Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ конгрессменнары Байденны Азатлык радиосын Русия каныгуларыннан якларга сорый


АКШ президенты Джо Байден
АКШ президенты Джо Байден

Президентка язган махсус хатта американ конгресменнары Русия хакимиятенең Азат Европа/Азатлык корпорациясенә һәм аның журналистларына янауларына тиешле җавап бирүне сорады.

АКШ Вәкилләр пулатының әгъзалары президент вазифасына яңа керешкән Джо Байденга Русиянең Азат Европа/Азатлык радиосы медиакорпорациясенә янауларына тиешле җавап бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Хатны демократик һәм республикан фирка вәкилләре имзалады.

Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, Роскомнадзор һәм Юстиция министрлыгының Азатлык радиосына каршы керткән яңа чикләүләре "Русия өчен җитди нәтиҗәләрсез калырга тиеш түгел".

Конгрессменнар бу көннәрдә медиакорпорациягә, аның проектларына Роскомнадзор хезмәткәрләре тарафыннан 130лап протокол язылуын, аларның йөзләрчә мең долларлык штрафларга китерәчәген искәртте. Әлеге протоколлар "ят агент" кануны нигезендә материалларны тиешенчә билгеләмәү сәбәпле язылды. Штрафлар турында беренче мәхкәмә утырышы 27 гыйнварга билгеләнгән.

Мөрәҗәгатьне имзалаган конгрессменнар Байден идарәсен медиа чараларына басым өчен җаваплы булган Русия түрәләренә каршы санкцияләр кертү мөмкинлеген карарга өнди. Шулай ук алар АКШтагы Русия дәүләт медиа чараларының эш шартларын Азат Европа/Азатлык радиосы журналистларының Русиядәге шартларына туры китерергә сорый.

  • Соңгы елларда Русия хакимияте илдә чит медиа оешмаларының эшен шактый катлауландырган кануннар кабул итте. 2018 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, аның Idel.Реалии проектын, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
  • Корпорация Юстиция министрлыгы таләпләрен үти, финанс эшчәнлеге турында хисапларны бирә, "ят агент" статусы турында мәгълүматны үз сайтларында күрсәтә. Шул ук вакытта корпорация әлеге кануннарны гадел түгел һәм юридик яктан бәхәсле дип саный.
  • Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе (РСЕ/РС) Русия хакимиятенең ят агент медиалар исемлегенә биш физик зат – Русия ватандашын, шул исәптән Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек итүче журналистларны кертүне хөкем итеп чыкты.
  • Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә "агенты" түгел. Американ хөкүмәте вәкилләренә, шул исәптән Идарәчеләр шурасы җитәкчесенә дә корпорация журналистлары эшенә тыкшыну тыелган. Русиядә "ят агентлар" турында кертелгән кануннарны корпорация журналистларны эзләрлекләүгә юнәлгән куркыныч омтылыш буларак кабул итә, бу Русия ватандашлары бары тик Кремль тарафыннан хупланган мәгълүматны гына алуга ясалган адымнар, дип саный.

XS
SM
MD
LG