Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түләүсез татар теле курсларына 900дән артык кеше йөрергә теләк белдергән


Казан университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы
Казан университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасы

Дәресләр быел өч шәһәрдә үткәреләчәк. Курслар Татар телен үстерү комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

2021 елда түләүсез татар теле курсларын Казан университеты ике тапкыр үткәреләчәк. Беренче агым февраль азагында башланса, икенче агымны көз көннәрендә оештыру планлаштырыла. Бу хакта матбугат очрашуында КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов белдерде.

Быел курслар Татарстан президенты каршында Татар телен үстерү комиссиясе ярдәме белән оештырыла, Җамалетдинов сүзләренчә, бу киңрәк мөмкинлекләр бирә. Мисал өчен, быел курслар беренче тапкыр Казанда гына түгел, Татарстанның тагын ике шәһәрендә (Чаллы һәм Алабугада) узачак.

Әлегә курсларга язылу дәвам итә, хәзерге вакытта дәресләргә 900дан артык кеше теләк белдергән. Аларның 600е Казаннан булса, калганнары – башка шәһәрләрдән.

2020 елда курслар коронавирус аркасында оештырылмады. Шулай да 2020 елда түрәләр өчен оештырылган курсларга 31 кеше йөрде. Моның турында милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе Рамил Мирзаһитов сөйләде. 31 кешедән 16сы министрлар булган. Түрәләр өчен махсус әсбап әзерләнде, аларны берничә төркемгә бүлеп укыттылар. Март аенда Казан университеты министр урынбасарлары, төрле дәүләт оешмалары җитәкчеләре өчен тагын бер курс оештырырга җыена.

Казан федераль университеты инде берничә ел түләүсез татар теле курсларын оештыра. Моңарчы иң зур кызыксынуны 2016 елгы курслар уятты, аңа 800гә якын кеше язылган булган. Элегрәк Казан университетында үткән дәресләр Татарстанның дәүләт телләрен һәм башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү програмы кысаларында финансланган.

Быел түләүсез татар теле дәресләрен Казанның "Адымнар" полилингваль мәктәбе дә оештыра. Анда укучыларның ата-аналары һәм башка теләк белдерүчеләр йөри. Ике ай элек ачылган курслар атнага ике тапкыр уза, дәресләргә йөрү бушлай.

Узган ел көзендә татар теле курсларын Татарстан диния назәрәте дә оештырды. Дәресләр Татарстанның 100 мәчетендә узды. Татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнүчеләр өчен 2500 данә дәреслек бастырылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG