Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума мәгариф эчшәнлеген дәүләт контролендә тоту канунын кабул итте


Канун өлгесе мәктәп һәм университет програмнарыннан тыш белем бирү проектларына кагыла.

Русия думасы депутатлары хакимиятләр рөхсәтеннән башка мәгариф эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыючы канун өлгесен кабул итте. Шулай итеп "Русиядә дәүләт сәясәтен дискредитацияләү", тарихны яңадан карау һәм конституцион төзелешне җимерү белән көрәшү тәкъдим ителде диелә документта.

Канун өлгесе мәктәп һәм университет програмнарыннан тыш белем бирү проектларына кагыла. Моңа төрле сайтлар, Youtube каналлар, подкастлар, һөнәри осталыкны арттыру курслары, семинарлар, хөкүмәтнеке булмаган оешмалар тренинглары һәм өстәмә белем бирү програмнары эләгә.

Канунга фәнни җәмәгатьчелек каршы чыкты. Моңа карамастан, документта югары уку йортлары халыкара академик алмашу, чит ил кешеләре катнашында белем бирү прогрмнары һәм фәнни конференцияләрне хакимият белән килештерергә тиеш дигән бүлек кергән.

Азатлык белән сөйләшкән мәгариф белгечләре исә бу канун өлгесе башкача фикерләүне бетерү, дәүләт мәгариф програмыннан читтәге мәгариф эшчәнлеген дә дәүләт кысаларына кертү өчен әзерләнгән дип исәпли.

Мәгариф белгече Марат Лотфуллин әйтүенчә, "монда сүз, мисал өчен, татар халкының үзаңын, милли тарихны өйрәнүне тагын да кысу турында бара, канун шундый максат белән әзерләнә дә". "Татар тарихы мәктәпләрдә инде укытылмый, хәзер инде рәсми мәгариф системы кысаларыннан тышта да татарларның агарту эшчәнлеген бетерү өчен уңайлы мөмкинлек ачыла. Шулай ук бу канун нигезендә "Ачык университет" кебек проектларда җәмәгатьчелеккә укыла торган лекцияләр дә контрольдә булачак. Төрле темаларга фәнни конференцияләрдә ясалган чыгышлар да мәгариф-агарту эшчәнлеге дип карала бит, димәк андый конференцияләрдә чыгыш ясаган кешеләрне эзәрлекләү өчен дә кулланыла алачак", ди Лотфуллин.

БУ ТЕМАГА:

Белгечләр Русиянең яңа канун өлгесен мәгарифтә пропаганданы көчәйтү нияте дип бәяли

Русия фәннәр академиясе канун өлгесен кире алырга чакыра. Астрофизик Сергей Поповның Change.org сайтындагы петициясе 9 март көненә 237 мең имза җыйган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG