Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар большевиклар үтергән кырымтатар җитәкчесе Номан Челебиджиханны искә ала


Номан Челебиджихан (1885-1918)
Номан Челебиджихан (1885-1918)

Кырымтатарлар Кырым халык республикасы хөкүмәтенең беренче рәисе, 1918 елда большевиклар тарафыннан үтерелгән Номан Челебиджиханны искә ала.

23 февральдә Кырымтатарлар Кырым халык республикасы хөкүмәтенең беренче рәисе, большевик-матрослар тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән Номан Челебиджиханны (Челеби Җихан) искә алу көне. Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров бу вәхшиләрчә үттерү Мәскәү фәрманы белән эшләнгән диде. Ул 23 февральне Кырым, кырымтатарлар, Украина тарихында фаҗигале көн дип атады.

"103 ел элек, 1918 елның 23 февралендә Акъярда большевиклар контролендә булган Кара диңгез флоты хәрбиләре Кырым халык республикасы хөкүмәтенең беренче рәисе, беренче Кырымтатар корылтаен оештыручыларның берсе, Кырым, Беларус, Литва, Польша татарлары мөфтие, кырымтатарларның "Ант иткәнмен" гимны авторы Номан Челебиджиханны кыйнап үтергән. Мәскәү боерыгы белән оештырылган бу үтерү кырымтатарларның Кырымда яшәүче барлык халыкларны берләштерәчәк үз дәүләтен торгызу омтылышларына каршы юнәлтелгән гамәл", диелә Чубаров белдерүендә.

Чубаров шулай ук 77 ел элек, 1944 елның 23 февралендә совет хакимиятенең 500-650 мең чечен һәм ингушларны, шул ук елның 18 маенда барлык кырымтатарларны үз җирләреннән мәҗбүри сөргенлеккә җибәрүен дә искә ала Чубаров. Ул үз халкының тарихын, ата-бабаларын, совет режимының гәепсез корбаннарын онытмаганнарга Кырымтатар мәҗлесе исеменнән теләктәшлек белдерде.

21 февраль Бөтендөнья кырымтатар конгрессы, Кырымтатар мәҗлесе, Төркиядәге кырымтатар оешмалары Номан Челебиджиханга багышланган "Челебиджихан һәм кырымтатар шәһитләрен искә алу көне" онлайн конференциясен үткәрде. Конференциядә Романиядә 1943 елда коммунистларның дәүләт иминлеге комитеты үтергән кырымтатар милли хәрәкәте активисты Неджип Хаҗи Фазыл һәм башка кырымтатар шәһәитләре дә искә алынды.

Русия 2014 елның февралендә Кырымны басып алганга кадәр Номан Челебиджиханны искә алу чаралары Кырымдагы милли мәктәпләрдә, кырымтатар сыйныфларында үткәрелеп, мәчетләрдә догалар укыла иде. Аннексиядән соң мондый чаралар тыелды.

Быел 23-26 февральдә Кырымтатар мәҗлесе, "Кырым теләктәшлеге" оешмасы Номан Челебиджиханның үлеменә һәм Кырым аннексиясенә каршы чаралар планлаштырган, дип полиция активистларга кисәтүләрне алдан тапшыра башлады.

Украинаның Ичня шәһәре тимер юл вокзалы бинасында кырымтатарларның милли каһарманы Номан Челебиджиханга истәлек тактасы ачылган иде.

Кырымтатар сәясәтчесе, Кырым халык республикасы хөкүмәтенең беренче рәисе, Кырымтатар халкының беренче корылтаен җыючы, Кырым, Литва, Польша һәм Беларусның беренче мөфтие Номан Челебиджихан – большевиклар терроры корбаны. Аны 1918 елның 23 февралендә Акъяр (Севастополь) төрмәсендә атып үтерәләр һәм җәсәден турап Кара диңгезгә ташлыйлар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG