Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар кызы": Әниләр балалары белән саф татарча сөйләшергә тиеш


"Татар кызы – 2021" бәйгесенең җиңүчесе Айгөл Котдусованы бүләкләү
"Татар кызы – 2021" бәйгесенең җиңүчесе Айгөл Котдусованы бүләкләү

"Татар кызы – 2021" Татарстан бәйгесенең Татарстан күләмендәге өлешендә җиңүче Айгөл Котдусова татар телен гаиләдә сакларга кирәк дип саный. Балалары белән татарча сөйләшмәүче аналарны ул милләтне бозучылар ди.

6 март Казанда "Татар кызы – 2021" бәйгесенең Татарстан күләмендәге өлеше узды. 12 кыз арасыннан төп җиңүче итеп Саба районы кызы Айгөл Котдусова танылды. Аңа калфак, милли хәситә һәм 50 мең сумлык сертификат бүләк ителде. "Казан гүзәле" исеменә Казан кызы Илүзә Мәгъсумова лаек булды. Алар көзен Ташкентта узачак "Татар кызы – 2021" халыкара бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.

Казанда "Татар кызы – 2021" бәйгесенең Татарстан өлеше узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:27 0:00

Тантанада зур кунаклар, эре түрәләр күренмәде, журналистлар да аз иде. Хәтта Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та килмәде. Күрәсең, Ташкентта узачак халыкара тантанага әзерләнәләрдер. Төп кунак сыйфатында Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров иде. Ул үз чыгышында "Татар кызы"ның иҗтимагый хәрәкәткә әверелүен һәм системлы эш башкарыр өчен дирекция төзелүен җиткерде.

Сүз уңаеннан, узган ел пандемия сәбәпле бәйгене уздырмадылар. Быел санитар-эпидемиологик тәртипне саклап, Татар дәүләт филармониясе залына тамашачыларның 70 процентын гына керттеләр. Аларга алдан бушлай билетлар таратылды.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Тантана үзе бәйге буларак түгел, ә концерт рәвешендә узды. "Татар кызы" исеме өчен көрәшүчеләр күмәк җыр-биюдә катнашты, җырчылар сәхнә тотты. Кызларны сынап карауда бары бер бәйге оештырылган иде. Интеллектуаль уен аша аларга татарның мәшһүр хатын-кызлары тарихыннан сораулар бирелде. Аларга беренче ханбикә, беренче табибә, беренче опера җырчысы кебек сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Бирем бик гади яңгырагангамы, әллә сораулар алдан билгеле булгангамы – кызлар барысына да дөрес җавап бирде. Катнашучыларны сынап карау шул бердәнбер бирем белән башкарылды булса кирәк. Янәшәдә утыручылар "Табигый сөйләми", "Җавапны алдан беләләр инде", "Данис Шакиров, ичмасам, татарча матур итеп сөйли" дип тамашаны шәрехләп барды.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Тамашада алып баручылар җанисәпне дә телгә алды. "Быел җанисәп нәрсә күрсәтер икән? Миңа калса, татарлар саны артырга тиеш", дип тәмамладылар.

"Татар кызы – 2021" бәйгесенең Татарстан күләмендәге өлеше узган елның октябрь аенда башланып киткән. Барлыгы 230 кыз катнашкан. Шуларның 12се финал өлешенә үтте. Кызларның күбесе районнардан. Казан шәһәреннән дип күрсәтелгән ике татар кызының берсе генә чын Казан кызы, икенчесе Әтнә районында туып үскән булып чыкты.

Әдилә Хәмидуллина
Әдилә Хәмидуллина

Бәйге барышында кызларга төрле остаханәләрдә катнашырга, үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карарга туры килгән. Буа кызы Әдилә Хәмидуллина милли үзаң күтәрелде дип саный.

"Элек милли күлмәкләр киеп йөрми идем. Хәзер кибетләргә кергән саен татар киемнәрен карарга тырышам. Бу миндә кызыксыну уятты. Элекке тыйнак аерым сүз әйтә торган кыз булып калмаячакмын мин", диде ул.

Рамилә Гыйниятова
Рамилә Гыйниятова

"Бу мине тамырдан үзгәртте. Без хәзер үзебезне чын татар хатын-кызлары кебек хис итәбез. Остазларыбыз, укытучылар көчле иде. Яхшы дәресләр алдык. Киләчәктә монда тупланган барлык белемне дәвам иттерергә кирәк. Үзебезнең тарихны өйрәнергә, аны сеңдерергә һәм балаларга җиткерергә җыенабыз", диде Минзәлә кызы Рамилә Гыйниятова.

Шәһәр кызларының аз булуын "Татар кызы" бәйгесе жюри әгъзасы, Камал театры артисты Илдар Хәйруллин шәһәрләрдә руслашу көчле булу белән бәйле ди.

Илдар Хәйруллин җиңүчеләрне бүләкли
Илдар Хәйруллин җиңүчеләрне бүләкли

"Бүген милләт авылларда, чит төбәкләрдә, Үзбәкстанда, Башкортстанда саклана. Безнекеләр руслашып бара. Һәрхәлдә, бәйгедә бәя гадел куелды. Мин кире кеше, торып чыгып китә дә алам. Без күбебез бер фикердә идек.

Саба кызында сөйкемлелек бар иде. Анда шигырь укуны, ничек спектакль уйнавын карамыйсың. Монда кеше буларак ихласлык, күз карашы, кешелек сыйфатларына игътибар итәсең. Бер кыз сәхнәдә гәүдәсе каткан кебек иде, аңа начаррак бәя бирелә инде.

Сәхнә арты
Сәхнә арты

Алар, иң элек, яхшы ана, яхшы хатын булырга тиеш. Хатын-кызның төп миссиясе – гаилә учагын саклау, бала үстерү. Калган эшләре, җәмгыять эшендә катнашуымы, һөнәреме – минем өчен мөһим түгел", диде Хәйруллин.

"Татар кызы – 2021" бәйгесенең Татарстан күләмендә төп җиңүчесе Айгөл Котдусова Саба районының Бигәнәй авылыннан. Казан аграр университетын тәмамлаган. Бүген юрист булып эшли. Ул татар телен гаиләдә сакларга кирәк һәм балалары белән татарча сөйләшмәүче аналарны милләтне бозучылар, дип сөйләде Азатлыкка.

Айгөл Котдусова
Айгөл Котдусова

— Мин үземнең җиңүемә бер дә ышанмаган идем, – ди Айгөл Котдусова. – Бер-ике кыз алга чыгар дигән уем бар иде. Үземнең исемне ишеткәч, мин аптырап калдым. Эчтә шатлык иде. Бу бәйге мине күп нәрсәгә өйрәтте. Ул мине шәхес буларак ачты. Монда җыр-бию генә түгел, ә шәхес буларак ачыласың.

— Милли үзаңың үзгәрдеме?

— Мәсәлән, без яшьләр шәҗәрә турында уйлаганыбыз юк. Безгә шәҗәрә буенча осталык дәресләре бирделәр. Мин үземнең сигезенче буын бабамны таптым. Оештыручылар безгә бер ай алдан эзләнергә дип әйтеп куйганнар иде. Мин дәүләт архивында эзләп, сугышта катнашкан бабамнарның барлык мәгълүматын тупладым. Аларны тапкач, ул сиңа шундый көч бирә. Мин "Татар кызы"на бик зур рәхмәтле.

Бүләкләү тантанасы
Бүләкләү тантанасы

— Бүген татар теле авыр хәлдә. Аны саклау, үстерү өчен нәрсә эшләргә кирәк дип саныйсың?

— Татар телен күтәрер өчен безгә татарча сөйләшергә кирәк. Безнең дә әни буласы бар. Гаилә коргач, балалар белән саф татарча сөйләшергә, рус сүзләре кыстырмаска кирәк. Иң беренче, ул үзебездән тора. Татар милләтен күтәрер өчен гореф-гадәтләребезне онытмыйча, шуның нигезендә яшәргә кирәк. Татар милләте киләчәге үзебездән генә тора.

— Бүген күп кенә татар аналары да балалары белән русча сөйләшә. Аларга синең карашың нинди?

— Бу дөрес хәл түгел. Шуның белән милләт бозыла да. Бу бик начар сыйфат. Без Русиядә яшибез, ләкин безнең Татарстан һәм милләтебез бар. Татарча сөйләшергә кирәк.

— "Татар кызы" исемен йөртү зур җаваплылык. Алга таба үзеңне милли проектларда, иҗтимагый эштә күрәсеңме?

— Минем уй-фикерләрем бик күп. Ләкин әлегә аларны әйтеп бирә алмыйм. Минем проектым алга таба мәдәни туризм өлкәсенә караячак.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG