Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар әдәбияты тарихы музеен Айдар Шәйхин җитәкләячәк


Айдар Шәйхин

Ул моңарчы музей мөдире булган Луиза Янсуарны алыштырачак.

Татар әдәбияты тарихы музее, шунда ук урнашкан Шәриф Камал музеен мөгаллим Айдар Шәйхин җитәкләячәк. Аны бүген коллектив белән таныштырганнар.

Шәйхин үзе Азатлыкка белдергәнчә, яңа вазифада ул бар көчен татар китабын танытуга, татар фәне үсешенә куячак. Моңарчы тупланган команданың эшчәнлеген дәвам итәргә ниятләнә ул. "Татар китабы йорты – зәвыклы, матур эчтәлекле оешма. Бу рухи һәм матди матурлыкны югалтмаска кирәк, диде ул.

Моңарчы Шәйхин Актаныш сәләтле балалар өчен татар гимназиясенең мөдир урынбасары булып эшләде. Киң җәмәгатьчелеккә ул төрле фәннәрне татарча яктырткан "Гыйлем" порталы авторы һәм җитәкчесе буларак билгеле. Ул шулай ук Дөнья татар яшьләре форумының шура әгъзасы булып тора.

Яңартылган Татар китабы йорты 2019 елда ачылды. Шәриф Камалның мемориаль фатирында урнашкан бу оешма шулай ук Татар китабы тарихы музее дип тә атала. Биредә татар әдәбияты, татар китаплары турында даими чаралар, лекторийлар үткәрелә.

Китап йорты татар әдәбияты белән кызыксынган кешеләр өчен мәйданчык буларак ачылды. Биредә татар китабы барлыкка килү тарихына багышланган экспозиция, классик язучыларның шәхси китапханәләре, әйберләре, китап кибете, типография, медиа-үзәк, балалар бүлеге урнашкан. 2020 елда музей 70 еллыгын үткәрде.

Моңарчы музей мөдире булган Луиза Янсуарның Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театрын җитәкләячәге билгеле булды. Ул Казан мэриясенә күчкән Гүзәл Сәгыйтованы алыштыра. Сәгыйтова шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары буларак социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG