Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дориан Грей портреты – Оскар Уайльд


Впервые на татарском языке! Мы перевели для наших читателей роман Оскара Уайльда – "Портрет Дориана Грея". Текст сокращён и адаптирован. К нему прилагается аудиокнига, есть перевод ключевых фраз и тест. Приятного прочтения!

Дориан Грей портреты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:11:50 0:00
йөкләү

Рәссам Бэзил Холлуорд остаханәсендә мольберт каршысында елмаеп тора иде. Мольбертта яшь егет сурәтләнгән. Әлеге егетнең матурлыгын рәссамның дусты лорд Генри да югары бәяләде. Аның уйлавынча, матурлык – егетнең бердәнбер өстенлеге иде. Ә егет үзе – искиткеч, әмма акылсыз бер җан иясе.

Рәссамга бу фикерләр һич тә ошамады. Сурәттә төшерелгән Дориан Грей белән танышу анда күтәренкелек, илһам уяткан иде. Ә дусты аның танышы турында шундый ямьсез сүзләр әйтте. Лорд Генриның сүзләре Дорианга начар тәэсир итәр дип борчылды ул. Бераздан Дориан Грей килде дип хәбәр иттеләр.

Лорд Генрины егетнең кыяфете сокландырды. Аның кыяфәтеннән сафлык иңә иде. Бэзил ул ачык зәңгәр күзләр, ул алтын чәчләр, ул алсу иреннәргә гашыйк булды. Ул сокланды. Әмма шул вакытта коры фикерләрен сөйләде. Лорд Генри фикеренчә, үзеңне чикләү тормышны боза. Ә гөнаһлар, киресенчә, чистарынуга китерәләр. Бу сүзләр Дорианның аңына сеңеп калдылар.

Ниһаять, сурәт тәмам булды. Холлуорд аны бәяләүне сорады. Дориан, үзенең сурәтен күргәч кенә, үзенең никадәр матур икәнлеген аңлады. Хәзер генә лорд Генриның яшьлек тиз үтә дигән сүзләре егетне борчый башлады. Дорианның күзләре яшь белән тулды. Ул картлыкта үзенең ямьсез һәм мескен булачагын күз алдына китерде. Бу уйлар аның кәефен кырды. Ул төшенкелеккә бирелде. "Яшьлегемне саклар өчен мин бар нәрсәмне дә корбан итәр идем", - диде ул.

Слова и выражения

  • рәссам – художник
  • остаханәсендә – в мастерской
  • сурәтләнгән – изображённый, нарисованный
  • югары бәяләде – высоко оценил
  • бердәнбер өстенлеге – единственное преимущество
  • җан иясе – существо
  • күтәренкелек – воодушевление
  • илһам – вдохновение
  • начар тәэсир итәр – отрицательно повлияет
  • кыяфәте сокландырды – восхитила внешность
  • үзеңне чикләүләр тормышны боза – самоограничения портят жизнь
  • гөнаһлар – грехи
  • чистартынуга китерәләр – способствуют очищению
  • аңына сеңеп калдылар – врезались в сознание
  • төшенкелеккә бирелде – огорчился
  • корбан итәр идем – пожертвовал бы

Дориан сурәттән көнләште. Сурәт бит мәңгегә яшь калачак. Тик ул гына картаячак, ямьсезләнәчәк. Егет рәссамнан сурәтне бүләк итүен сорады һәм лорд Генриның театрга чакыру тәкъдимен кабул итте.

Театр Дорианны бик гаҗәпләндерде. Зур зал, кыйммәтле костюмнар, матур җырлаучы матур кешеләр күрде ул монда. Шул артистлар арасында егет Сибилла исемле яшь актрисаны да күрде. Ул Джульетта, Розалинда рольләрен башкара иде. Сибилла егетнең күңеленә керде. Алар танышты, бергә күп вакытны үткәрделәр. Сибиллага да Дориан бик ошады. Ул аның матурлыгына соклана, аны "чибәр шаһзадә" дип атый иде. Дориан Сибилланы лорд Генри һәм Бэзил белән дә таныштырды. Озакламый яшьләр өйләнешергә булдылар.

Әмма лорд Генри бу туйны яхшыга юрамады. Дорианның гаиләсе бай, ә Сибилла ярлы гаиләдән иде. Лорд Генри Дорианга бу турыда гел сөйләде. "Сиңа үзең кебек матур, укымышлы кеше кирәк. Сез төрле", - диде. Вакыт белән Дориан да бу сүзләргә ышана башлады. Хәзер ул театрда гүзәл декорация, искиткеч костюмнар, матур кешеләр, моңлы тавышлар ишетми иде. Театр шыксыз, күңелсез, иске булып тоела башлады аңа.

Моңарчы Дорианга Сибилланың җырлавы бик ошый иде. Аның югары ноталарны алуы сокландыра иде. Ә соңгы тапкырда ул Сибилланың нотага эләкмәвен ишетте. Бәлки, бу ялгыш ишетелгәндер. Әмма Дорианның күңеле бик төште. Ичмаса, дусларын да чакырды. Алар алдында егеткә бик оят иде.

Тамашадан соң Дориан Сибиллага җырлавын ошатмавы турында әйтте. Аңа кызның сәхнәдәге образлары ошаган икән. Ул кызга түгел, ә аның сәләтенә гашыйк булган. Ә хәзер ул аның нинди сәләтсез икәнен аңлаган. Шулай Дориан Сибиллага аерылышу турында әйтте.

Сибилла өчен бу бик зур кайгы булды. Аның өчен мәхәббәт – ул чынбарлык. Сәхнәдәге образлар алар ясалма. Ә чынлап ярату тормышта гына була ала. Һәм шулай ярата да иде. Әмма Дориан аның саф хыялларын таптады.

Слова и выражения

  • мәңгегә яшь калачак –​ останется молодым навечно
  • сурәтне бүләк итүен сорады–​ попросил подарить картину
  • күңеленә керде –​ запала в душу
  • өйләнешергә булдылар – решили пожениться
  • яхшыга юрамады – не пророчил к хорошему
  • ярлы гаиләдән – из бедной семьи
  • укымышлы – образованный
  • шыксыз – безобразный
  • тоела башлады – начало казаться
  • сәләтенә гашыйк бөлган – был влюблён в талант
  • саф хыялларын таптады – растоптал невинные мечты

***

Төн буе йөргәннән соң Дориан өйгә кайтты. Сурәтендәге үзгәрешләрне күреп аптырады ул. Сурәтнең йөзендә явызлык төсмере күренә иде. Егет көзгегә карады. Көзгедә шул ук йөз, шул ук матур йөз карый иде. Шулвакыт ул иң зур хыялын исенә төшерде: аның урынына сурәте картаерга тиеш...

Сибилланы рәнҗетмәдеме икән ул? Иртәгә үк аның янына барырга, гафу үтенергә кирәк.

Иртән Дориан бик яхшы кәефтә торды. Торуга Сибиллага гафу сорап хат яза башлады. Ә үзен Дориан инде кичергән иде. Сурәттән генә кичәге үзгәреш бетмәгән.

Егет хат язганда, бүлмәгә лорд Генри керде. Ул Сибилла Вейнның үлемен хәбәр итте. Актриса гримёркада агу эчкән. Тик никтер егетне бу хәбәр күңелсезләндермәде. Ул хәтта үзенең битарафлыгыннан үзе курыкты. Әмма шуңа шатлана иде: барлык үзгәрешләр, барлык борчулар аның йөзендә түгел, ә сурәттә чагылалар иде.

Дориан сурәтне аерым бүлмәгә бикләде. Бу караңгы, җыештырылмаган, пәрәвезгә баткан бүлмә иде. Монда ямьсезләнгән сурәтне беркем дә күрмәячәк.

Слова и выражения

  • явызлык төсмере – очертание жестокости
  • аның урынына сурәте картаерга тиеш – вместо него должен стареть его портрет
  • агу эчкән – выпила яд
  • күңелсезләндермәдене огорчила
  • битарафлыгыннанот равнодушия
  • сурәттә чагылалар – отображаются на портрете
  • пәрәвезгә баткан – покрыта паутиной

***

Күп еллар узды. Дориан еллар буе гел бер китапны укыды. Әсәрнең герое көзгегә карый һәм картаюын күреп газаплана иде. Ә Дориан белән мондый хәл булмаячак. Ул моны аңлый һәм бәхеттән тилерә иде.

Хәзер Дориан бернидән дә курыкмады. Гөнаһлы мөнәсәбәтләр аның өчен гадәти хәл булды. Шәһәрдә аның маҗаралары турында легендалар йөри башлады. Ә ул сурәттә чагылган күңеленең караңгылануын күзәтте.

Егетнең бар максаты ләззәт, рәхәт тормыш булды. Ул әле католицизм, әле мистицизмга керде. Ул исле майлар ясады һәм музыка белән шөгыльләнде. Уен кораллары җыйды, аннары кыйммәтле ташлар җыйды. Дориан башы белән байлыкка кереп китте.

Якын дуслары Дорианнан кача башлады.

Слова и выражения

  • бәхеттән тилерә – сходит с ума от счастья
  • гөнаһлы мөнәсәбәтләр – порочные связи
  • гадәти хәл – обычное дело
  • маҗаралары турында – о приключениях
  • чагылган күңелнең караңгылануын күзәтте – наблюдал очернение отображённой души
  • ләззәт – наслаждение, удовольствие

***

Бер көнне Дориан рәссам Бэзил белән очрашырга сөйләште. Бэзил үзенең иң яхшы сурәтләренең берсе – Дорианның сурәтен күрергә теләде.

Дориан һәм Бэзил бүлмәгә керделәр. Сурәттәге куркыныч гамьсез елмайган йөз Бэзилны куркытты. Гаҗәеп матур йөз урынына коточкыч чырай карап тора иде. Бэзил сурәтне куйган кулына карап кына таныды.

Рәссам аңлады: Дорианның явыз кеше булуы хак икән. Ул егеткә аның гөнаһлары өчен бергә дога кылырга тәкъдим итте. Шул мизгелдә сурәттәге йөз Дорианга күз кысты. Егеттә кинәт нәфрәт хисе уянды. Ул пычак алды да Бэзилга кадады.

Рәссамны үтергәннән соң, Дориан вөҗдан газабы сизмәде. Ул мәетне бүлмәдә калдырды, ә плащ һәм саквояжны шкафка салды. Бэзил аралашучан кеше түгел иде. Шуңа аны айлар буе да эзләмәячәкләр. Димәк, Дорианның җинаяте турында белмәячәкләр. Ул үзенә алиби да тапты.

Слова и выражения

  • гамьсез елмайган йөз – безобразно улыбающееся лицо
  • коточкыч чырай – ужасная мина
  • куйган кулына карап – здесь: посмотрев на подпись
  • гөнаһлары өчен бергә дога кылырга тәкъдим итте – предложил вместе помолиться за грехи
  • күз кысты – подмигнул
  • нәфрәт хисе – чувство ненависти
  • вөҗдан газабы сизмәде – не почувствовал мучений совести
  • мәетне – труп
  • җинаяте – его преступление

***

Иртән Дориан гөнаһларын барлады. Кайберләрен искә төшерү рәхәт. Тизрәк онытырга теләгән гөнаһлар да бар. Ул хәтта Бэзилны юксынып бераз күңелсезләнә.

Тиздән янына дусты химик Алан Кэмпбел килде. Дориан аңа мәетне көлгә әйләндерергә кушты. Кэмпбел ризалашмады, билгеле. Әмма Дориан шантаж кулланды. Галимнең абруен төшерә торган хат белән янады ул. Алан ризалашырга мәҗбүр булды. Алан химик матдәләрне алды да бүлмәгә китте. Ә Дориан сурәттән кан чыкканын сизде.

***

Төнлә Дориан Бэзилның саквояж һәм плащын якты. Аның хәле начарланды. Ул күңелендә ниндидер авырлык сизде. "Күңелемне хисләр белән дәвалыйм" дип ул фәхешханәгә китте. Опиум исе очрашуны тагын да ләззәтлерәк итәргә тиеш иде. Бер хатын Дорианга "чибәр шаһзадә" дип дәште. Моны ишеткән исерек диңгезче урыныннан торды һәм егеткә юнәлде. Бу Сибилла Вэйнның абыйсы иде. "Моннан унсигез ел элек син үтердең аны!" – дип кычкыра ул Дорианга. Ул үчен алыр иде, әмма Дориан качып өлгерде.

Шул көннән бирле Дориан тынычлыгын югалтты. Аңа бөтен җирдә Сибилланың абыйсы күренде. Әйтерсең, ул аны күзәтә иде. Дорианның куркуын бер очрак басты. Куяннар аулаган бер аучы ялгыш Сибилланың абыйсын үтерде.

Бу көннән соң Дориан бик үзгәрә башлады. Элек пычраклык сөйгән Дориан яхшылыкка тартылды. Ул бер авыл кызы белән танышты. Бу кыз шулкадәр саф, шулкадәр ягымлы иде. Дориан аны рәнҗетергә теләмәде. Башта көчләргә теләсә дә, тыелды, түзде.

***

Бер иртәдә газеталарда Алан Кэмпбелның үлеме турында хәбәр чыкты. Ул Дориан кушканны эшләгәннән соң үзенә үзе аткан. Нәкъ менә шул вакыйга Дорианны тәмам үзгәртте.

Аның элеккеге тормышы исенә төште. Сибилла, Бэзил, Алан аның аркасында үлделәр. Әмма шул ук вакытта ул авыл кызы Геттига кагылмады бит. Бәлки, шул яхшылыгыннан соң сурәт матурлангандыр? Дориан ашыгып бүлмәгә керде. Юк, үзгәреш юк иде. Дивардан һаман да шул ямьсез, канга баткан йөз карап тора. Дориан озак уйламады – сурәтне юк итәргә кирәк. Ул пычак алды да, бар көче белән сурәткә кадады.

Хезмәтчеләр ишекне ачтылар. Диварда гаҗәеп матур сурәт эленгән иде. Ә идәндә мәет ята, күкрәгендә пычак кадалган иде. Карт мәетнең Дориан икәнен кулындагы балдагыннан гына таныдылар.

Слова и выражения

  • көлгә әйләндерергә кушты – велел превратить в пепел
  • билгеле – конечно, очевидно
  • Галимнең абруен төшерә торган хат белән янады ул. – Он пригрозил письмом, который мог принизить уважение учёного.
  • химик матдәләрне – химическое вещество
  • фәхешханәгә – в бордель
  • исерек диңгезче – пьяный моряк
  • үчен алыр – отомстит
  • куркуын бер очрак басты – страх потупило одно событие
  • үзгәреш – изменение

*****

Ну и как вам известный роман на татарском? Советуем вам почитать также эти тексты:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: Дориан Грей портреты

Тест: Дориан Грей портреты

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG