Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел дербида гимн гаугасы: Гаеп эзләү кемгә кирәк?


"Ак Барс" - "Салават Юлаев" уены, 17 март, Казан
"Ак Барс" - "Салават Юлаев" уены, 17 март, Казан

21 март Уфада Казанның "Ак Барс" һәм Уфаның "Салават Юлаев" хоккей такымнары арасында плей-офф сериясенең өченче уены алдыннан Башкортстан гимны башкарылганда "Ак Барс" җанатарларының тавышлануы шау-шу тудырды. Рәсми Уфа "Ак Барс" җанатарларын гаепләп чыкты. Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) Казанның "Ак Барс" клубына 100 мең сум күләмендә штраф билгеләде. "Ак Барс" әлеге вакыйганы аңлашылмаучанлык дип бәяләде. Әлеге уенда булган "Ак Барс" тарафдары Азатлыкка бу хәл техник җитешсезлек аркасында килеп чыкты дип аңлатты.

  • Башкортстан Дәүләт җыены – Корылтай рәисе Константин Толкачев "Салават Юлаев" - "Ак Барс" матчында казаннар кыланышын "вакханалия" дип атады. "Без ике тугандаш республика, без һәрвакыт бер-беребезгә хөрмәт белән карап килдек. Бу хоккей матчларына да кагылды. Кунаклар ягыннан шундый "тамаша"ның булганын хәтерләмим. Татарстанда бу хәлне искә алырлар һәм киләчәктә җанатарлар белән тәрбия эшен тырышыбрак башкарырлар дип ышанам" дип белдерде.
  • "Ак Барс" хоккей такымының матбугат үзәге 22 март рәсми сайтта һәм инстаграм битендә белдерү ясап, бу хәлне аңлашылмаучанлык дип аңлатты.
  • hcakbars_tat инстаграм битендә "21 мартта "Уфа-Арена"да гимн вакытында булган хәл — Казан командасы җанатарларының планлаштырылган акциясе түгел, ә аңлашылмаучанлык. Фан-хәрәкәт җитәкчеләре арасында матч вакытында ук бу инцидент уңаеннан конструктив сөйләшү булды" дигән язма урнаштырылды.
  • Шушы ук биттә "Ак Барс"ның бу хәлгә үкенүе һәм КХЛның дисциплинар регламенты нигезендә җәза кабул итәчәге дә язылды.
  • Азатлык Уфада булган хәл уңаеннан аңлатма сорап, "Ак Барс" фанатлары вәкиле Глеб Филиповка мөрәҗәгать итте. Ул барлык сораулар клубның матбугат үзәге аша уза дип, сөйләшүдән баш тартты.
  • Клубның матбугат үзәге җитәкчесе Михаил Степанов та Азатлык сорауларына җавап бирергә теләмәде, барлык мәгълүмат рәсми сайтыбызда урнаштырылды, диде.

Азатлык 21 март Уфада узган "Салават Юлаев" - "Ак Барс" уенында Казан такымының фан секторында булган җанатар Данир Гомәров белән сөйләште.

Данир Гомәров
Данир Гомәров

— Данир, бу матчта булган хәлләрне аңлатып кит әле.

— Мин моны "Ак Барс" такымы җанатарлары ягыннан чыгып караганда ниндидер бер аңлашылмаучанлык дип әйтер идем. Без җанатар буларак башта Башкортстан гимнын тыныч кына тыңладык. Аннан инде гимнның музыкасы туктады. Без гимн бетте дип уйладык һәм һәрвакыттагыча үз такымыбызны хуплап кычкыра башладык. Әйтәм бит, башта Русия гимны яңгырады, аннан Башкортстан гимны яңгырады. Ә аннан Башкортстан гимны тукталып калды.

— Синеңчә, бу гимнны махсус туктатканнар булырга мөмкиннәрме?

— Мин моны техник җитешсезлек булды дип уйлыйм. Гадәттә алай туктаганы юк иде. Гимн яңгырады бит. Ул туктагач, "Ак Барс" җанатарларының фан секторындагылар аны бетте дип уйлады. Гадәттәгечә аннан соң без кычкыра, барабаннар кага башладык. Бар уенда да шулай була бит инде ул. Безнең Уфага да беренче тапкыр гына баруыбыз түгел.

— Интернетта таралган видеороликта гимн көе ишетелми, хоккейчылар басып тора һәм "Ак Барс" җанатарлары үзләренең такымнарының исемнәрен әйтеп кычкыра башлый. Кыскасы, гимн тулысынча яңгырап беткән идеме?

— Юк, бетмәгән булган икән. Ул ничектер өзелеп туктап калган булган. Без аны сизмәдек.

— Сез, җанатарлар буларак, гимнның яңгырап бетмәгәнен белдегезме соң?

— Башкортстан гимнының кайчан бетеп бетмәгәнен бөтен җанатар да белеп бетерми бит инде. Туктагач безнекеләр бетте дип уйлады. Аны безнең яктан да, Уфа такымы ягыннан да махсус эшләнгәндер дип уйламыйм. Шушындый ук хәл Татнефть-Аренада да булырга мөмкин иде, Татарстан гимны туктап калса, әлбәттә "Салават Юлаев" җанатарлары да кычкыра башлаган булыр иде. Алар да безнең кебек гимн бетте, дип уйлаган булыр иде.

— Гимн музыкасы туктагач, Уфа хоккейчылары ни өчен кузгалып китмәде икән?

— Хоккейчылар, күрәсең, үз гимннарының кайчан беткәнен, яисә бетмәгәнен күбрәк беләдер инде. "Ак Барс" хоккейчылары да Уфадагы көндәшләренә карап кузгалмаганнардыр.

— Син моны алайса Уфа ягының техник проблемы гына булды дип әйтәсең?

— Әлбәттә. Мин моны махсус эшләнгән эш дип уйламыйм. Әмма Уфа ягы моны башкача аңлатырга тели. Провокция дәрәҗәсенә чыгарасы килә кебек. Ягъни, "Ак Барс" тарафдарлары гимнны махсус тыңламады дип күрсәтергә телиләр.

— Интернетта әйләнгән кыска видеода гимнның яңгыраган өлеше юк, бары ахыргы вазгыять кенә күрсәтелә.

— Бу бик сәер видео. Интернетта күренгән видео роликта никтер ахыргы өлеше генә куелган. Һәм без гимнны тулысынча тыңламаган кебек килеп чыккан. Димәк, болай эшләү кемгәдер кирәк булган. Кемдер нәкъ менә шуны чукый. Кемгәдер нәкъ менә шул җире кирәк.

— Ә алга таба ни булды?

— Дәвамы гадәттәгечә инде. Фанатлар секторында теләсә кем теләсә нәрсә кычкыра алмый. Безне әйдәүче кеше нинди команда бирә, шуны эшлисең.

— Сезнең әйдәүче җанатар димәк үзе дә ишетмәде булып чыгамы?

— Әйе. Анда аңлап та җиткермәгәндер ул.

— Сезнең янда утырган Уфа тамашачысы ни дә булса әйттеме? Туктагыз, гимн бетмәде бит әле, дип кисәтүчеләр булмадымы?

— Алар гомердә бернәрсә әйтми. Алар бит гади тамашачы гына, карап кына утыралар.

— Уен беткәч сезнең яктан гафу үтенү булмадымы, ялгышлык килеп чыкты дип?

— Юк инде. Без үзебез дә мондый хәлнең булганын соңыннан интернет аша гына белдек.

— Башкортстан Дәүләт җыены рәисе "Ак Барс" җанатарларын гаепләп чыкты, гимнга хөрмәт күрсәтмәделәр диде. "Салават Юлаев" такымы да КХЛга мөрәҗәгать әзерлибез дип белдерде. Уфа ягы гимнның сез әйткәнчә техник җитешсезлек аркасында туктавын белә микән?

