Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтие: "Бөтен кешегә дә ошарга мин доллар түгел"


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Татарстанда VIII мөселманнар корылтае узды. 1500 делегат җыелган чарада кискен чыгышлар да, проблемнар да күтәрелмәде. Сайлаулар тыныч, Татарстан президенты күзәтүендә узды.

Пандемия шартларының бераз йомшаруыннан соң Татарстан мөселманнарының корылтае иң күпсанлы җыеннарның беренчесе булды. Әлегә кадәр бер мәйданда берьюлы 1500ләп кеше җыелмады, рөхсәт ителмәде. Әмма битлек кию режимы да, температураны үлчәү шарты да юкка чыкмады. Имамнар битлектән иде, әмма дистанцияне саклау гына авыррак андый урыннарда. Сүз уңаеннан, корылтай Казаннан читтә Kazan Expo-да узды. Катнашучылар саны күп булгангамы, әллә бина эшсез тормасын дигән ният беләнме Татарстан Диния нәзарәте корылтайны анда уздырырга булган.

Иртәнге сәгать 7гә үк автобусларда делегатлар урынга китерелде. Програм да алдан билгеләнгән: иртәнге аш, күргәзмәне карау, корылтай, төшке аш, намаз уку. Болар барысы да 12.30га кадәр тәмамланырга тиеш иде. Ә эшлекле вакытка (монда хисап чыгышлары да, сәламләү дә, бүләкләү дә, сайлаулар да кергән) нибары 3 сәгать кенә бүленгән. Әйтергә кирәк, барысы да оешкан рәвештә булды. Кая барырга, нишләргә дип зур бинада югалып йөрүче күренмәде. Бары тик иртәнге чәй вакытында гына кайнар чәй җитмәгәнгә татар бабайлары аптырап йөрде, кайнаган су җиткерә алмады оештыручылар. Аш-суны "Тимерхан" рестораны оештырды.

Диния нәзарәте оештырган күргәзмә
Диния нәзарәте оештырган күргәзмә

Татарстан Диния нәзарәте башкарган эшләрдән күргәзмә оештырган иде. Барлык визуаль мәгълүмат татар телендә бер стильдә ясалган иде. Утырыш та тулысынча татарча алып барылды. Диния нәзарәте татар телен куллануда үрнәк күрсәтте.

Делегатлар кереп урнашкан арада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан президенты ярдәмчесе Камил Исхаков, Русия Дәүләт думасы депутаты Фатыйх Сибгатуллинны каршы алды. Әйтергә кирәк, Русия Мөфтиләр шурасыннан да, Русия Үзәк Диния нәзарәтеннән дә вәкилләр дә, күрше төбәк мөфтиләре дә күренмәде.

Иртәнге 9.00да залга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов керде. Аның протокол кешеләре президентны аягүрә басып каршы алырга кирәк дип "Басыгыз, басыгыз" дип куллары белән ымлап кыстап караса да, дәррәү басучы әллә ни булмады. Әмма ара-тирә тәкъбир әйтүчеләр ишетелде. Мөселманнар арасында аягүрә басып каршы алулар да, кул чабу гадәте дә юк.

Утырышны гадәттәгечә баш казый Җәлил Фазлыев алып барды. Элеккеге елларда ул мәзәкләр кыстырып сөйли иде, шуның өчен аңа пленумны уен-көлкегә әйләндерергә ярамый, эшлекле атмосфера югала дип тәнкыйть тә эләгә иде. Бу юлы казый җитди булды.

Җыен Коръән сүрәләрен уку белән башланды. Аны Рушан Йосыпов башкарды. Сүз баштан ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде. Аның чыгышы Русия президенты Владимир Путин белән Диния нәзарәтен мактауга корылган иде.

Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый
Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый

Корылтай алдыннан мөселман өммәте бераз "селкетеп" алынды. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Камил Сәмигуллинны тәнкыйтьләп хат язды, "Нурулла" мәчете имамы Габдулла Галиулла Диния нәзарәте Рамазан аена чыгарган календарьдагы намаз вакытларына риза булмавы турында узган җомга намазында әйтте, журналистларга зарланды, Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр Галиулла да сайлаулар альтернативасыз уза дип игътибарны шуңа җәлеп итте.

Мәчетләрдә 15 мең кеше татар телен өйрәнә. Нәзарәт татар телен өйрәтүдә көч куюын дәвам итсен иде

Рөстәм Миңнехановның корылтайга килүе хакимиятнең Камил Сәмигулиннан тулысынча канәгать булуын һәм теләктәшлек күрсәтеләчәк дигәнне җиткерү иде. Ул чыгышында да нәзарәт башкарган эшләр мактаулы дип әйтте. Президент нәзарәтнең тел сагында булуын аерып әйтте. "Мәчетләрдә 15 мең кеше татар телен өйрәнә. Нәзарәт татар телен өйрәтүдә көч куюын дәвам итсен иде", дип әйтте һәм барлык башлангычта ярдәм итәргә вәгъдә итте.

Рөстәм Миңнехановның бу эштә руханиларга өмете зур, чөнки 2017 елдагы прокуратура һөҗүменнән соң җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ артканы сизелә. Тулы канлы милли мәгариф системы булмаганда, мәктәпләрдән татар теле кысрыклап чыгарылганда мәчетләр татар телле мохитне саклап кала ала. Әмма бу эш әле һәвәскәр булып кала, тулы канлы укыту системы булсын өчен анда көчле кадрлар кирәк.

Киләсе елда Идел буенда ислам кабул ителүенең 1100 еллыгы бәйрәм ителәчәк, Миңнеханов бу вакыйганы уздыруда федераль үзәк ярдәм итәчәген, Путинның хуплавын әйтте. Пандемия чорының авыр тәэсир иткәнен искә төшереп, ул сакланып йөрергә (залда утыручыларның күпчелеге – өлкән буын кешеләре), вакцина кадатырга киңәш итте һәм халыкка вакцинация мөһимлеген аңлатуда имамнардан ярдәм сорады.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Камил Сәмигуллинга борчылырлык урын калмады, Миңнехановның теләктәшлеге ачыктан-ачык яңгырады. Мөфтинең чыгышы күбрәк нинди эшләр башкарылганы турында сөйләүгә корылган иде. Ул аерым проектларга тукталды, шул исәптән дини мәктәпләр булдырылуы, төрмә, тикшерү изоляторларында ислам динен тоту шартларын тудырылуы турында сөйләде. Чыгышы тулысынча татарча булды һәм күбесе аның теле шактый шомарганын билгеләде.

"Мәгърифәтчелек – Диния нәзарәтенең төп эшчәнлекләренең берсе. Коръәнне 10 кыйраәте буенча белгечләр әзерләнде һәм бу эш дәвам итә. Дини мәктәп Әлмәттә ачылды. Чаллы белән Түбән Камада ачу максаты тора. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен көчәйтергә, аны институт дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк.

Татарстандагы барлык төзәтү колонияләрендә мәчетләр һәм намаз бүлмәләре ачылды. Анда эшләрлек республикада 10 әзерлекле имам бар. Андагы китапханәләр дини китаплар белән тәэмин ителгән", дип сөйләде Камил Сәмигуллин.

Әйтергә кирәк, мактанырлык эшләре шактый нәзарәтнең, нәшриятләре уңышлы эшли, "Хозур ТВ", газет, радио да булдырылды. Әмма әлегә очына чыга алмаган проблемнар да җитәрлек. Мәсәлән, Казанның үзәгендә дини мәктәп ачу мәсьәләсе дә, мәктәп, балалар бакчаларында хәләл туклану проблемын чишү юллары да, Җәмигъ мәчетенең кайда төзеләчәге һәм башка мәсьәләләр Рөстәм Миңнеханов каршында күтәрелмәде. Бу хакта журналистлар сорау биргәндә Камил Сәмигуллин мондый мәсьәләләр аерым очрашып хәл ителә һәм шушы арада Рөстәм Миңнеханов белән сәфәргә чыгуын һәм шунда аерым проблемнар сөйләнәчәк дип әйтте. Кая бару да, нинди сораулар күтәрелүе турында әйтелмәде.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Пленумның иң кызыклы урыны сайлау, әмма ул үтә дә тыныч узды. Зурлап комиссияләр сайланды, алар тавышка куелды, шул рәвешле регламент бозылмады, демократия сакланганын күрсәтергә тырыштылар. Чынында исә мандат комиссияләренә эшләп азапланасы булмады. Камил Сәмигуллинның намзәте бердәнбер иде һәм ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә ул бертавыштан сайланды. Каршы булучы да, тотылып калучылар табылмады. Мөфтине сайлау шома узганын күргәч, Рөстәм Миңнеханов та тыныч йөрәк белән "эшләрем бар" дип рөхсәт сорап китте. Камил Сәмигуллинның сайлануын мөселманнар тәкъбир әйтеп котлады.

Мөхтәсибәтләр үзләренең намзәтен тәкъдим итә ала иде. Вакыт та, мөмкинлек тә бар иде. Тәкъдим булмады

Ни өчен альтернативасыз, күз буяр өчен булса да башка намзәт куелмаганына Камил Сәмигуллин үзенең намзәтен 27 гыйнварда тәкъдим ителүен, 30 мөхтәсибәт тарафыннан хуплануын әйтте. "Бу вакыт эчендә мөхтәсибәтләр үзләренең намзәтен тәкъдим итә ала иде. Вакыт та, мөмкинлек тә бар иде. Тәкъдим булмады. Без аны ясалма оештыра алмыйбыз, тагын бер намзәт булсын дип күз буяу белән шөгыльләнә алмыйбыз", диде мөфти. Татарстан Диния нәзарәтенең нигезләмәсенә караганда, рәислеккә намзәтне мөхтәсибәтләр генә тәкъдим итә ала, ягъни аерым шәхес килеп минем дә сайлауларда катнашасым килә дип әйтә алмый.

Казанның "Миргазиян" мәчете имамы Габдерәүф Зәбиров (ул мәчетләрдә күзәтү камераларына каршы чыккан иде - ред.)башка намзәтләр булмавына аптырырга түгел, куанырга кирәк, диде.

"Монда бернинди дә канун, нигезләмә бозу юк, барысы да ачык хәл ителде. Камил Сәмигуллин – галим кеше. Дини гыйлеме зур, телләр белә. Төркиягә барса, төрекчә сөйләшә ала, гарәпләр белән алар телендә, татар телен популярлаштырам дип ихластан эшли. Мин канәгать. Вакытында ул мөфти булса ярар иде дип дога кылган идем, кабул булды", дип әйтте ул.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Яшел Үзән мәчете имамы Габделхәмит Зиннәтуллин төрле корылтайларны күргән кеше буларак, аларның күбесе гаугалы иде, бүген иң мөһиме тынычлыкны, бердәмлекне саклап эш итү, диде.

"Кемгә кирәк тавыш-гауга? Бергә берләшеп эшләргә кирәк. Камил Сәмигуллин яшь кеше, аның энергиясе ташып тора, башкарган эшләре нәтиҗәле булганга күрә сайладылар да аны. Хәзер куелган максатларга ирешергә кирәк, безгә читтән акыл сатарга кирәкми", диде Зиннәтуллин.

Татарстан казые да үзгәрешсез калды. Эшне Җәлил Фазлыев дәвам итәчәк. Яңалык бары тик Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары алмашынуында. Рөстәм Вәлиуллин урынына Кол Шәриф мәчете имамы Илфар Хәсәнов сайланды.

11.30га инде барлык эшләр дә тәмамланды. Коръән уку белән эшне тәмамлар алдыннан корылтайны алып баручы Җәлил Фазлыев Татарстандагы мөфтиләрне искә алып, Габдулла Галиуллага эшне оештырырга, Госман Исхакыйга аяк белән акча эзләргә һәм мәчетләр төзергә, Илдус Фәизгә булганны саклап калырга туры килде, Камил Сәмигуллинга нәзарәтнең эшчәнлеген көчәйтергә кирәк булачак, диде.

Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Камил Сәмигуллин корылтайдан соң журналистлар белән очрашты, ул сорауларга кыскарак җавап бирергә тырышты. Сорауны җавапсыз да калдырмаска, артыгын да ычкындырмыйча аралашу - аның стиле. Журналистлар башка Диния нәзарәтләре белән элемтәләр ничек корылачак, Равил Гайнетдиннең тәнкыйтен исәпкә алып аның белән аралашу ничек булачак дип кызыксынды. Ул элемтәләр булдырырга, аралашырга әзер булуын әйтте.

Мин бит барысына да ошар өчен доллар түгел

"Мин Равил Гайнетдинга җавап бирдем. Кемгәдер ошамыйм икән, табигый хәл. Мин бит барысына да ошар өчен доллар түгел. Безнең дошманнар юк, Гайнетдин белән бәхәскә кермәдек. Мөнәсәбәтләребез уңайланыр. Һәр мөфтияткә ачыкбыз", диде ул.

Өченче мөддәткә сайланган мөфтидән Җәмигъ мәчете язмышын да сорадылар, әмма аның җавабында әлегә яңалык юк. Урыны төгәл билгеләнмәгәнгә күрә аның кайчан төзелеп бетеләчәге хәл ителмәгән. Шулай ук ни өчен зур гаетләр Татарстан, Казанның символы булган Кол Шәрифтән Гали мәчетенә күчте дигән сорауга Камил Сәмигуллин "Гали мәчете - Татарстан мөфтияте резиденциясе, гаетләр шунда укыла. Яңа Җәмигъ мәчете төзелгәч, гает намазларын шунда укыячакмын", дип әйтте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG