Accessibility links

Роскомнадзор "ят агент" саналган матбугат чараларына каршы беренче беркетмәләр чыгарды


Әлеге матбугат чараларының исемнәре аталмый. Мәгълүматны тамгалау турындагы таләпләр дүрт сайтта үтәлмәгән диелә.

Роскомнадзор Русиядә "ят агент" дип танылган берничә матбугат чарасына карата Административ хокук бозулар кодексының 19.34.1 маддәсе нигезендә беркетмәләр төзегән. Бу хакта оешманың сайтында хәбәр ителә. Беркетмәләр Азат Европа/Азатлык радиосы һәм аның проектлары эшчәнлегенә кагыла.

Бүген Роскомнадзор тарафыннан мәгълүматны Русия хакимияте таләп иткәнчә тамгаламауда гаепләнгән "ят агентлар" арасында Азатлык радиосының Idel.Реалии проекты да бар.

"Роскомнадзор гамәлләре Русия халкын Азатлык Радиосы һәм безнең башка проектлар тәкъдим иткән цензурасыз яңалыклар, җаваплы һәм ачык дискуссияләрдән мәхрүм итү тырышлыгы булып тора, — дип белдерде Азат Европа/Азатлык радиосы (RFE/RL) президенты Тед Липиен. — Азатлык радиосы үзенең Русиядәге һәм башка төбәкләрдәге аудиториясеннән һәм миссиясеннән баш тартмаячак."

Бу беркетмәләр хәзер мәхкәмәгә тапшырылачак. Әлеге маддә нигезендә юридик затка 500 мең сумга кадәр, вазифадагы затка 50 мең сумга кадәр штраф каралган.

Былтыр июльдә Роскомнадзор Русиядә "ят агент" булып танылган матбугат чараларындагы һәр материалны тамгалау турында фәрман өлгесе чыгарды.

  • Чит ил матбугат чараларын "ят агент" дип тамгалау мөмкинлеге биргән Русия кануны тиз арада парламент аша узып, Русия президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елның 25 ноябрендә имзаланган иде.
  • 2018 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, аның Idel.Реалии проектын, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәлергә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
  • 28 декабрьдә Русия юстиция министрлыгы беренче тапкыр физик затларны ят агент функцияләрен үтәүче медиа исемлегенә кертте. Исемлеккә хокук яклаучы Лев Пономарев, рәссам һәм активист Дарья Апахончич, "Псковская губерния" газеты баш мөхәррире Денис Камалягин, сәясәт галиме, 7х7 газеты журналисты Сергей Маркелов һәм Радио Свобода журналисты Людмила Савицкая кертелде.
  • Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе (РСЕ/РС) Русия хакимиятенең ят агент медиалар исемлегенә биш физик зат – Русия ватандашын, шул исәптән Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек итүче журналистларны кертүне хөкем итеп чыкты.

XS
SM
MD
LG