Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бигиев мирасы – исламның иң уңай сыйфатларын күрсәтерлек тәгълимат"


Муса Бигиев архивыннан
Муса Бигиев архивыннан

Рамазан ае башланыр алдыннан Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге бәхәс клубында "Муса Бигиев: тормыш юлы һәм гыйльми мирасы” дигән темага сөйләшү узды. Төп чыгышны Казаннан килгән галим, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәре Айдар Хәйретдинов ясады.

"Муса Бигиев – ислам дөньясының олуг дин галиме. Ул Коръәндә алтмыштан артык хәреф хатасы таба. 1909 елда җәмәгатьчелек җыелып җыелыш уздыра. Анда 300гә якын кеше җыела. Аның турында Сәгыйть Рәмиев репортаж алып бара, ул соңрак аерым китап булып чыга. Китапның икенче яртысында тапкан хаталар бирелгән. Башта Бигиевны күрә алмаган кешеләр аның хаклыгын танырга мәҗбүр булалар.

Бигиев - Коръән хафиз, ягъни Коръәнне яттан белүче, аның дистәгә якын укылышын белгән шәхес. Шуңа аңа каршы килүче булмый. Шушы җыелыштан соң Казандагы дин галимнәре махсус комиссия оештырып бу хаталарны барлап, Бигиевның дөреслеген танып, мөселман басмаханәләренә, Мисырга, Истанбулга хаталарны төзәтергә тәкъдим итеп язмалар җибәрләр. Бары тик үзгәртеп корулар башлангач кына Казанда Муса Бигиевның хаталарын һәм тагын берничә хата табып Коръәнне төзәтеп бастыралар. Бигиевның 100 элек башлаган эше уңай нәтиҗә бирде", дип сөйләде галим Айдар Хәйретдинов.

Ул Муса Бигиевның хатын-кыз мәсьәләсендәге фикерләрен дә җиткерде. "Хатын-кызның ир-атның кабыргасыннан яратылуы турында әйтеп, моны хатын-кызның камил булмавы дип аңлатучылар бар. Бигиев Ходайның хатын-кызны ир-аттан камилрәк яратуын әйтә. Аныңча, ир кеше хатын-кызның тәхете генә булырга тиеш", диде Айдар Хәйретдинов. Ул дин белгеченең гаиләсе турында да фикерләрен белдерде:

Айдар Хәйретдинов
Айдар Хәйретдинов

"Бигиев чит илгә кача. Ул качканга күрә аның гаиләсен Ленинградтан сөрәләр һәм алар блокадага эләкми исән калалар. Хөкүмәтнең Бигиев гаиләсенә кулы күтәрелми. Чөнки ул бөек кеше була. Шуңа аның гаиләсенә кагылмаганнар, Аллаһы Тәгалә саклаган. Ул гаиләсен ташлап китүгә гомер буе үкенеп яши", диде Айдар Хәйретдинов.

Галим чарада катнашучыларга Бигиевның "Озын көннәрдә ураза тоту" китабындагы фикерләр турында да сөйләде. Ул Муса Бигиевның кояш баюын карау өчен Финляндиягә баруы, поляр төне турында фикерләрен сөйләде. Галим әйтүенчә, Муса Бигиев төн булмаган урыннарда "дини вазифа тотмау, ягъни ураза тотмауны дөрес дип санаган".

"Ихлас" мәчетенең мәҗлес җитәкчесе Мөхәммәт Галләм Төркиядә чагында Муса Бигиев хакында төрле каршылыклы фикерләр ишетүен сөйләде. Ислам дәүләтләре арасында каршылыклар булуга борчылу белдерде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Азатлык хәбәрчесенең ислам дәүләтләренең ни өчен бердәм булмавы турындагы сорауга Айдар Хәйретдинов шулай дип җавап бирде:

"Муса Бигиев Зыя Камали китабына тәнкыйтендә ислам дөньясындагы фикер төрлелеге куркыныч булмавын яза. "Ул булырга тиеш. Калеб берлеге булырга тиеш, менә ул нигез. Бездә һәркем үз фикерен алга сөрә, шул фикерләрне берләштерергә тырышып калеб берлеген югалттылар, ди Муса Бигиев". Аның өчен төрле телләрдә сөйләшә торган бер ислам өммәте бар. Фикер төрлелеге, милләтләр төрлелеге, тән төсләре төрлелегенә карамый, калеб берлеге булырга тиеш. Ислам татарлар өчен түгел, ә татарлар ислам өчен булырга тиеш. Ислам бар милләтләрне берләштерүче дин. Бигиев хыялларында ислам бар халыкларны, милләтләрне берләштерүче итеп күрә. Киләчәктә бар халык шушы диндә берләшәчәк дип саный", диде Казан галиме.

Айдар Хәйретдинов фикеренчә, исламның киләчәге фәкать Муса Бигиев идеяләре белән генә мөмкин. "Ягъни йөзгә кызыллык китермичә исламның иң уңай сыйфатларын күрсәтерлек тәгълимат ул - Бигиев мирасы. Бөтен дөньяны үзенә каратырлык итеп исламны күрсәтә белү бары тик Бигиев мирасында гына", диде галим. Һәм ислам дине фәлсәфәсендә аның дәрәҗәсендәге башка кеше булмавын әйтте.

Муса Бигиев
Муса Бигиев

Чарада катнашкан этносәясәтче Илдар Габдрафыйков Муса Бигиевның Зәки Вәлиди белән очрашуын телгә алып, милли рух уянган чорда Бигиевның татар милли хәрәкәте турында фикерләре булмауга гаҗәпләнү белдерде.

Айдар Хәйретдинов бу сорауга шулай дип җаваплады:

"Аның өчен бар мөселман халкы - бер өммәт. Ул ераккарак карый, яхшы спринтер финишка карап йөгерми, ераккарак карый. Дәүләтләргә бүленү, дәүләт эчендәге кайнашулар аның өчен төп мәсьәлә түгел. Бигиев киләчәккә карап эш иткән. Көн саен үзгәрә торган вазгыятьләргә карамаган. Совет хөкүмәтенә карата да үпкә белдерми. Үзен рәнҗеткән хөкүмәткә дә бер сүз әйтми", диде.

Чарада катнашкан Русия Фәннәр академиясенең Уфадагы Тел, әдәбият һәм тарих үзәгенең Тарих һәм мәдәният тарихы бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Марсель Фархшатов Муса Бигиевның бөеклеген шулай билгеләде:

Марсель Фархшатов
Марсель Фархшатов

"Муса Бигиевның зур шәхес икәнен беләбез. Без үзебез өйрәнгән кеше белән сокланабыз, аны күтәрәбез. Муса Бигиев безнең барыбызны да аңлы рәвештә динебезне, Коръәнне, хәдисләрне өйрәнергә чакыра. Бүген безгә менә шул җитми", диде Марсель Фархшатов.

Чарада Муса Бигиевның Уфада яшәүче оныгы, 76 яшьлек Алия Янгирова да катнашты. Ул чыгыш ясамады. Чара беткәч Азатлык хәбәрчесенә Бигиевның варислары турында шуларны сөйләде:

Алия Янгирова
Алия Янгирова

"Муса Бигиевның алты баласы булган. Икесеннән башка һәркайсының да икешәр баласы туа. Ягъни сигез онык. Мин Муса Бигиевның Һинд атлы кызыннан туган. Без, аның оныклары, аралашып яшибез, туган телебезне беләбез. Дөрес, аз, дүрт кеше торып калдык. Икебез Уфада, икебез Петербурда яши.

Әбинең баш очында гомер буе Муса Бигивның фотосы эленеп торды. Ул иренең чит илгә китәргә мәҗбүр булуына хәтере калгандыр дип уйламыйм. Ул аңа Аллаһка табынган кебек табынды һәм безне дә шуңа өйрәтте. Аның ачуы булмады. Ул китмәсә, кулга алыныр иде. Исән калмас иде", диде Муса Бигиевның оныгы Алия Янгирова.

Чарада катнашучылар ислам дөньясының олуг дин галиме Муса Бигиев турында сөйләшүнең Рамазан ае алдыннан узуының "мәгънәви" булуын билгеләделәр. Муса Бигиев карашларын халыкка тарату кирәклеген билгеләделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG