Мәскәү биржасында валюта алыш-биреше вакытында долларның рубльгә карата бәясе 0,98 процентка үскән һәм 78,0225 сум тәшкил иткән. Соңгы тапкыр мондый курс 2020 елның 5 ноябрендә булган.
Евро бәясе дә 0,3 процентка кыйммәтләнеп, 92 сумнан артып киткән. Соңгы тапкыр евро курсының 92 сумнан арткан күрсәткече 2021 елның 1 февралендә булган.
Мәскәү вакыты белән 11.05кә доллар 77,82 сум, евро 92,43 сум тирәсендә сатылган.
Дөнья базарында нефть бәяләре үсүе дә дәвам итә. Brent маркалы нефть бәясе Лондондагы ICE биржасында 0,48 процентка үсеп, мичкәсенә 63,04 доллар булган. WTI нефте 0,44 процентка кыйммәтләнеп, мичкәсенә 59,37 доллар тәшкил иткән.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!