— Монда ике як та үз ягыннан хаклы кебек күренә. "Салават Юлаев" ягы хәзер серияда 3-0 җиңелеп бара. Шуңа аларга нидер җитми. Мин бу тавыш иң элек менә шул сәбәпле чыккандыр дип уйлыйм.

— 21 марттагы уенда "Салават Юлаев" "Ак Барс"ны җиңгән булса, һәм серияда исәп 2-1 булган булса, бу тавыш моның кадәр чыгар идеме икән?

— Ул вакытта мондый тавыш чыкмас иде дип уйлыйм.

— Уен беткәч җанатарларның әйдәүчесенә берәр нәрсә әйтүче булмадымы?

— Ансын белмим. Безнең фанат секторы аренаның иң өске ярусында. Анда тавыш ныклап ишетелми дә. Гимн тавышы яңгырый икән, без берничек тә тавышланмыйбыз, гимн тавышы туктады икән, без шунда ук кычкыра башлыйбыз. Моңа кадәр андый әйбер булганы булмады. Ике такымның да фанатлары бер-берсенә хөрмәт күрсәтә, анда барсак безгә, монда килсәләр без аларга хөрмәт белән карыйбыз.

— Син үзең "Ак Барс" җанатары буларак бу вакыйга уңаеннан ни әйтер идең?

— Мин үзем Башкортстан татары. Һәр кешенең үз фикере бар. Әмма монда ниндидер провокация булды дип, бербереңне дошман итеп күрергә ярамый. Нинди генә такым җанатары булмасын, аңа хөрмәт белән карарга кирәк.

— Син ул матчта булган кеше, үзең әйткәнчә, вакыйга ачыкланып бетерме икән?

— Мин бу хәл шулай калыр дип уйлыйм. Алар барыбер үзенекен сөйләячәк. Техник җитешсезлек аркасында шушы хәл килеп чыгуын акыллы кеше аңлый инде барыбер.

— 23 март булачак матчка барасыңмы?

— Әйе.

— Тагын гимн туктап калса, нишләргә уйлыйсыз, җанатар буларак?

— Хәзер игътибарлы булачакбыз инде. Җанатарлар арасында да сөйләшү булыр дип уйлыйм. Без гел игътибарлы инде бер караганда. Әйдәүчеләр 15 еллык тәҗрибәсе булган җанатарлар. Алар әле генә килгән кешеләр түгел, Уфада да, Мәскәүдә дә, Питерда да җанатарлар белән идарә иткән кешеләр. Алар гомердә мондый нәрсәне эшләмәс иде. Тәртипнең нәрсә икәнен яхшы белүчеләр. Шул ук "Салават Юлаев"ның фан секторларында үзләренең дә дуслары бар бит. Уен матур булырга тиеш, беркемгә дә мондый гауга кирәкми.

Гауга чыгарырга теләүчеләрне диван экспертлары дип әйтер идем. Интернетта теләсә нәрсә язып утыручылар бар якта да булырга мөмкин, әмма фан секторда андыйлар юк. Хоккейда булган кеше мондый әйбернең махсус булмавын аңларга тиеш дип уйлыйм. Телевизор аша, төрле видеолар карап кына фикер йөртүче кеше хаклы түгел бу очракта.

— Уфа ягы бу техник ялгышын танып, "Ак Барс" тарафдарларыннан гафу үтенмәсме икән?

— Юк, гафу үтенү булмас дип уйлыйм. Әмма дошманлык та булмаячак. Минемчә, вакыйга үзлегеннән сүреләчәк. Хәзер алдагы уеннарга карарга кирәк.

* * *

Соңгы хәбәрләргә караганда, Континенталь хоккей лигасы "Ак Барс" хоккей такымына дисциплинар регламентны бозган өчен 100 мең сумлык штраф салган.

"Салават Юлаев" - "Ак Барс" хоккей такымнарының Гагарин кубогы өчен көрәштә барган сериянең дүртенче уены 23 мартта "Уфа-Арена" була.

"Ак Барс" бу уенда җиңгән очракта, ул Көнчыгыш конференция финалында Омскиның "Авангард" йә Магнитогорскиның "Металлург" такымы белән очрашачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG