Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания парламенты эвтаназия канунын хуплады


Эвтаназия канунын яклаучылар Испания парламенты каршында.
Эвтаназия канунын яклаучылар Испания парламенты каршында.

Эвтаназиягә хокукыннан түзә алмаслык газаплаулар китерүче авыр яки дәвалап булмый торган чирдән интеккән балигъ булган кешеләр куллана ала.

Испания парламенты эвтаназия турында канун кабул итте. Канун өлгесе өчен парламентның 202 әгъзасы тавыш биргән, 141 депутат каршы чыккан. Бу хакта Reuters хәбәр итә.

Испания сәламәтлек саклау министры Каролина Дариас сүзләренчә, әлеге башлангычның максаты "уйланылган һәм барлык гарантияләрне бирүче канун ярдәмендә кешеләргә газаплаулардан арынырга ярдәм итү".

Эвтаназиягә хокукыннан түзә алмаслык газаплаулар китерүче авыр яки дәвалап булмый торган чирдән интеккән балигъ булган кешеләр куллана ала. Эвтаназия узар өчен кеше 15 көннән дә ким булмаган вакыт аралагында ике мөрәҗәгать җибәрергә тиеш.

Канун эвтаназияне табиб уздыра дип күз уңында тота, шулай ук кеше ассистент ярдәмендә үз-үзен дә үтерә ала. Документ табибларга мондый эштән баш тарту хокукы калдыра. Канун үз көченә июньдә керер дип көтелә.

Быел гыйнвар ахырында эвтаназия турында канунны Португалия парламенты да кабул иткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG