Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен күрсәтмәүне таләп итеп ялгыз пикет үтте


Илшат Мостафин
Илшат Мостафин

Казанда татар активисты Илшат Мостафин Камал театрында Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театрының "Зөлайха күзләрен ача" спектаклен күрсәтмәүне таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. 

12 апрельдә Татарстан мәдәният министрлыгы каршында үткән ялгыз пикетта Мостафин, "Министр Әюпова! Татар халкын мыскыл итә торган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен күрсәтмәскә, дигән шигар күтәреп торды.

Пикетчы "Зөләйха күзләрен ача" спектакле татар халкы, мөселман халкының тәрбиясенә, мәнфәгатенә һич тә туры килми, аларны мыскыл итә диде ул Азатлыкка.

"Бу әсәрдә мөселман хатын-кызы сатлыкҗан итеп күрсәтелә. Спектакльдә республикаларның халыклары арасында бердәмлек турында сүз бармый, киресенчә, аларны бер-берсенә каршы кую тора", дип белдерде ул.

Мостафин сүзләренчә, бу спектакль халыклар арасында каршылык тудырганы өчен Русия хөкүмәте тарафыннан хуплап каршы алынды.

"Шуңа күрә аның авторын бик күтәрделәр, мәгълүмат чараларында аның турында гел кабатлап торылды, хәтта премияләргә кадәр бирелде. Бу әсәр Русия хөкүмәтенә бик тә уңайлы булды. Әсәрнең мәгънәсендә татар халкыннан, мөселман халкыннан көлү ята", дип җиткерде ул.

Активист мөселман хатын-кызлары бер вакытта да әсәрдә тасвирланган хәлдә калмадылар, бер вакытта да дошманга бирелеп, үз ирләренә хыянәт итмәделәр, спектакль кешене атып үтерүдән дә зуррак көчкә ия, диде.

Илшат Мостафин үз пикеты белән Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповадан бу спектакльне республикада күрсәттермәүне таләп итүен әйтте.

Пикетчы чара барышында министрлыктан үзе янына чыгучының булмавын әйтте һәм әлеге спектакль Татарстанда гына түгел Башкортстанда да күрсәтелмәскә тиеш, диде.

"Минем таләбемә игътибар итми калмаслар дип уйлыйм. Әюпова чыннан да безнең мәдәният министры булса, бу таләпкә әһәмият бирергә тиеш. Әлеге спектакльне башкорт театры гастрольләреннән алмасалар, мин башка көннәрдә дә шушындый пикетка чыгачакмын", дип белдерде татар активисты Илшат Мостафин.

13-17 апрель көннәрендә Казанда Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театрының гастрольләре узачак. Спектакльләр Камал театрында күрсәтеләчәк. Казан тамашачысына барлыгы 6 спектакль тәкъдим ителәчәк. Алар арасында "Зөләйха күзләрен ача" спектакле дә бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG