Accessibility links

Сандык (Сундук) – Мөхәммәт Мәһдиев


Читаем татарскую классику! Сегодня у нас интересный рассказ классика татарской литературы Мухаммета Магдеева "Сандык" (Сундук). Текст сокращён и адаптирован для изучающих язык. К нему прилагается аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Сандык (Мөхәммәт Мәһдиев)
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:07:12 0:00
йөкләү

Яңа төзелгән биек йорттан квартира алгач, әнине авылдан үзебезнең янга, шәһәргә алып килергә булдым. Беркөнне, "Җыенып тор!" дип, телефоннан хәбәр иттем дә йөк машинасы алып китеп тә бардым.

Авылда күрше-күлән җыелды, елау-сыктау башланды, ә мин шәһәрдән үзем алып килгән грузчиклар белән әнинең хисапсыз төргәкләрен, түшәк- юрганнарын кузовка ташый башладым.

Аларның бер кыенлыгы да булмады. Әмма өй түрендә утырган калайлы зур сандыкка килеп ябышкач, исебез-акылыбыз китте: селкетеп тә булмый сандыкны, нәрсә тутырганнар шулхәтле? Ярдәмгә күрше-күләнне чакырдык. Ломнар белән каерып, астына уклаулар салып тәгәрәтергә туры килде. Ниһаять, анысын да кузовка салу бәхетенә ирештек. Грузчикларның Гарәфи исемлесе, җиңе белән маңгаен сөртеп:

– Бик зурга китте әле монда эш, бер ун тәңкә өстәрсең инде, – диде.

Нишләмәк кирәк, риза булдым. Андый чакта бәхәсләшеп булмый бит инде! Эш бетте. Әнине шофёр янына утырттым да, үзем йөк өстенә атланып, авылдан чыгып киттек.

Шәһәргә төн уртасында килеп җиттек. Минем квартирам әйбәт, иркен. Балконы да бар. Иң башта бишенче этажга әнине җитәкләп менгердем. Ул туктап хәл ала-ала менде. Баскычның биеклегенә сукранды. Өй артында бәрәңге бакчабыз булмаганны ошатмады. Без әйберләрне ташыдык. Грузчикларны белмим, әмма мин үзем әйбер күтәреп бишенче этажга нәкъ унҗиде тапкыр мендем. Унсигезенчесен менүе үтә яман булды. Сандыкны ничек кирәк алай, бу юлы да ярдәмгә күрше-күләнне чакырып, баскычтан менгергән идек, ишеккә сыймый гына бит! Ярый инде, Әни кеше бит, рәнҗемәсен, мин әйтәм, ишекнең яңагын куптарып булса да, сандыкны өйгә кертеп утырттык. Грузчик Гарәфи авыр сулап куйды да, халат итәге белән битен сөртеп:

– Тагын бер ун сум өстәрсең, брат, бик ватылдык, диде.

Нишләмәк кирәк, тагын риза булдым. Машина китте, мин, өстән таулар төшкәндәй җиңел сулап, диванга барып аудым һәм шул ятудан икенче көнне төш вакытында гына уяндым

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Жыенып тор! – Собирайся!
Йөк машинасы – грузовая машина
Хисапсыз төргәкләрен, түшәк-юрганнарын –​ бесчисленные узелки, одеяла и подушки
Өй түрендә утырган калайлы зур сандыкка килеп ябышкач, исебез-акылыбыз китте – когда принялись за сидевший в середине комнаты большой железный сундук, удивлению не было предела
Астына уклаулар салып тәгәрәтергә туры килде – пришлось катить, подложив скалки
Салу бәхетенә ирештек – удостоились счастья погрузить
Нишләмәк кирәк – что поделать
Йөк өстенә атланып –​ сев на груз
Әнине житәкләп менгердем – маму под ручку поднял
Баскычның биеклегенә сукранды – посетовала на высоту лестницы
Ишекнең яңагын куптарып булса да – хотя бы выломов проём двери
Өстән таулар төшкәндәй жиңел сулап – облегчённо вздохнув, словно груз упал с плеч
​Төш вакытында – во время обеда (полудня)

Җәйнең иң матур көннәреннән берсе иде – балконан караганда, Идел көзгедәй ялтырап ята, су буе тулы халык, шәһәр урамнары тып-тын. Ниһаять, мин дә үземнең гаиләм белән ял көнен кешечә уздырам бүген, дип уйлап сөендем. Ләкин эш шул сөенүдән узмады. Әни икенче көнне үк авылын сагына башлады. Шәһәрнең һавасы авыр, иркенләп йокларга сәкесе юк, ипи салыйм дисәң, миче юк, дип, өзлексез зарланды.

Әни, борын астыннан гына сукрана-сукрана, авылдан тозлап алып килгән кәҗә итен газ плитәсендә кыздырып маташа, ә малай коридордагы исәпсез-хисапсыз төеннәр, кәрзиннәр, сандыклар өстендә буран куптарып, мәтəлчек ата. Мин төенчекләрне сүтәм, хатын урнаштырып тора. Ниһаять, чират сандыкка җиткәч, Аллага ышанмасам да, бисмилламны әйттем. Сүс бауны теш белән чишеп, сандыкны ачам һәм өстәге иске бишмәтне алам. Ә бишмәт астында?..

Анда ниләр барын күреп бераз аңышмый торам. Үземә үзем ышанмыйча, башта ящиктан улаклы зур үлчәү тартып чыгарам. Аннан соң аркылы пычкы, ухват, утын яра торган балта, чуен килене алып идәнгә куям. Аннары зур гына җиз комган, күмер савыты, калай соскыч һәм бәти борынчагы килеп чыга. Бик әйбәт итеп юкәдән ясалган борынчак. Очлы кадаклары белән. Янәсе, бəтие имә башлагач, теге кадаклар чәнчи дә, кәҗә имезми. Аерым төргәк белән герләр күргәч, үз күземә үзем ышанмадым. Әчмуxалы гер, чирекле гер, бер кадаклы, ике кадаклы, ун кадаклы гер. Егерме кадаклылары нәкъ дүрт, алары төрелмәгән. Аннан потлы герләр өчәү, ике потлылар – нәкъ дүрт.

Кыскасы, чамадан тыш кәефсезләнеп, йокы бүлмәсенә кереп аудым. Хәзер теге герләр арасында кайсын атлап, кайсын әйләнеп, сөртенә-сөртенә йөрибез. Ләкин анысына да сүз әйтмәдем. Нигә дисәгез, эшләр шактый җиңелләште бит. Кайтканда-киткәндә, әни аш пешереп тора, базарына, кибетенә дә йөри. Малайны янында калдырып, хатын белән парлап ике тапкыр кинога да бардык.

Җәй үткәнче, хатын белән без өйләнешкәннән бирле карамаган бөтен фильмнарны карап бетердек. Кеше артыннан җиттек, шулай итеп. Бер-ике ялны хатын һәм бала белән Иделгә дә чыктык. Ә менә бу ялда шулай ук өчәүләп урманга барган идек, алтын көзне карарга ягъни. Арып-талып кич кенә кайттык. Баскычтан менгәндә үк, мин борыным белән ниндидер тәмле ризык исен йотарга әзерләнеп мендем. Нәрсә пешерде икән әни? Өчпочмактыр. Ял көнне ул һәрвакыт шуны пешерә.

Ишекне ачабыз, гаҗәп, өйдә салкын кирпeч исе, штукатур исе. Алай гына да түгел, әни үзе юк. Кухняга керәбез – салкын, караңгы. Әһә, менә ниндидер язу бар... Һәм газ счетчигы кенәгәсенең тышыннан мин шундый сүзләр укыдым: "Угылым Миңлеәхмәт, авылдан Хәсбиҗамал килгән икән, малае такси белән кайтара икән, мине дә алып киттеләр, уктәбер(октябрь) бәйрәменә кунакка кайтыгыз әйберләремне пран-заран китермичә төяп җибәр инде..."

СЛОВА И ВЫРАЖЕНИЯ:
Идел көзгедәй ялтырап ята – Волга, будто зеркало, сияет​
Ләкин эш шул сөенүдән узмады – но дело дальше этой радости не двинулось
Өзлексез зарланып торды – непрестанно жаловалась
Борын астыннан гына сукрана-сукрана –​ бормоча под нос
Мәтәлчек ата – кувыркается
Сүс бауны теш белән чишеп –​ развязав волокняную верёвку
Бишмәтневерхняя одежда у тюркских народностей, в виде кафтана со стоячим воротником
Аңышмый торам – не могу прийти в себя
Улаклы зур үлчәү тартып чыгарам – вытаскиваю большие желобчаты​е
часы
Жиз комган, күмер савыты, калай соскыч – чугунный кумган, посуду для угля, железный половник
Янәсе бәтие имә башлагач, теге кадаклар чәнчи дә, кәжә имезми – якобы когда козлёнок начинает сосать, коза из-за колких гвоздей не кормит
Әчммуха гер, чирекле гер, бер кадаклы(гер) – гиря-осьмушка(50 г.), гиря весом 0,25, кадак (гиря весом 400 г.)
Чамадан тыш кәефсезләнеп – безгранично расстроившись
Өйләнешкәннән бирле карамаган – ни разу не просмотренные со дня женитьбы
тәмле ризык исен йотарга әзерләнеп мендем – поднялся, приготовившись поглотить вкусный аромат еды
Пран-заран китермичә төяп жибәр инде – вышли, пожалуйста, в целости и сохранности

*****

Ну и как вам текст? Если вам понравилось, советуем также почитать следующие произведения:

Ну а теперь предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:​

Тест: сандык

Тест: сандык

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG