Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Яңа ел ялларын кыскартуны яклады


Яңа еллардан соң озын яллар вакытында янгыннар саны арта ди министрлык вәкилләре.

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хөкүмәт йортындагы брифингта Яңа ел бәйрәмнәрен кыскартырга кирәк дигән фикер белән килешкән. Ул моны журналистлар соравына җавап итеп әйткән. Журналистлар яңа еллардан соң ял көннәрендә янгын, ут чыгу очраклары күп булуын искәртеп, ялларны кыскартырга риза булыр идегезме дип сораган.

"Без ялларны кыскарту яклы. Кешеләр ял итә, мунча яга. Кеше гел өйдә булгач, нидер эшләргә тели, хәмер эчелә. Ләкин без барыбер тәүлек әйләнәсе эшлибез. Безгә Яңа ел ни, Сабантуй ни. Әлбәттә, эш өстәлә, диде Хәбибуллин яңа ел арты яллары вакытын күздә тотып. Аның сүзләрен Татарстан басмалары китерә.

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр барачак. 20 декабрьдән республикада аерым янгынга каршы махсус тәртип гамәлдә.

XS
SM
MD
LG