Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 сентябрьдән Чаллыда башкорт теле укыта башлыйлар


Башкорт телен укытыр өчен инде махсус бүлмә әзерләнгән.

1 сентябрьдән Чаллының 11нче мәктәбендә башкорт теле укытыла башлаячак. Бу хакта мәктәп мөдире Елена Мосолкова "Чаллы ТВ" каналына белдергән. Мәктәптә башкорт теле бүлмәсе әзерләнгән, махсус җиһазлар куелган, дәреслекләр китерелгән.

"Безнең мәктәптә башкорт теле укытучысы бар. Ул башкортча укытырга әзер. Ягъни безнең методик шартлар һәм кадрлар бар", дип белдергән ул.

Мосолкова башкорт сыйныфын җиһазландыруда Башкортстан мәгариф министрлыгы ярдәм итүен дә сөйләгән.

Чаллыда башкорт телен укыту Татарстан белән Башкортстан хөкүмәтләре арасында төзелгән килешү нигезендә эшләнә, диелә.

Чаллыда башкорт телен укытуны ике ел элек оештырырга теләделәр. Ул вакытта башкорт сыйныфы һәм балалар бакчасында башкорт төркеме ачылырга мөмкин диелде. 2019 елның 21 августында Чаллыда Башкортстан һәм Татарстан мәгариф министрлыклары, Дөнья башкортлары корылтае җитәкчеләре башкорт телен өйрәнүне оештыру мәсьәләсен күтәреп шәһәр халкы белән очрашкан дип әйтелде.

2004 елда Чаллы үзәгендәге 11нче мәктәп бинасының бер өлешендә башкорт мәктәбе ачылган була. Шулай ук шәһәр үзәгендәге балалар бакчасында башкорт балалары төркеме дә тупланып эшли башлый. Җиде-сигез елдан соң әлеге мәктәп тә, балалар бакчасындагы төркем дә ябыла. Башкорт активистлары Чаллыда сыйныф кына түгел, башкорт мәктәбе дә кирәк дип белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG