсә икәнен белеп бетермиләр, ул Русия эчендәге бер җир кебек күренә Һәм шуңа сәяси яктан Татарстанның аерым тавышы чыкмагач, ул күбрәк Русия дип карала.

Google-да Татарстанның нәрсә икәнен белеп бетермиләр

Чит ил ширкәтләре, шул ук Google, Facebook Русиягә инвестиция ясарга куркалар. Татарстан Русиянең бер өлеше булгач анда да инвестицияләр ясап булмый. Шуңа ул шул килеш калды. Әгәр сәяси тормыш шулай барса бернинди үзгәреш тә көтмим, кызганычка.

Гади халык тормышына килгәндә, аны туганнар белән аралашудан гына беләбез. Аларның күбесе инде пенсионер. Татарстан Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда алга киткән кебек. Казан бик матур, Русиянең өченче иң алдынгы шәһәре дәрәҗәсенә күтәрелгән кала дип әйтергә була. Республика җитәкчеләре дә моңа өлеш кертә дип саныйм. Миңнеханов тырыша.

Икенче яктан, Көнбатыштан инвестицияләр китерү бик барып чыкмады. Бу инде, әйткәнемчә, Русия сәясәтенә бәйле һәм Миңнехановның монда гаебе юк.

Иннополис күренеше
Иннополис күренеше

—​ Иннополисны телгә алдың, анда булганың бармы?

— Иннополис бинасы Google-ныкыннан матуррак һәм яхшырак. Ләкин андый яхшы җирләрне белгечләр белән тутыру кирәк. Анда эшләүчеләрне табу сәясәткә бәйле. Сәясәт җайланса, бу Иннополиска белгечләр китерүгә тәэсир итәр. Хәзерге вакытта матур биналар басып тора, мин барганда ул буш иде. Потенциалыннан 20% кына эшли кебек тоелды. Әмма мин барганга инде берничә ел вакыт узды. Функциональ ягыннан карасаң меңнәрчә кеше белән тутырып, күп файдалы әйбер чыгарып булыр иде. Ләкин никтер килеп чыкмый.

—​ Киләчәктә АКШта калырга уйлыйсызмы?

— Киләчәк беркайчан да уйлаганча бармады. Шуңа күрә мин мондый сүзләрдән ерак торам. Үзем дә узган ел Мәскәүгә "Яндекс"ка интервьюга барып кайттым, бәлки шунда күченербез дип уйладым. Әмма анда булган вакытта алар да миңа теләгәнчә күренмәде, мин дә аларга теләгәнчә күренмәдем. Ләкин бу бер позициягә генә бәйле очрашу иде. Киләчәктә нәрсә буласын әйтеп булмый.

Мондагы тормыштан мин канәгать, әмма киләчәктә Русиягә кайту ихтималын да кире какмыйм. Балалар икенче буын һәм алар тормышларын башкачарак кора. Минем вазифам аларны үстерү, аннары алар үз тормышларын үзләре алып барачак. Алар яши торган дөнья да икенче төрле булачак. Безнең тормышыбыз балалар өчен булганлыктан, аларга монда яхшырак булуын аңлыйбыз һәм монда торабыз. Андый мәсьәлә тормаса бәлки күчеп тә китәр идек.

Үзем дә 17 яшьтән үк өйдән чыгып киткәч миңа ул яктан җайлырак. Абыем да Индиана штатында профессор булып эшли. Хатынымның абыйсы да Канадада эшли. Шуңа туганнарыбыз якын. Татарстанда әти-әниләр генә калды.

XS
SM
MD
LG