Тарихчы Игорь Кучумов инглиз, алман, француз авторларының 30дан артык китабын фәнни комментарлар белән тәрҗемә итеп нәшер иткән.
Алар арасында Герхард фон Менде, Роже Порталь, Карр Эдвард Халлетт, Мессарош Дьюла, Борис Нольде, Ричард Эдгар Пайпс, Пьер Паскаль, Хью Хадсон, Алтон Доннелли, Брюс Дехарт, Дэвид Гриффитс һәм башкалар бар.
Игорь Кучумов чыгышында француз галиме Поль Лаббеның "Русия юллары буенча: Иделдән Уралга кадәр" дигән китабындагы кызыклы өзекләр белән таныштырды.
"Поль Лаббе 1898 елда Идел буе, Урал һәм Казакъстанга сәфәр кыла. Башкортлар белән кызыксынуын әйткәч, Уфа губернаторы аңа көньяк-көнчыгыш төбәккә барырга киңәш итә. Ул тарантаста бүгенге Ишембай районына бара. Анда башкортлар белән бик дуслаша. Ул халык авыз иҗатын җыя. Аны җибәрәселәре дә килми. Өйләнергә тәкъдим итәләр. Ул башкортларга беренче тапкыр лимон тәмләтә. Лимон салып чәй эчә, башкортлар аның чәшкедә калган лимонын ялап, тәмләп карыйлар һәм бик ошаталар. Лимон кисәген кулдан-кулга йөртеп бар да тәмләп чыга.
Ул сәфәрендә Казанга кереп татарлар турында да яза. "Татар хатын-кызларына дин йөзләрен күрсәтүне тыйса да, алар ирләре юкта битләрен ачып күрсәтергә мөмкин. Хатын-кызларның күзләре йөгерек һәм бераз хәйләкәр. Кашлары, керфекләре буялган. Хатын-кызлар өйдә хуҗалык эшләре, кул эше белән шөгыльләнәләр. Бик еш чәй эчәләр, майлы һәм татлы азыклар ашыйлар, шуңа симезләр. Татарлар урыс сәүдәгәрләре кебек гәүдәгә таза хатын-кызларны яраталар. Мин туктаган хуҗа "Минем хатын симез. Ул никадәр зур, шул кадәр яхшы", дип җавап бирде" дип яза Поль Лаббе. Ул татар киемәре һәм йортлары турында да яза. Татар туенда да була. Татарларның гыйбадәт кылган чакларын фотога төшерергә теләген белдерә. Мулла аңа дин буенча йөзне төшерергә ярамавын әйтә, шулай да, алдынгы карашлы кеше буларак, арттан булса да төшерергә рөхсәт итә", дип сөйләде Игорь Кучумов.
"Америка галиме Калеб Саутворд 1990нчы елларда Башкортстанга килеп кирпеч заводына эшкә урнаша. Ул ак һәм кызыл кирпеч чыгаручы ике заводта эшли. Шунда халыкның тормыш дәрәҗәсе, менталитеты турында мәгълүмат җыя. Эшчеләрнең бик еш тәмәке тартырга чыгулары, сүгенергә яратуларын билгели. Башкортстанны эчтән өйрәнә", дип сөйләде Кучумов.
Белемле башкортлар арасында үзләрен татар дип атаучылар да бар
Игорь Кучумов чит ил сәяхәтчеләренең татар-башкортларның милли үзбилгеләнүләре турындагы фикерләрен дә әйтте. Аңа караганда, "Белемле башкортлар арасында үзләрен татар дип атаучылар да бар. Бу милләт күрсәткече түгел, ә социаль статус, морзалык кебек була", дип аңлатты Игорь Кучумов.
Галим Алтон Донеллиның "Русиянең Башкортстанны яулавы", Дениел Шеферның "Татарстан һәм Башкортстан арасындагы чикләр барлыкка килү", Хафиз Маликның "Беренче дөнья башкортлары корылтае һәм башкорт ватанпәрвәрлеге" кебек хезмәтләрнең дә кызыклы булуын билгеләде. Йорн Гревингхольтның "Башкортстан республикасы: авторитар режим" дигән хезмәтендә Мортаза Рәхимов үткәргән сәясәт турында җитди анализ булуын да сөйләде.
Игорь Кучумов җанисәптә милләт билгеләү турында да фикерләрен әйтеп "Башкортстанда татарлар сословие буларак башкорт булып та йөргәннәр, кире татарга да кайтканнар. Минемчә, кеше бүген үзен кем дип саный, шуны күрсәтергә тиеш. 300-400 ел элек ничек язылуларын күтәрү дөрес түгел", диде.
Галим фәндәге Башкортстан һәм Татарстан турында кайбер чагыштыруларын да китерде. Аның сүзләренчә, Казанда чыккан энциклопедиягә чит ил галимнәренең татарлар турындагы барлык, шул исәптән тискәре фикерләре дә кергән. Ә Башкортстанда башкортлар турында бары тик уңай фикерләрне генә басалар. "Бу дөрес түгел. Ничек бар, шулай бирелергә тиеш", диде Игорь Кучумов. Чара ахырында ул үзенең чыгышы турында да сөйләп әбисе ягыннан Татарстаннан булуын әйтте.
Игорь Кучумов Уфада туган. Урта мәктәптән соң Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында белем ала. Мәктәптә эшли, 1993 елдан башлап Русия фәннәр академиясенең Уфа үзәге, Раил Кузеев исемендәге этнологик тикшеренүләр институтында эшли. Урал халыклары тарихы, төбәктәге этник мөнәсәбәтләрне өйрәнү белән шөгыльләнә. 2009 елда экстремистлыкта гаепләнеп тикшерү изоляторында тотыла һәм шартлы хөкем ителә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!