Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Иҗтимагый пулатның прокуратура аша эш итүе киеренкелекне арттыра гына"


Башкортстан Иҗтимагый пулаты рәисе Ростислав Морзагулов
Башкортстан Иҗтимагый пулаты рәисе Ростислав Морзагулов

Башкортстан Иҗтимагый пулаты шагыйрә Нәҗибә Сафинаның башта "Татарстан яшьләре" газетында чыккан, аннары "Реальное время" басмасы тәрҗемә иткән материалы яла яга дип Башкортстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Белгечләр фикеренчә, бу рәвешле эш итү җанисәп алдыннан киеренкелекне арттырачак кына.

Шагыйрә Нәҗибә Сафинаның "Татарстан яшьләре"нең 25 февраль санында "Безнең белән нишлиләр ул?" дигән язмасы дөнья күрә. Язманың эчтәлеген җентекләп тисвирлап тормыйбыз. Кыскача, автор туган ягы - Башкортстанның Яңавыл районыннан күп шалтыратулар алган һәм барысы да диярлек авыл җирендә башкортлаштыру сәясәтенә зарлана икән. Шагыйрә шул шалтыратуларның эчтәлеген шәрехли һәм аңа, Татарстанда яшәүче шагыйрәгә дә, рәсми Казанга да кул кушырып утыруларына дәгъвәлар күп булуын яза. Барысы да тыныч узар иде. Әмма 3 мартта "Реальное время" укучыларына бу язманың тәрҗемәсен тәкъдим итте. Озак та үтмәде Уфа якларыннан моңа үпкә хаты килеп иреште. Мәкалә Башкортстанның Иҗтимагый пулатына ошамаган булып чыкты. Алар "Реальное время", "Татарстан яшьләре" газетларында чыккан материалларны тикшерергә, аларга хокукый бәя бирергә сорап Башкортстан прокуратурасына шикаять хаты юллады. Башкортстан Иҗтимагый пулаты мәкаләдә башкорт халкы татар халкына каршы куелган һәм башкорт халкына тискәре мөнәсәбәт формалаштырыла дип саный.

Башкортстан Иҗтимагый пулаты рәисе Ростислав Морзагулов та бу мәкаләгә карата үз фикерен әйтте. "Мондый мәкаләләрне укыганда йөрәгем сыкрый, бер-берсенә якын булган ике халыкны талаштырып ятучыларга карата ачу чыга. Бу махсус кампаниягә охшап тора, кемдер талаштырыр өчен акча да инвестицияләгәнен күрәбез. Нинди максаттан эшләнгәнен белмим, әмма бу мәкалә коточкыч. Бу – милләтара нәфрәт тудыруның мисалы. Мин прокурор да, адвокат та түгел, әмма хезмәттәшләрем бу очракта җинаять бармы икәнен прокуратура тикшерергә тиеш, бар икән, җинаять өчен җавап тотарга тиешләр дип әйтте", диде ул.

Башкортстан прокуроры Владимир Ведеркинга мөрәҗәгать итүче Морзагулов түгел, бу эшне тарихчы, Башкортстан Иҗтимагый пулат вәкиле Рамил Рәхимов башкарган. Ул аны электрон вариантта җибәргән, алганнары турында хәбәрдармын диде Азатлыкка. Аның сүзләренә караганда, шикаять язуга аны берсе дә кыстамаган, бу – аның инициативасы һәм Иҗтимагый пулаттагы башкалар аның белән ризалашкан. Әйтергә кирәк, инициатива Рамил Рәхимовныкы булса да, ул нишләптер Азатлык белән сөйләшкән вакытта бер тапкыр да шикаять иткән мәкалә авторын исеме белән атамады. Ул аны бары тик мәкалә авторы, шагыйрә дип кенә сөйләде. Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәте юк, андый очраклар булмаганын әйтә ул.

Рамил Рәхимов
Рамил Рәхимов

— Мин төрле матбугат укыйм, шушы язмага тап булдым, укыдым, сораулар туды. Ничек бернинди дә дәлилсез Башкортстанда башкортлаштыру процессы бара дип язып була? Кайда конкрет мисаллар, кайда конкрет кешеләр? Авыл исемнәре бармы? Менә бу бит тулы бер республика, тулы бер милләткә яла ягу,— дип сөйләде прокуратурга мөрәҗәгать иткән тарихчы Рамил Рәхимов. — Мин эшем белән төрле районнар буйлап йөрим, кешеләр белән аралашам, дөрес быел Яңавылда булмадым, әмма бер генә җирдә дә көчләп башкортлаштыру бара дип сөйләгәннәре булмады. Әлбәттә, мине бу гаҗәпләндерде, бу хакта Иҗтимагый пулатта да сөйләшү булды, минем хезмәттәшләр дә аптырашта калды. Шуңа да без мондый чыгышларга нокта куелырга тиеш дип саныйбыз. Моның башы кайда, кемнең инициативасы – прокуратура тикшерү уздырсын.

Кайда конкрет мисаллар, кайда конкрет кешеләр? Авыл исемнәре бармы?

Рамил Рәхимов үзе Нәҗибә Сафина яки аерым бер медиага хөкем карары чыгарылуы яклы түгеллеген әйтә. "Берсенең дә төрмәгә утыртылуын теләмим, әмма моңа прокуратура ягыннан бәя бирелсә, башка мондый хәлләр кабатланмас иде. Бу бит укыган, белемле, абруе булган шәхес авызыннан, каләменнән чыккан фикерләр һәм алар тарала", ди ул. Тарихчы үзе Татарстан хакимияте дә, Татарстан медиасы да махсус сәясәт алып бармый дигәнгә инанган. Нәҗибә Сафина артында да аерым көчләр тормый дип саный.

— Җанисәп вакытында бу мәсьәлә һәрвакыт калкып чыга. Ике як та тартыша, әмма мин әлегә ни Башкортстан республикасы хакимияте, ни район җирлекләрендә административ басым белән башкортлаштыру очракларын күргәнем дә, ишеткәнем дә булмады , — дип аңлата Рамил Рәхимов. — Әгәр шагыйрәгә Яңавылдан шалтыраталар икән һәм андый очраклар бар икән, әйдәгез тикшерик. Әмма безгә конкрет авыллар, очраклар кирәк. Шундый хәлләр бар икән, безнең Иҗтимагый пулат ул очракларны тикшереп бәя бирергә тиеш. Менә анысын да прокуратура яки башка органнар тикшерә ала. Әлегә яла ягу һәм ике арада киеренкелек тудыру гына бара.

Рамил Рәхимов Башкортстанда көчләп башкортлаштыру юк дип саный. Азатлык Башкортстанның көнбатыш районнарында яшәгән татарларның телләрен башкорт теле диалекты итеп санау яки мишәрләрне аерым милләт итеп танырга омтылу очракларын искә төшерде. Тарихчы бу мисалларны сәясәткә санамаганын әйтте. "Көчләү юк бит, кешеләр үзләрен ничек тоя, нинди милләт вәкиле итеп саный – шул төп мәсьәлә. Милли үзаңнан тора. Мин лингвист түгел, тел нечкәлекләрен белмим, әмма үзләрен татар телендә сөйләшүче башкорт дип санаучылар бар", диде ул.

Прокуратурага шикаять язылганы турында Башкортстан медиасы күп язды, Татарстан матбугаты Башкортстан, башкортлар өчен никадәр үпкәле язма урнаштырганы да, Иҗтимагый пулат моңа ни өчен түзә алмагыны да аңлатылды. Хәзер исә прокуратурының ничек эш итүеннән торачак.

Шау-шу тудырган мәкалә авторы, танылган шагыйрә, чыгышы белән Башкортстаннан булган, озак еллар дәвамында Казанда яшәп иҗат иткән Нәҗибә Сафинага әлегә прокуратурадан шалтырату булмаган, белдерү хатын да алмадым диде ул Азатлыкка. Язылган мәкаләдә бернинди дә уйдырма юк һәм прокуратура бу эшкә алынса, минем ялган таратуымны ничек дәлилли ала дип әйтә ул. Моңа кадәр прокуратурага аның өстеннән шикаять итү булмаган, бу минем беренче тәҗрибә ди шагыйрә.

Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

— Мәкаләм шау-шу тудырганын, әле җитмәсә Башкортстан Иҗтимагый пулаты тарафыннан прокуратурага хат язылуын белми калган булыр идем, ярый журналистлар бар, алар әйтте. Язмамда бернинди дә уйдырма юк. Миңа чыннан да күп шалтыраталар һәм Башкортстандагы хәлләрне сөйлиләр. Бу язма Уфа татарлары, минем туган ягым Яңавыл татарларының җан авазы.

Хакимияткә каршы сөйлисең икән, басымны көт тә тор. Шуңа исемнәр дә, авыл исемнәре дә юк

Мин ничек бар, шулай яздым. Бу – күптәннән сузылган хәлләр, башта ничек эшләргә белмичә аптырап йөрделәр, хәзер тактика әзер. Башкорт санын руслар исәбенә арттырып булмый, ә татар, мари авыллары исәбенә бу мөмкин. Кемдер моңа күз йома, дәшми калуны хуп күрә, аннары дәшәрлек тә түгел. Хакимияткә каршы сөйлисең икән, басымны көт тә тор. Шуңа исемнәр дә, авыл исемнәре дә юк. Уфа татарларының бер генә терәге бар – Казан. Әйт, җиткер, якласыннар безне дип шалтыраталар. Татарстан әлегә тиешлечә эш башкармый, һәрхәлдә аны Уфа татарлары сизми.

Шагыйрә фикеренчә, прокуратурага мөрәҗәгать итү, киресенчә, Башкортстандагы халыклар, ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенлештерә ала. Киеренкелекне арттырачак. Прокуратура тикшерүеннән курыкмыйм диде ул Азатлыкка.

Мәкалә басылып чыккан "Татарстан яшьләре" дә, "Реальное время" редакцияләре дә әле Башкортстан прокуратурасыннан "сәлам" алмаган. "Татарстан яшьләре" мөхаррире Атлас Гафиятов аптырашта, мәкалә кемнең һәм ни өчен ачу чыгарганы да һәм бу мәсьәлә ни өчен прокуратурада хәл ителергә тиешлеге дә аңлашылмый дип сөйләде ул Азатлыкка.

Атлас Гафиятов
Атлас Гафиятов

— Шагыйрә Нәҗибә Сафина бездә еш басыла, аның материаллары шактый. Февральдә чыккан мәкаләгә бүген шау-шу туды. "Татмедиа" да ул саннарны соратып алды, нишләтергә җыеналардыр? — дип гаҗәпләнә ул. — Аны "Реальное время" бастырып чыгарды, рөхсәтне Илшат Әминов сорады, бернинди дә каршылык юк, аны теләсә кем сылтама белән бастыра ала. Прокуратураның нинди дәгъвалар чыгарганы билгесез, әле бернинди хат та килмәде, шалтыратучы да булмады. "Татарстан яшьләре" – матбугат, аның үз кануннары бар. Авторның фикерләре белән редакциянең позициясе туры килмәскә дә мөмкин дип язылган. Сорау бирәләр икән, җавап тотарга әзербез.

"Реальное время" мөхаррире Сергей Кощеев материал чыкканда мин ялда идем, әлегә берни белмим, диде. Алар да әлегә прокуратурадан хат алмаган.

Уфада яшәүче этнограф Илдар Габдрәфыйков Башкортстанның Иҗтимагый пулаты прокуратура ярдәмендә ике якны бәрелештерү түгел, ә араларны җайлау, көйләү белән шөгыльләнергә тиеш дип сөйләде Азатлыкка. Иҗтимагый пулат вәкилләренең Башкортстанда башкортлаштыру сәясәте юк дип белдерүе, аңа күз йому мәсьәләне тирәнтен казырга теләмәүдән килә, дип аңлатты ул.

Илдар Габдрәфыйков
Илдар Габдрәфыйков

— Әлбәттә, берсе дә кеше өстендә торып аны башкорт дип яздыртмый. Әмма моның төрле ысуллары бар. Конкрет авылда өйдән өйгә йөрү дә кирәкми, әмма телевизор кабызасың, син туган яки яшәгән авылга башкортлар нигез салган дип сөйлиләр, газет белән радиода да шул ук хәл. Моннан тыш һәр районда төрле җыеннар уздырыла, төрле чаралар оештырыла һәм анда да сез – башкорт дигән фикер сеңдерелә. Әйтергә кирәк, бу чаралар республика, район бюджетларыннан финанслана. Болар барысы да кешеләрдә безне башкорт дип яздыртырга телиләр дигән хис, фикер тудыра, — ди ул. — Иҗтимагый пулатның исеме генә иҗтимагый, ул барыбер хакимият структурасы. Ул дәүләт казнасыннан финанслана. Борчый икән бу мәсьәлә, аны хәл итүнең йөз төрле ысулы бар. Үзара сөйләшеп, бер-беребезгә карата һөҗүмне киметик дигән тәкъдим ясап була. Ник шунда ук моңа прокуратураны җәлеп итәргә? Ә Татарстан структуралары Башкортстанның һәр медиасында чыккан материалга шундый реакция биреп утырса, нәрсәгә китерәчәк бу? Каршылык кына тудырачак.

Чынында бу мөрәҗәгатьне ничек укырга кирәк: Радий Хәбиров Рөстәм Миңнехановны тикшерегез дигән сорау белән прокуратурага мөрәҗәгать итә. Иҗтимагый пулат белгечләрне, җәмәгать эшлекләрен җыйсын да бу мәсьәлә ни өчен килеп чыга, нинди аңлашылмаучанлыклар бар дигән түгәрәк өстәл оештырсын иде. Прокуратурага мөрәҗәгать итү иҗтимагый органга хас гамәл түгел.

Азатлык аерым бу мәсьәләне дә, гомумән, Башкортстандагы милләтара сәясәтне дә, җанисәпкә әзерлекне дә игътибар белән күзәтүен дәвам итәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG