Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар классик әсәрләрен елга бер күрсәтү аз"


Концерттан күренеш

20 февраль Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында Нәҗип Җиһанов исемендәге VI "Мирас" татар музыкасы фестиваленең ябылыш концерты үтте. Катнашучылар мондый фестивальләрнең аз булуын белдерде, шул исәптән яшь композиторларга үзен таныту авыр дип әйтүчеләр булды.

Фестиваль гадәттәгечә өч концертка бүленеп 13 февраль башланып китте. Ачылыш концерты татар композиторы Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел тулуга багышланган иде. Шул уңайдан композиторның 1960-1970нче елларда иҗат иткән әсәрләре яңгырады. Фестивальдә шулай ук Җиһановның 40 ел уйналмаган "8нче симфониясе" тамашачы хозурына чыгарылды.

Фестивальнең икенче концерты 17 февраль узды һәм композитор Рөстәм Яхинның тууына 100 ел тулуга багышланды. Концертның беренче өлешендә Яхин әсәрләре уйналса, икенче өлешендә төрле буын композиторларының иҗатын ишетеп булды. Бу көнне сәхнәдә җырчылар Илүсә Хуҗина, Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов, Илнар Миранов та чыгыш ясады. Алар Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, Резедә Әхиярова, Элмир Низамов иҗат иткән әсәрләрне башкарды.

Казанда "Мирас" татар музыкасы фестивале узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

Классик әсәрләрне дә яратып башкаручы, татар эстрада җырчысы Филүс Каһиров, татар классик әсәрләре белән чит илдә дә кызыксыналар, дип әйтте Азатлыкка:

— Бер мисал китерәсем килә. Казакъстан, Үзбәкстан якларында җырларга туры килде. Бигрәк тә Казакъстан истә калган, анда Рөстәм Яхинның "Китмә, сандугач" җырын башкаргач, минем яныма килеп ул әсәрнең ноталарын сорадылар, бу инде татар классик әсәрләренең чит ил өчен дә кызык булуын күрсәтә. Русия киңлегендә безнең классик музыка никадәр танылган икәнен әйтә алмыйм, әмма әкренләп кызыксына башлыйлар төсле. Музыкаль конкурсларга карасак, яшь музыкантлар арасында безнең татар классиклары иҗатын башкаруын да ишетеп була.

Филүс Каһиров
Филүс Каһиров

Филүс Каһиров фестивальдә Элмир Низамов иҗат иткән "Соң түгел", "Ак өметем" һәм Илүсә Хуҗина белән бергә Рөстәм Яхинның "Син кайда" дигән җырын башкарды. Җырчы фикеренчә, классик музыка популярлашсын өчен аны һәрдаим халык хозурына чыгарырга кирәк:

Мондый проектлар күбрәк булса, классик музыка тамашачы күңеленә тирәнрәк үтеп керәчәк

— Бүгенге көндә классик әсәрләрдән торган концертны оештыру да, аңа халыкны җәлеп итү дә җиңел түгел әлбәттә. Гомер-гомергә халыкта эстрада җырлары популяррак булды, әмма мондый музыканы яраткан, аңлаган кешеләр дә бар һәм алар бик тә кәнәгать булып калды фестивальдән. Популярлаштыруга килгәндә, һәрнәрсәнең башлап җибәрүчесе булырга тиеш. Югары дәрәҗәгә чыгарып тәкъдим итәргә телисең икән, моның аерым бер кешесе, әйдәп баручысы булырга тиеш. Бер "Мирас" кына түгел, мондый проектлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр мондый музыка тамашачы күңеленә тирәнрәк кереп утырачак. Моны тормышка ашырыр өчен республикабызда барлык мөмкинлекләр бар.

Фестивальнең 20 февраль узган өченче концерты буыннар алмашуын күрсәтте. Бу көнне Хөснулла Вәлиуллин, Мирсәет Яруллин, Ренат Еникеев, Анатолий Луппов әсәрләре яңгырады. Премьера буларак, Ильяс Камалның оркестр белән тавыш өчен Солтан Габәшинең "Кәккүк" әсәренең транскрипциясе яңгырады, җырны Алинә Кәримова башкарды.

Гөлсөяр Әхмәдиева
Гөлсөяр Әхмәдиева

Тамаша карарга килгән Гөлсөяр Әхмәдиева, бу җыр яшьлеккә алып кайтты, дип әйтте:

— Бу җыр башлануга ук яшь чаклар искә төште. "Кәккүк-кәккүк", дип кушылып җырлыйсы килде. Мондый җырларны тагын да күбрәк язсалар иде, татар композиторлары мондый көйләрне тагын да иҗат итсә иде, без бик теләп мондый тамашаларга йөрер идек, чөнки аны тыңлаганда, мин — татар, дип горурланып утырасың. Минемчә, бу музыканы Татарстанда гына түгел, Башкортстанга, башка төбәкләргә, гомумән дөньяга чыгару кирәк, чөнки татарлар төрле җирдә яши, алар да мондый музыкага тартылыр иде.

Альберт Шәрәфетдинов
Альберт Шәрәфетдинов

Ябылыш концертында премьера буларак Альберт Шәрәфетдиновның "Курай өчен татар темаларына фантазия" әсәре дә башкарылды. Автор сүзләренчә, бу әсәргә инде 20 ел, әмма ул Татарстан республикасы дәүләт симфоник оркестры башкаруында беренче мәртәбә яңгырый:

— Минем уйлавымча, татар халык гореф-гадәтләре үлмәсен өчен мондый әсәрләрне ешрак халыкка ишеттерергә, яшь үзешчән композиторларга мондый фестивальләрдә катнашырга мөмкинлек бирергә кирәк. Минемчә, бу фестивальдә симфоник оркестр белән генә түгел, башка оркестрлар белән дә эшләсәк, күбрәк шундый әсәрләрне фестиваль програмына кертеп булыр иде. Әйтик, халык уен кораллары оркестры, ансамбльләр белән. Бу татар темаларына яза торган композиторларга катнашыр өчен тагын да киң мөмкинлекләр ачыр иде.

Рөстәм Сәрвәров
Рөстәм Сәрвәров

"Аксу" студиясе башлыгы, автор-башкаручы Рөстәм Сәрвәров Азатлыкка белдергәнчә, халыкның татар классик әсәрләренә сусаганы сизелә, әмма аны мондый музыка белән тагын да кызыксындырыр өчен мондый концертларны Казанда гына һәм елга бер күрсәтү генә аз:

Тамашачыны яңадан тәрбияләргә кирәк хәзер

— Беренчедән, менә шундый музыка яңадан яңгырый башлаганга мин бик сөендем, чөнки 90нчы еллардан соң озак вакыт татар классик әсәрләре яңгырамады. Бу фестиваль бер этәргеч булды, хәзер яшь татар композиторлары да үз иҗатын халыкка тәкъдим итә ала, моңарчы консерваторияне бетерсәң дә үз әсәрләреңне халыкка күрсәтер өчен урын юк иде. Тамашачы әлбәттә мондый музыкага сусаган, әмма шул 90нчы елдан соң барлыкка килгән аралык нәтиҗәсендә халык мондый музыка белән аз кызыксына, тамашачыны яңадан тәрбияләргә кирәк хәзер.

Мәдәният институты да, консерватория, башка музыкаль белем биргән уку йортларыбыз бар, әмма композиторларга үзләренең яңа әсәрләрен тәкъдим итү мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә мондый фестивальләрнең күбрәк булуы кирәк. Оркестр, ансамбльләребез дә күп, шул ук республиканың симфоник оркестры бөтен дөнья буйлап йөри, Татарстанның Чаллы, Әлмәт, башка шәһәрләрендә булса да татар классик музыкасын тамашачыга уйнарга тиеш, чөнки анда да мондый музыкага сусаган татарлар яши һәм аларны да тәрбияләргә кирәк. Әллә кая читтә йөргәнче, үзебездә мондый концертлар күбрәк булсын иде.

Концерттан күренеш
Концерттан күренеш

Фестиваль Салих Сәйдәшевнең "Кызыл армия маршы" белән тәмамланды. Алып баручылар моны якынлашкан 23 февраль көне уңаеннан дип игълан итте. Тамашачы маршны җылы кабул итеп, әсәр тәмамлануга кадәр кул чапты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG